ЯҢАЛЫКЛАР


5
август, 2019 ел
дүшәмбе

Россия Финанс министрлыгы “халык облигацияләре”н (ОФЗ-н) яңа форматта эшләтеп җибәргәннән соң бу кыйммәтле кәгазьләр сатып алуга һәрвакыт әзер булсын өчен чыгарышны бер-бер артлы уздырырга планлаштыра. Бу хакта министрлыкның матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.


3
август, 2019 ел
шимбә

Татарстан Республикасында 1 августка күп фатирлы торак йортларны капиталь ремонтлау программасы буенча эш 68,3%  ка башкарылган. Барлыгы программа буенча ел дәвамында гомуми мәйданы 5,6 млн кв. метр булган 942 йортны ремонтлау планлаштырыла.


2
август, 2019 ел
җомга

Халыкара валюта фонды РФ 2019 ел йомгаклары буенча тулаем эчке продукт үсеше фаразын 1,2% дәрәҗәсендә калдырган. Бу хакта Халыкара валюта фонды нотыгында хәбәр ителә.


30
июль, 2019 ел
сишәмбе

РФ тулаем эчке продукты еллык үсеше тизлеге II кварталда 0,5-1% тәшкил иткән, III кварталда 0,8-1,3% кадәр тизләнәчәк. Бу хакта Россиянең Банкы материалларында хәбәр ителә.

Россия Финанс министрлыгы заказчыларны 223-ФЗ буенча дәүләт сатып алуларын уздырганда контрактның максималь бәясен нигезләргә мәҗбүрили торган закон проектын эшләүгә керешкән.


27
июль, 2019 ел
шимбә

Татарстанда 1,5 млн кв. метр торак файдалануга тапшырылган, бу сан планның 61%ын тәшкил итә. Бу хакта бүген Татарстан Хөкүмәте йортында узган республика киңәшмәсендә ТР төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин  җиткерде.


26
июль, 2019 ел
җомга

2019 елның 25-26 июлендә Татарстан Республикасы Финанс министрлыгында муниципаль район һәм шәһәр берәмлекләренең финанс органнары җитәкчеләре белән киңәшмәләр узды. Аларда 2019 елның гыйнвар-июнендә җирле бюджетларның үтәлеше һәм 2019 елның июль аенда көтелгән җирле бюджетларның үтәлешенә кагылышлы мәсьәләләр каралды.

2019 елның 26 июле көнне Татарстан Республикасы финанс министры Р.Р.Гайзатуллин Республикасы территориясендә сыра җитештерүче иң эре Казан шәһәрендәге "АБ ИнБев Эфес" Акционерлар җәмгыяте компаниясе вәкилләре белән киңәшмә уздырды.


25
июль, 2019 ел
пәнҗешәмбе

Дәүләт Думасы РФ субъектларының һәм муниципаль берәмлекләренең әҗәт тотрыклылыгын бәяләү системасын камилләштерү турында закон кабул итте.

Россия Финанс министрлыгы 2019 елда ике уңышлы урнаштыру булуга карамастан, 2020 елга тышкы бурычка алулар буенча планны яңадан карауны әлегә планлаштырмый. Бу хакта Финанс министрлыгының дәүләт әҗәте департаменты башлыгы Константин Вышковский хәбәр итте.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International