Бүген Казанда югары технологияләр өлкәсендәге технопарк – ИТ-паркта (Петербург ур.) Татарстан Республикасы Дәүләт идарәсен цифрлы үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министрлыгы коллегиясенең киңәйтелгән утырышы узды.
Россия Президенты Владимир Путин Министрлар Кабинетына 15 апрельгә кадәр Федераль Җыенга юлламасын гамәлгә ашыру белән бәйле чыгымнарны финанслауны тәэмин итәргә һәм кирәк булганда бюджетка төзәтмәләр кертергә кушты, тиешле мәгълүмат Кремль сайтында йөкләмәләр исемлегендә бастырылган.
Татарстан Республикасында 2020 елның 25 гыйнварына 149,2 мең кв. м торак файдалануга тапшырылган, бу еллык планның 5%ы. Бу хакта бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин (хәзер – Россия Федерациясе төзелеш министрының беренче урынбасары) хәбәр итте.
2020 елның 24 гыйнварында "2019 елда Татарстан Республикасы сәламәтлек саклау органнары һәм учреждениеләре эшчәнлеге йомгаклары һәм 2020 елга бурычлары турында" видеоконференция режимында Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгы коллегиясенең киңәйтелгән утырышы узды.
ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы 2020 елга куелган бурычлар турында бүген Татарстан транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Ленар Сафин коллегия утырышында хәбәр итте.
РФ Хөкүмәтенә, Президент юлламасыннан соң барлыкка килгән яңа бурычларны исәпкә алып, илкүләм проектларны гамәлгә ашыру һәм илкүләм үсеш максатларына ирешү планнарын ачыкларга кирәк булачак, дип белдерде РФ финанс министры Антон Силуанов Хөкүмәт утырышында.
Россия Финанс министрлыгы алдында бик зур бурычлар тора, шул исәптән аның карамагына Дәүләт милке белән идарә итү буенча федераль агентлыкны тапшыруны исәпкә алып, дип белдерде РФ премьер-министры Михаил Мишустин Хөкүмәт утырышында.
Яңа Министрлар Кабинеты Россия икътисады үсеше темпларын арттыруга ирешергә тиеш, моның өчен башта эшкуарлык климатының җитди үзгәрешләренә ирешергә һәм яңа инвестиция климатын формалаштырырга кирәк, дип белдерде РФ Хөкүмәте рәисе Михаил Мишустин.
Бүген “Корстон” сәүдә-күңел ачу комплексында ТР Инвестицион үсеш агентлыгы коллегиясенең 2019 елдагы эшчәнлеге нәтиҗәләренә һәм 2020 елга куелган бурычларга багышланган ТР Инвестицион үсеш агентлыгы коллегиясенең йомгаклау утырышы узды.
Халыкара валюта фонды 2020 елда Россия икътисады үсеше буенча фаразын 1,9% дәрәҗәсендә саклап калды, киләсе елда үсешнең 2% ка кадәр тизләнүен көтә. Бу хакта World Economic Outlook (WEO) Update дөнья икътисады буенча фондның гыйнвар докладыннан аңлашыла.