ЯҢАЛЫКЛАР


4
февраль, 2020 ел
сишәмбе

2019 ел нәтиҗәләре буенча РФ тулаем эчке продукты, беренче бәяләү буенча, 1,3% ка арткан һәм 109,4 триллион сумга җиткән, дип хәбәр итә Росстат.

РФ Финанс министрлыгы нефть тармагында салым маневрыннан баш тартырга планлаштырмый. Бу хакта статс-секретарь – РФ финанс министры урынбасары Алексей Сазанов хәбәр итте.


3
февраль, 2020 ел
дүшәмбе

Urals маркалы нефтьнең уртача бәясе 2020 елның гыйнварында узган елның шул ук чорына карата 3% ка арткан - баррель өчен 61,67 долларга кадәр, диелә Россия Финанс министрлыгы хәбәрендә.


1
февраль, 2020 ел
шимбә

Торак төзү программалары буенча 31 гыйнвар көненә республикада 207,2 мең кв. метр торак сафка кертелгән, ягъни планнан 7 %. Бу хакта бүген ТР Хөкүмәте Йортында ТР төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Фәрит Хәнифов хәбәр итте. 


31
гыйнвар, 2020 ел
җомга

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгының йомгаклау коллегиясе утырышында катнашты. Анда шулай ук РФ төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык министры урынбасары Максим Егоров, ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Фәрит Хәнифов һәм башкалар катнашты.


30
гыйнвар, 2020 ел
пәнҗешәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов рәислегендә Татарстан Республикасы Хөкүмәте йортында В.Д. Шашин исемендәге «Татнефть» ГАҖ Директорлар советының чираттагы утырышы узды.   

Финанс министрлыгы, нефтькә бәяләр үзгәргән очракта, 2020 елга РФ бюджеты профициты күләмен ачыклаячак. Бу хакта финанс министры урынбасары Владимир Колычев хәбәр итте.


29
гыйнвар, 2020 ел
чәршәмбе

Россия Финанс министрлыгы оешмалар тарафыннан дәүләт хакимияте органнарына бухгалтерлык хисабы тапшырылганда "бер тәрәзә" идеясен тормышка ашырырга тәкъдим итте. Хөкүмәтнең тиешле документ проектын эшли башлау турындагы хәбәрнамә норматив актлар проектлары порталында бастырылган.


28
гыйнвар, 2020 ел
сишәмбе

2020 елның 28 гыйнварында Татарстан Республикасы Финанс министрлыгында муниципаль район һәм шәһәр берәмлекләренең финанс органнары җитәкчеләре белән киңәшмәләр узды. Аларда 2019 елда җирле бюджетларның үтәлеше һәм 2020 гыйнвар аенда көтелгән җирле бюджетларның үтәлешенә кагылышлы мәсьәләләр каралды.


27
гыйнвар, 2020 ел
дүшәмбе

РФ вице-премьеры Татьяна Голикова 2020-2022 елларга федераль бюджет һәм Россия Пенсия фонды бюджеты турындагы канунга төзәтмәләрне Хөкүмәткә 6 февральдә кертелергә мөмкин, дип белдерде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International