Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов рәислегендә «Татнефть» ГАҖ Директорлар советының чираттагы утырышы узды.
Чара ТР Хөкүмәте Йортында үткәрелде.
Утырышта 2017 елның беренче ярты еллыгы нәтиҗәләре каралды һәм сентябрь аена бюджет расланды.
Хисап тоту чорында «Татнефть» ГАҖ ятмаларында 14,202 млн. тонна нефть чыгарылган, бу узган елның шул ук чорына караганда 3,4 процентка артык. Чыгарылган иярчен нефть газы күләме - 470 млн. куб. метр., узна елның шул чорына караганда 1,9 процентка артык. Яңа 470 нефть чыгару скважинасы һәм 113 кысып тутырту скважинасы сафка кертелде. Югары үзле нефть чыгару күләме 724 мең тонна булды, бу узган елның шул ук чорына караганда 2,5 кат артык.
Утырышта билгеләп үтелгәнчә, киләчәктә нефть чыгару күләмен арттыру, 2025 елга аны ким дигәндә елына 35 миллион тоннага җиткерү, нефть-газ химиясе юнәлешен үстерү, дивидендлар сәясәтен камилләштерү күздә тотыла.
Директорлар советы, менеджмент тарафыннан әзерлек дәрәҗәсе нинди булуга карап, төркемнең төрле стратегик проектларын караячак, ә «Татнефть» төркеменең актуальләштерелгән үсеш стратегиясе 2018 елның җәенә директорлар советы каравына тәкъдим ителәчәк.
Директорлар советында шулай ук мәгълүмат технологияләрен үстерү стратегиясе хакында фикер алыштылар. Моннан тыш, бүген компания эшчәнлегенә кагылышлы башка мәсьәләләр дә каралды.