Дәүләт Думасы бюджетара мөнәсәбәтләрне камилләштерү һәм төбәк бюджетларының балансланганлыгын тәэмин итүгә юнәлтелгән законны кабул итте.
Беренче яртыеллыкта илкүләм проектларга бюджетның чыгымнары үтәлеше 32,4% яисә 558,8 миллиард сум тәшкил иткән. Бу хакта Хисап палатасының хәбәрендә әйтелә.
Дәүләт Думасының Бюджет һәм салымнар комитеты парламентның түбәнге палатасына хәзерге вакытта бензин һәм дизель ягулыкка бәяләрне стабильләштерү өчен демпфирлый торган механизмны 2019 елның 1 июленнән төзәтә торган закон проектын икенче укылышта кабул итәргә тәкъдим иткән. Закон проекты шулай ук 2019 елның 1 августыннан авиакеросинга демпфер кертүне күздә тота. Документ 12 июль көнне депутатлар төркеме – Дәүләт Думасының Бюджет һәм салымнар комитеты әгъзалары, комитетның рәисе Андрей Макаров тарафыннан кертелгән. Дәүләт Думасы закон проектын 23 июльдә карар дип исәпләнә
Финанс министрлыгы S&P Global Ratings агентлыгының тотрыклы фараз белән "ВВВ-" дәрәҗәсендә Россиянең кредит рейтингын сакап калу турында карарын уңай бәяли. Бу хакта министрлыкның матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.
Standard & Poor's Халыкара рейтинг агентлыгы РФ мөстәкыйль кредит рейтингын “тотрыклы” фараз белән BBB-" дәрәҗәсендә калдырган. Бу хакта S&P хәбәрендә әйтелә.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия Федерациясе Финанс министры урынбасары Андрей Иванов белән очрашты.
Бүген Казанда Татарстан Республикасы Президенты Р.Н. Миңнеханов рәислегендә В.Д. Шашин исемендәге «Татнефть» ГАҖ Директорлар советы утырышы узды.
Кече һәм урта предприятиеләр өчен дәүләт компанияләре һәм дәүләт корпорацияләре сатып алулары катнашындагы преференцияләр үзмәшгульләргә дә җәелдереләчәк. Тиешле закон проекты Финанс министрлыгы тарафыннан әзерләнгән һәм норматив-хокукый актлар проектлары порталында бастырылган.
Россия Хөкүмәте бюджетара мөнәсәбәтләрне камилләштерү өчен РФ Бюджет кодексына һәм аерым закон актларына үзгәрешләр кертү турында Дәүләт Думасына закон проектын керткән. Бу хакта Министрлар Кабинеты сайтында хәбәр ителә. Документ тарафыннан РФ субъектларының бюджетлары дефицитларының чик зурлыгын 15%тан 10%ка кадәр кыскарту күздә тотыла.
Татарстан Республикасында 2019 елда күп фатирлы йортларны капиталь ремонтлау программасы 57,8 %ка башкарылган. Барлыгы әлеге программа буенча 42муниципаль берәмлектә 942 күп фатирлы йортны капиталь ремонтлау каралган. Бу хакта бүген ТР төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрының беренче урынбасары Алексей Фролов ТР Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә хәбәр итте.