ТР Финанс министрлыгында 2018 елга ТР бюджетының җирле бюджетлар белән үзара бәйләнешләрен билгеләү буенча киңәшмәләр уза

2017 елның 17 августы, пәнҗешәмбе

Агымдагы елның 17-18 август көннәрендә Татарстан Республикасы Финанс министрлыгында муниципаль районнарның һәм шәһәр берәмлекләренең финанс органнары җитәкчеләре катнашында Татарстан Республикасы бюджетының җирле бюджетлар белән үзара бәйләнешләрен билгеләү буенча киңәшмәләр уза.

Кайбер киңәшмәләрдә муниципаль берәмлекләрнең администрация башлыклары катнаша. Муниципаль районнар һәм шәһәр берәмлекләре бюджетларының чыгым өлеше буенча регионнарның тәкъдимнәре карала. Регионнар тарафыннан шулай ук чыгымнарын оптимизацияләү, бюджетлы хезмәт күрсәтүне кулланучыларның контингентын тикшерү, торак-коммуналь хуҗалыкка нормативларны төгәлләштерү, бюджет өлкәсе хезмәткәрләренең хезмәт хакы фондын формалаштыру һәм башка мәсьәләләр буенча тәкъдимнәр кертелә. Киңәшмәләр йомгаклары буенча регионнарның нигезләнгән тәкъдимнәре гомумиләштереләчәк һәм бюджетның чыгымнары структурасын камилләштерү максатыннан Татарстан Республикасы җитәкчелегенә ирештереләчәк.  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International