Бүген Төркия Республикасына эш сәфәре кысаларында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «SOCAR» компаниясенең «Star» нефть эшкәртү комлпексы төзелешендә булды. Әлеге проектны гамәлгә ашыру белән «Gemont» төзелеш компаниясе шөгыльләнә. Ул Түбән Камада да нефть эшкәртү комплексы төзелешендә катнаша.
Комплекс территориясендә Татарстан делегациясен «Star» нефть эшкәртү комплексы генераль директоры Месут Илтер һәм «Gemont» компаниясе идарәсе рәисе Садык Акман озата йөрделәр. Әлеге комплекс презентациясе тәкъдим ителде.
«SOCAR» компаниясе төзелешне 2011 елда башлаган, инвестицияләрнең гомуми күләме - 5,7 млрд. доллар, шулардан «SOCAR» өлеше - 3,7 млрд. доллар, калганы кредит акчалары. Хәзерге вакытта эшләр 92 процентка башкарылган. НЭЗ 2018 елда сафка кертү көтелә. Төзелеш мәйданында бер үк вакытта 17 мең хезмәткәр эшли.
Нефть эшкәртү комплексы елына 10 млн. тонна нефть эшкәртәчәк дип исәпләнә. Заводта Azeri Light, Kerkuk һәм Urals сортлары эшкәртеләчәк.
«SOCAR» (State Oil Company of Azerbaijan Republic) - Әзербайҗан Республикасының нефть компаниясе. Аңа 1992 елда нигез салынган һәм баш офисы Баку шәһәрендә урнашкан. Компания нефть эзләү, нефть ятмаларын эшкәртү, нефть продуктларын кулланучыга җиткерү, газ сату һәм башкалар белән шөгыльләнә.
Бүгенге көнгә компания Төркия икътисадына 12,6 млрд. доллар инвестицияләгән. 2016 елда ул Төркиянең иң эре чит ил инвесторы булган.