ЯҢАЛЫКЛАР


29
май, 2025 ел
пәнҗешәмбе

Ел саен Татарстан Республикасында балаларны савыктыру лагерьларында хокук тәртибен тәэмин итү өчен сак предприятиеләре көче белән саклауны гамәлгә ашыруга акчалар бүлеп бирелә.


28
май, 2025 ел
чәршәмбе

«Гаилә» илкүләм проекты кысаларында 2025 елга Татарстан Республикасы бюджетында республиканың төбәк һәм муниципаль китапханәләрен модернизацияләүгә финанслашу чыгымнары каралган. Финанслауның гомуми күләме 34 862,1 мең сум тәшкил итә.


27
май, 2025 ел
сишәмбе

Хөрмәтле хезмәттәшләр! Сезне Татарстан Республикасы Финанс министрлыгының 105 еллыгы белән чын күңелдән котлыйм!


26
май, 2025 ел
дүшәмбе

2025 елның 1 маеннан «Сәламәтлек саклау» тармагында медицина һәм башка хезмәткәрләрнең окладлары 10% ка артты.


23
май, 2025 ел
җомга

2025 елның 1 маена салымнар буенча бурыч 13,7 млрд.сум тәшкил итте. Узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда бурычның күләме 2,8 млрд.сумга яки 26% ка артты. Бу хакта Татарстан Республикасы берләштерелгән бюджетына салымнар буенча бурычларны киметүгә багышланган муниципалитетлар вәкилләре белән киңәшмәдә Татарстан Республикасы финанс министры урынбасары Алла Анфимова хәбәр итте.

2025 елда Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы проектларны гамәлгә ашыру кысаларында индустриаль (сәнәгать) паркларның идарәче компанияләре һәм Татарстан Республикасының Алексеевск, Яшел Үзән, Мамадыш, Саба, Теләче муниципаль районнары башлыклары һәм Чаллы шәһәре мэры белән хезмәттәшлек турында килешүләр төзергә планлаштыра.


22
май, 2025 ел
пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгының Республика наркология диспансеры структурасында кеше организмында алкоголь, наркотик чаралар һәм психотроп матдәләр булуын ачыклау максатыннан биологик үрнәкләргә химик-токсикологик тикшеренүләр үткәрү өчен булдырылган клиник-диагностик лаборатория эшләп килә. Яңа синтетик наркотик һәм психотроп кушылмалар барлыкка килү сәбәпле, аларны бары тик газлы хромато-масса-спектрометрия методы белән генә ачыклау мөмкин. Шуңа бәйле уздырыла торган тикшеренүләр саны шактый артты.


21
май, 2025 ел
чәршәмбе

Татарстан Республикасы Яшел Үзән муниципаль районында «Гаилә» илкүләм проектының «Өлкән буын» федераль проекты кысаларында өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йорт төзелә.

2025 елның гыйнвар-апрель йомгаклары буенча Татарстан Республикасының берләштерелгән бюджетына акцизлар 14,0 млрд. сум (планлы билгеләнешләрнең 28,5%ы) күләмендә керде, шул исәптән:

Татарстан Республикасында мәдәнияткә грант ярдәме күрсәтелү дәвам итә.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International