2017 елның 1 яртыеллык нәтиҗәләре, 2017 елда көтелгән, 2018-2020 елларга фаразлар буенча финанс-хуҗалык эшчәнлеге күрсәткечләрен һәм бюджетка түләүләрне тикшерү буенча «Татнефть» ГАҖ белән киңәшмә

2017 елның 28 августы, дүшәмбе

2017 елның 28 августында ТР финанс министры Р.Р. Гайзатуллин республиканың иң эре салым түләүчесе – «Татнефть» гаммәви акционерлык җәмгыяте белән киңәшмә уздырды.

2017 елның 1 яртыеллыгында, 2017 елда көтелгән, шулай ук 2018-2020 елларга фаразларда финанс-хуҗалык эшчәнлеге йомгаклары буенча бюджетка түләүләр тикшерелде.

Шулай ук киңәшмәдә Татарстан Республикасы буенча Федераль салым хезмәте идарәсе, Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы һәм Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы вәкилләре катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International