2017 елның 10 октябрендә сәгать 10.00 Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Кече залында 2018 елга, 2019 һәм 2020 еллар план чорына бюджет проектын тикшерүгә багышланган парламент тыңлаулары узачак.
Бүген Татарстан Республикасы Инвестицион советы президиумы утырышында берничә инвестицияле проект расланды.
2017 елда Дәүләт торак инспекциясе 43 муниципаль берәмлектәге күп фатирлы йортларны капиталь ремонтлау объектларында 3 мең 581 тикшерү үткәргән. Нәтиҗәләр буенча 17 муниципаль берәмлектә 54 куркынычсызлык техникасын бозу очраклары ачыкланган. Бу хакта бүген ТР Хөкүмәте Йортындагы республика киңәшмәсендә ТР төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин хәбәр итте.
2017 елның 6 октябрендә Татарстан Республикасы Финанс министрлыгында видеоконференция режимында муниципалитетлар белән киңәшмә узды. Чарада Татарстан Республикасы буенча Федераль салым хезмәте идарәсе, Федераль суд приставлары хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсе, Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләре советы вәкилләре катнашты.
Бүген ТР Дәүләт Советының Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты утырышында республиканың 2018 елга һәм 2019-2020 елгы план өлешенә бюджет проекты каралды.
2017 елның 5 октябрендә ТР финанс министры – министрлыкның гражданнар оборонасы буенча җитәкчесе рәислегендә ТР Финанс министрлыгында хезмәткәрләргә гражданнар оборонасы һәм гадәттән тыш хәлләр буенча инструктаж үткәрелде.
2017 елның 5 октябрендә «Moody's Investors Service Ltd» халыкара рейтинг агентлыгы вәкиленең Казан шәһәренә сәфәре кысасында Татарстан Республикасы Финанс министрлыгында Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы һәм Татарстан Республикасы Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы вәкилләре катнашында киңәшмә узды. Чараның төп максаты – кредит рейтингын тикшерү кысасында Татарстан Республикасына комплекслы күзәтү ясау.
Россиядә инфляция хәзерге вакытка 3%ка кадәр төште. Бу хакта Россия Федерациясе Икътисадый үсеш министры Максим Орешкин хәбәр итте.
2017 елның 4 октябрендә Татарстан Республикасы финанс министры Р.Р. Гайзатуллин иң эре машина төзелеше тармагы предприятиеләре – «КАМАЗ» ГАҖ, «Казан вертолет заводы» ГАҖ, «Казан компрессор машиналары төзү заводы» ачык акционер җәмгыяте вәкилләре белән очрашулар үткәрде. Чарада шулай ук Татарстан Республикасы буенча Федераль салым хезмәте идарәсе һәм Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы вәкилләре катнашты.
2017 елның 4 октябре көнне Татарстан Республикасы финанс министры урынбасары Д.В. Волков 2017 елның 9 аенда һәм 4 кварталга көтелгән табышка салым түләвен киметкән республиканың эре предприятиеләре белән киңәшмәләр үткәрде.