Бүген Татарстан Республикасы Финанс министрлыгы төзелгәннән 101 ел. Татарстан Республикасының финанс системасы 1920 елдан башлана. «Автономияле Татарстан Совет Социалистик Республикасы турында» Бөтенроссия Советлар Үзәк Башкарма комитеты Декреты нигезендә, автономияле республика эшләре белән идарә итү өчен, 1920 елның 27 маенда 10 халык комиссариаты расланды. Республиканың Финанс Комиссариатын (Татнаркомфин) төзү турындагы карар шул ук көнне кабул ителде, бу исә республиканың халык хуҗалыгында акча, финанслар һәм башка кыйммәт категорияләрнең беренчел әһәмиятенә бәйле иде.
Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин торак төзелеше программаларын гамәлгә ашыру, гражданнарның аерым категорияләрен торак белән тәэмин итү турында хәбәр итте.
2023 елның 25 маенда Татарстан Республикасы Финанс министрлыгында муниципаль район һәм шәһәр берәмлекләренең финанс органнары җитәкчеләре белән киңәшмәләр узды. Аларда 2023 елның гыйнвар-апрелендә җирле бюджетларның үтәлеше һәм 2023 елның май аенда җирле бюджетларның көтелгән үтәлешенә кагылышлы мәсьәләләр каралды.
Бюджетлар арасында аерым керемнәрне бүлү нормативлары беркетелә. Закон проекты региональ, муниципальара яисә җирле әһәмияттәге юллар буенча авыр йөкле, эре габаритлы транспорт хәрәкәте кагыйдәләрен һәм югары әзерлек режимын бозган өчен административ штрафлардан алынган керемнәрне региональ бюджетларга даими рәвештә беркетә.
Татарстан халкы «Минем бизнес. Беренче эш» проектының иң актив катнашучылары арасында – республиканы 430 яшь кеше тәкъдим иткән. Аңа барлыгы Федерациянең 85 субъектыннан 11 мең кеше кушылган.
Татарстанда туристлык инфраструктурасын үстерүгә бәйле чыгымнарның бер өлешен компенсацияләүгә субсидияләр бирү тәртибе расланды. Субсидияләрне дәүләт яки муниципаль учреждениеләр булмаган юридик затлар, шулай ук эшкуарлар ала алачак, дип искәртелә ТР премьер-министры Алексей Песошинның карарында.
Бүген ТР Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин Татарстан Республикасында социаль-мәдәни өлкә, гидротехник инфраструктура һәм күп фатирлы йортларны капиталь ремонтлау буенча республика программаларының ничек тормышка ашырылуы турында хәбәр итте.
Финанс министры урынбасары Алексей Сазанов хәбәр иткәнчә, салым сәясәтенең төп юнәлешләрен гамәлгә ашыру турында эшләнеп беткән закон проектында Бердәм салым счеты институтын көйләү буенча нормалар да бар.
Кече һәм урта эшкуарлыкны үстерү буенча федераль корпорация эшкуарларның төбәкара, региональ һәм халыкара кооперациясен үстерүгә юнәлтелгән чараларны гамәлгә ашыра. Бу максатларда эшкуарларга ярдәм итүнең «Кече һәм урта эшкуарлыкның цифрлы платформасы» (https://xn--l1f.xn--p1ai/) дәүләт платформасында «Җитештерү кооперациясе һәм сату» (https://xn--l1agf.xn--p1ai/services/development/) сервисы эшли башлады.
Салым законнары нормалары нигезендә салым түләү бурычы, шул исәптән бердәм салым түләү сыйфатында акчалар бюджетка күчерелгән көннән башлап яисә тиешле датага бердәм салым исәбендә исәпкә алынган өлештә (аңа карата мондый суммаларның булуы билгеләнергә мөмкин) аларның бердәм салым түләве буларак танылганнан соң, башкарылган (өлешчә башкарылган) дип санала (Салым кодексының 45 нче маддәсе 7 пункты 1 пунктчасы).