Россия Федерациясе федераль бюджетының дефициты 2016 елның гыйнвар-июнь айларында 1,521 триллион сум, яки Тулай төбәк продукты күләменең күләменең 3,3% тәшкил итте, диелә Россия Федерациясе Финанслар министрлыгы мәгълүматларында.
Россия Федерациясе финанслар министрлыгы белешмәләре буенча, агымдагы елның җиде аенда федераль бюджетның керемнәре 6,967 триллион сум тәшкил иткән (расланган ел күләменең 50,7% бу), чыгымнар - 8,488 триллион сум (ел фаразының 52,7%). Шулай итеп, дефицит 1,521 триллион сум тәшкил иткән. Бюджетның беренчел дефициты 2016 елның гыйнвар-июль айларында 1,187 триллион сум, ягъни тулай төбәк продукты күләменнән 2,6%.
2016 елның 15 августында Татарстан Республикасы финанслар министры Радик Гайзатуллин ТАИФ компанияләр төркеменең эре җитештерүчеләр төркемнәре, машина төзелеше тармагының эре оешмалары ("Казан вертолет заводы", "Камаз" акционер җәмгыятьләре), шулай ук Татарстан Республикасында алкоголь продукциялрнең эре җитештерүчеләре вәкилләре белән очрашты. Әлеге киңәшмәләрдә Татарстан Республикасы буенча Россия Федерациясендә федераль салым хезмәте идарәсе, Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы һәм Татарстан Республикасы икътисад министрлыгы белгечләре катнашты.
2016 елның беренче яртыеллыгында оешмаларның эшчәнлеге нәтиҗәләре, 2016 елда финанс-хуҗалык эшчәнлегенең көтелүче күрсәткечләре һәм ел буенча түләнүче кертемнәр, шулай ук 2017-2019 елларга фаразлар тикшерелде.
Россиядә тулай төбәк продукты физик берәмлектә 2016 елның икенче кварталында 2015 елның шушы ук вакыты белән чагыштырганда 0,6% кимеде. Әлеге якынча алдан бәяләү Росстат мәгълүматларында кителергән.
Шулай итеп, ведомство Россия Федерациясенең икътисади үсеш министрлыгы бәясен раслады, аның буенча россия Федерациясендә тулый төбәк продукты икенче кварталда 0,6% кими, ә беренче яртыеллыкта 0,9%ка.
Моңа кадәр Россия Федерациясенең икътисади үсеш министры Алексей Улюкаев Россиядә Тулай төбәк продуктының динамикасы якын арада уңай яссылыкка чыгачак дигән иде. Министр сүзләре буенча, икътисадның реаль секторында хәлләр уңай якка үзгәрә, сәнәгать җитештерү динамикасы уңай яссылыкка чыккан инде.
Татарстан Республикасында Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе һәм Дәүләт хезмәт инспекциясе тарафыннан 2016 ел башланганнан бирле 679 тикшерү уздырылган. Хезмәтне саклау кагыйдәләрен һәм нормаларын бозган өчен 11 млн. 417 мең сумлык 360 карар чыгарылган. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры урынбасары Алексей Фролов хәбәр итте.
Киңәшмә барлык мунициципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында узды. Анда Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков та катнашты.
Татарстан Республикасы Дәүләт торак төзелеше инспекциясе мәгълүматларына караганда, 2016 елда 41 муниципаль берәмлектәге күп фатирлы йортларга капремонт объектларында 2 мең 560 инспекцион тикшерү уздырылган, 8 муниципаль берәмлектә техник иминлек бозуның 34 факты ачылган.
Россия Федерациясе Хөкүмәтенең Вице-премьеры Ольга Голодец сүзләренчә, пенсия дәрәҗәсе урнашкан инфляциягә хәтле җиткерү өчен өстәп арттыру турында карар ике-өч атна эчендә кабул ителәчәк. "Бездә конкрет күрсәткечләр нигез итеп алынган, илебездә булган инфляция һәм азык-төлеккә урнашкан бәяләр буенча инфляциягә карата пенсияләрне күпмегә күтәрү буенча барлык исәп-хисаплар да ясалды. Хәзер нәтиҗәләр ясала (яртыеллык нәтиҗәләре). Аларны икътисадчылар ясый, минем уйлавымча без бу эшне ике-өч атна вактыында эшләп бетерәчәкбез". Вице-премьер белдерүенчә, сүз лаеклы ялдагы пенсионерларга гына түгел, эшләүче пенсионерларга да пенсияләрне арттыру турында бара.
Исегезгә төшерәбез, июль ае башында Финанслар минситрлыгы Үзәк Банк белән бергә пенсия системасын яңартуны тәкъдим иттеләр. Аның буенча пенсиянең җыелып барылучы өлешен мәҗбүридән иреклегә күчерелү планлаштырыла.
Россия Федерациясенең Финанслар министрлыгы бюджетка керми калучы керемнәр ягыннан салым һәм таможня ташламалары буенча идеологияне яңадан тикшерергә тәкъдим итә.
2016 елның октябрендә РФ Финанслар министрлыгы Икътисади үсеш министрлыгы, Федераль салым хезмәте һәм федераль таможня хезмәте белән бергә салым һәм салым булмаган чыгымнарның, шул исәптән таможня һәм иминистләштерү түләүләре белән бергә тулы исемлеген әзерләргә планлаштыра.
Министрлык планы буенча, 2017 елның март аена ташламаларның ахыргы исемлеге формалаштырылып беткән булырга тиеш. Алар дәүләт программалары буенча бүленәчәк яисә бюджетныж программаларыннан тыш чыгымнарына кертеләчәк.
Татарстан Республикасы Финанслар министрлыгында Татарстан Республикасы тупланма бюджетына салымнар бурычларын киметү буенча муниципалитетлар буенча видеоконференция режимында киңәшмә узды. Киңәшмә эшендә Татарстан Республикасы Финанслар министры Радик Гайзатуллин, Татарстан Республикасы буенча Россия Федерациясенең Федераль салым хезмәте идарәсе җитәкчесе урынбасары Андрей Никиташин, Татарстан Республикасы буенча федераль суд приставлары хезмәте идарәсе җитәкчесе урынбасары Эльвира Лабашева, Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләр Советының башкарма секретаре Алексей Барышев, башкарма комитет җитәкчеләре һәм муниципаль берәмлекләрнең финанс органнары җитәкчеләре катнашты.
2016 елның 11 августында Татарстан Республикасы Финанслар министрлыгында «Нижнекамскнефтехим» АҖ директорлар советы аудиты буенча комитет утырышы уздырылды. Комитет утырышында 2016-2017 елларга аудит буенча комитет эше планы расланды, 2016 елның беренче яртыеллыгында «Нижнекамскнефтехим» җәмгыятенең финанс-хуҗалык эшчәнлеге һәм Татарстан Республикасының тупланма бюджетына керткән салым түләүләре тикшерелде.
Татарстан Республикасы Финанслар министрлыгында «Moody's Investors Service Ltd» рейтинг агентлыгы аналитиклары белән узган очрашуда агенлыкның вице-президент, аналитиклар В.А.Кузнецов һәм Ю.С.Прасолов, Татарстан Республикасының икътисад министрлыгы, җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыклары вәкилләре катнашты. Әлеге очрашуның төп максаты - кредит рейтингын яңартыр өчен Татарстан Республикасын төрле яктан өйрәнү.
Татарстан Республикасының финанс- бюджет сәясәте, социаль-икътисади үсеш, инвестицион һәм инновацион сәясәт, дәүләт мөлкәте белән идарә итү, республикада милек мөнәсәбәтләренә кагылышлы мәсьәләләр тикшерелде.
ТР Премьер-министры Илдар Халиков бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты каршында Татарстан Республикасы телләре турында законны гамәлгә ашыру буенча совет киңәшмәсен уздырды.