ЯҢАЛЫКЛАР


18
июль, 2019 ел
пәнҗешәмбе

Россия Президенты Владимир Путин 2019 елга һәм 2020-2021 еллар план чорына федераль бюджетка үзгәрешләр кертү турында законга кул куйган. Аның буенча, аерым алганда, беренчел фаразга карата нефть-газ керемнәре бәяләве төшә. Документ хокукый мәгълүматның рәсми порталында бастырылган.


17
июль, 2019 ел
чәршәмбе

Бүген 2019 елның 1 яртыеллыгында Татарстан Республикасы тупланма бюджетын үтәү йомгаклары һәм 2019 ел азагына кадәр республиканың финанс системасы органнарының бурычлары турында Татарстан Республикасы финанс министры Радик Гайзатуллин республика киңәшмәсендә сөйләде.


16
июль, 2019 ел
сишәмбе

Россия Финанс министрлыгы закон проектын әзерләүгә керешкән, кабул ителгән очракта, ул барлык аудиторларны тикшерүләр барышында алынган документларын бары РФ территориясендә генә сакларга йөкләтәчәк. Бу хакта хокукый мәгълүмат порталында урнаштырылган закон проектының паспортында әйтелгән.


15
июль, 2019 ел
дүшәмбе

Дәүләт Думасының Бюджет һәм салымнар комитеты парламентның түбәнге палатасына хәзерге вакытта бензин һәм дизель ягулыкка бәяләрне стабильләштерү өчен демпфирлый торган механизмны 2019 елның 1 июленнән төзәтә торган закон проектын беренче укылышта кабул итәргә тәкъдим иткән. Документ 12 июль көнне депутатлар төркеме – Дәүләт Думасының Бюджет һәм салымнар комитеты әгъзалары, комитетның рәисе  Андрей Макаров тарафыннан кертелгән. Дәүләт Думасы закон проектын 18 июльдә карар дип исәпләнә.

Премьер-министр Дмитрий Медведев илкүләм проектларның йөкләмәләрен сан ягынан үтәү, аларның сыйфатына зыян китерергә тиеш түгел дип белдерде.


12
июль, 2019 ел
җомга

Татарстан Республикасында хезмәтне саклау өлкәсендә 2019 ел башланганнан бирле Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе тарафыннан 760 тикшерү уздырылган. Хезмәтне саклау кагыйдәләрен һәм нормаларын бозган өчен 6 млн. 926 мең сумлык 181 карар чыгарылган. Үзлегеннән җайга салынучы оешма тарафыннан 663 оешма әгъзасына тикшерү уздырылган. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин хәбәр итте.   


11
июль, 2019 ел
пәнҗешәмбе

Бүген парламентарийлар “Федераль бюджеттан Татарстан Республикасы бюджетына бюджет кредитлары бирү турындагы килешүләргә өстәмә килешүләр раслау хакында” республика закон проектларын карадылар. Документларны ТР финанс министры Радик Гайзатуллин тәкъдим итте.


10
июль, 2019 ел
чәршәмбе

РФ Финанс министрлыгы бизнес салымнардан качарга тырышу өчен кулланганы өчен алдан йөкләтелгән керемгә берләшкән салымны озайту мөмкинлеген карамый. Бу хакта беренче вице-премьер, РФ финанс министры Антон Силуанов Федерация Советында чыгышында хәбәр итте.

Федерациясе Советы утырышта 2019 елның федераль бюджетына төзәтмәләрне хуплады. Алар нигезендә бюджет профициты тулаем эчке продуктның 1,8% ыннан 1,7% ка кадәр кими.

Россия Президенты Владимир Путин РФдәге икътисадый тенденцияләрдән риза, ләкин үсеш тизлеген арттыруны таләп итә.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International