ЯҢАЛЫКЛАР


10
апрель, 2020 ел
җомга

Россия Президенты Владимир Путин РФ Хөкүмәтенә, коронавирус белән вәзгыятьтә, төбәк бюджетларына финанс ярдәмен алдан күрүне йөкләде. Тиешле пункт 30 мартта федераль округларда вәкаләтле вәкилләр белән киңәшмә нәтиҗәләре буенча дәүләт башлыгы йөкләмәләренең җомга көнне бастырылган исемлегендә бар.

   «Безнең ишегалды» программасы сайтында https://dvor.tatar/docs/ Казан, Чаллы, Түбән Кама һәм Әлмәт ишегалларының план-схемалары басылып чыкты. 10 апрельгә программа порталында республиканың барлык муниципаль районнарының ишегалды территорияләренең 341 проекты барлыкка киләчәк.


9
апрель, 2020 ел
пәнҗешәмбе

2020 елның беренче өч аенда илкүләм проектларны һәм Магистраль инфраструктураны модернизацияләү һәм киңәйтү буенча комплекслы планны гамәлгә ашыруга РФ федераль  бюджеты чыгымнары 15,69%ка үтәлде, бу 357,434 млрд сум тәшкил итә. Бу хакта Хисап палатасының оператив мәгълүматлары җиткерә.


6
апрель, 2020 ел
дүшәмбе

Коронавирус пандемиясе белән вәзгыять икътисадның күп кенә тармакларына йогынты ясый, әмма Россия яңа чынбарлык белән бәйле үзгәрешләргә җавап бирү өчен җитәрлек запаслар туплады. Бу хакта "Россия 1" телеканалында Наилә Аскер-задәнең "Опасный вирус" фильмында финанс министры Антон Силуанов белдерде.

РФ Хөкүмәте коронавирус таралу шартларында ил икътисадының тотрыклы үсеше өчен чаралар исемлеген раслады. Министрлар Кабинетының тиешле карары дүшәмбе көнне Хөкүмәт сайтында бастырылган.


4
апрель, 2020 ел
шимбә

Россия Хөкүмәте керемнәр кимүгә карамастан, бюджет чыгымнарын киметергә җыенмый, дип белдерде икътисадый үсеш министры Максим Решетников.

Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Фәрит Хәнифов күп фатирлы йортларга капремонт республика программасын һәм ТР Газлаштыру фонды программаларын гамәлгә ашыру турында сөйләде.


3
апрель, 2020 ел
җомга

Финанс системасы һәм Россия банклары агымдагы вәзгыятькә яхшы хәлдә килделәр, аларның аны тыныч узарга мөмкинлеге бар, дип белдерде Россия Банкы башлыгы Эльвира Нәбиуллина җомга көнне матбугат конференциясендә.


2
апрель, 2020 ел
пәнҗешәмбе

Urals маркалы нефтькә уртача бәя 2020 елның гыйнварында - мартында баррель өчен $48,18 дәрәҗәсендә урнашты, дип хәбәр итә РФ Финанс министрлыгы.


1
апрель, 2020 ел
чәршәмбе

Росстат 2019 елда Россиянең тулаем эчке продукты үсешенең беренче бәяләвен 1,3% дәрәҗәсендә раслады. Бу хакта ведомство мәгълүматларыннан аңлашыла.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International