Татарстан Республикасында 2015 елның 28 августына 1 млн. 495,2 мең кв. м. торак сафка кертелгән, ягъни еллык биремнең 62,3 проценты. Социаль ипотека программасы буенча гомуми мәйданы 102 мең кв. м. тәшкил иткән 87 йорт тапшырылган. Бу хакта бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортындагы республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин хәбәр итте.
«Газпром» компаниясе республиканың күп предприятиеләре өчен эре заказчы булып тора. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов «Газпром» ҖАҖ идарәсе рәисе Алексей Миллер белән очрашудан соң хәбәр итте. Очрашу Казан Кремлендә узды.
Моннан алда Рөстәм Миңнеханов һәм Алексей Миллер «Татарстан Республикасы оешмаларының югары технологияле продукциясен, шул исәптән импортны алмаштыручы продукциясен дә, «Газпром» ҖАҖ мәнфәгатьләрендә файдалануны киңәйтү» проекты юл картасын имзаладылар.
ТРның Югары Ослан районында Иннополисны сәгатенә 20 мең кубометрга кадәр күләмдә "зәңгәр ягулык" белән тәэмин итәчәк газүткәргечне һәм бер автоматлаштырылган газ бүлгеч станцияне файдалануга тапшыру тантанасы булды. Әлеге вакыйга белән"Газпром" ААҖ тормышка ашыручы "Елизаветино торак пунктына кадәр газүткәргеч" инвестицион проектының беренче этабын тәмамланды.