Бүген Әлмәт шәһәрендә В.Д. Шашин ис. «Татнефть» ГАҖ Директорлар советының чираттагы утырышы узды.
Россия Президенты Владимир Путин фикеренчә, безнең икътисад тышкы шокларга җайлашкан, ә рубль энергия чыганакларында бәяләр тирбәнешләренә тотрыклыракка әйләнгән.
Федераль займ облигацияләрен урнаштыру аукционнары нәтиҗәләре буенча Россия Финанс министрлыгы чәршәмбе көнне РФ эчке дәүләт хисаплашулары программасын тулы күләмдә үтәде, диелә министрлык хәбәрендә.
РФ Президенты Владимир Путин РФдә илкүләм проектларны яңадан карау кирәклеген күрми, чөнки аларны гамәлгә ашыру көтелгәннәр кысаларында уза һәм контрольдә, ләкин билгеле бер очракларда башкаручыларның шәхси җаваплылыгын көчәйтү әһәмияте бар.
Торакны гамәлгә кертү күләмнәрен арттыру – барлык илкүләм проектлардан иң катлаулысы. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Хөкүмәте йортында узган республика киңәшмәсендә хәбәр итте. Киңәшмәдә Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты.
Бүген 2019 елда Татарстан Республикасының берләштерелгән бюджетын көтеләчәк үтәү йомгаклары һәм 2020 елга Татарстан Республикасы финанс, казначылык һәм салым органнарының бурычлары буенча Татарстан Республикасы Финанс министрлыгы, Татарстан Республикасы буенча Федераль салым хезмәте идарәсе һәм Татарстан Республикасы буенча Федераль казначылык идарәсенең уртак коллегиясе узды.
Казанда узган Татарстан Финанс министрлыгы, Федераль Салым хезмәтенең Татарстан буенча идарәсе, Федераль казначылыкның Татарстан буенча идарәсенең уртак коллегия утырышында Россия Финанс министрлыгы башлыгы Антон Силуанов төбәктә илкүләм проектларны гамәлгә ашыруны уңай бәяләде. Киңәшмәдә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов та катнашты.
2019 ел нәтиҗәләре буенча РФ федераль бюджеты профициты фаразланган 1,4% ка каршы тулаем эчке продуктның 1,7% ын тәшкил итәчәк. Бу хакта беренче вице-премьер, РФ финанс министры Антон Силуанов Хөкүмәт утырышында чыгыш ясаганда хәбәр итте.
Россия Финанс министрлыгы Хөкүмәткә нефть компанияләренә 2019 елда ташламалар бирүнең нәтиҗәлелеге турында доклад тәкъдим итәчәк. Бу хакта беренче вице-премьер, РФ финанс министры Антон Силуанов Хөкүмәт утырышында чыгыш ясаганда хәбәр итте.
Федераль бюджет профициты 2019 елның гыйнвар-ноябрь айларында 3,025 трлн. сум, ягъни тулаем эчке продуктның 3,1%ын тәшкил итте. Бу хакта РФ Финанс министрлыгы сайтында урнаштырылган материалларда әйтелә.