ЯҢАЛЫКЛАР


14
декабрь, 2015 ел
дүшәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «ТР Инвесторлар клубы» утырышында катнашты. Чара Казан Кремлендә узды. Утырышта шулай ук Татарстан Республикасы Президентының халыкара мәсьәләләр буенча киңәшчесе Радик Гыйматдинов, Казан мэры Илсур Метшин, Татарстан Республикасы Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина, Татарстан Республикасы Прокуроры Илдус Нәфыйков, республика министрлыклары һәм ведомстволары җитәкчеләре, шулай ук Татарстан Республикасы территориясендә эшләп килүче эре инвестиция компанияләре вәкилләре катнашты.


12
декабрь, 2015 ел
шимбә

Бүген Казан ратушасында ТР Финанс министрлыгы, ТР буенча Федераль салым хезмәте идарәсе һәм ТР буенча Федераль казначылык идарәсенең уртак коллегиясе узды. 

Чарада Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, РФ Финанс министры Антон Силуанов, Федераль казначылык җитәкчесе Роман Артюхин, ТР буенча Федераль салым хезмәте идарәсе җитәкчесе Марат Сафиуллин, ТР финанс министры Радик Гайзатуллин, ТР буенча Федераль казначылык идарәсе җитәкчесе Рөстәм Нуриәхмәтов һәм башкалар катнашты.

Идел буе федераль округында Татарстан Республикасы бюджетка иң күп акча кертә. Бу турыда бүген салым, казначылык һәм финанс органнарының берләштерелгән коллегиясендә ТР Президенты Р.Н. Миңнеханов белдерде.

Икътисадта катлаулы вакытта финансистларның характеры бик шәп чагылыш таба. Бу фикерне бүген ТР Финанслар министрлыгы, ТР буенча Федераль салым хезмәте идарәсе һәм ТР буенча Федераль казначылык идарәсенең уртак коллегиясендә  Россия финанс министры Антон Силуанов белдерде. 

Искәртәбез: чарада Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, РФ Финанс  министры Антон Силуанов, Федераль казначылык җитәкчесе Роман Артюхин, ТР буенча Федераль салым хезмәте идарәсе җитәкчесе Марат Сафиуллин, ТР финанс министры Радик Гайзатуллин, ТР буенча Федераль казначылык идарәсе җитәкчесе Рөстәм Нуриәхмәтов һәм башкалар катнашты.


11
декабрь, 2015 ел
җомга

Россия Президентының Идел буе федераль округындагы тулы вәкаләтле вәкиле Михаил Бабич бүген гражданнарны кабул итте.

Бу чара видеоконференция режимында узды, анда Башкортстан Республикасы һәм  Татарстан Республикасы, Самара һәм Ульяновск өлкәләре халкының мөрәҗәгатьләре каралды.

Урыннарда гражданнарны кабул итүдә социаль өлкә, сәламәтлек саклау һәм төзелеш мәсьәләләрен кураторлык итүче башкарма хакимиятнең төбәк һәм муниципаль органнары вәкилләре катнашты.


10
декабрь, 2015 ел
пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков рәислегендә бүген ТР Хөкүмәте йортында узган ТР Инвестицион-венчур фонды попечительләр советы утырышында  "Татарстан Республикасы өчен 50 иң яхшы инновацион идея" XI республика конкурсы һәм "Идея-1000" инновацион проектлар программасына нәтиҗәләр чыгарылды.

Төп докладны ТР Фәннәр академиясе президенты Мәгъзүм Сәлахов ясады. Ул билгеләгәнчә, "Татарстан Республикасы өчен 50 иң яхшы инновацион идея" республика конкурсы унберенче тапкыр уздырыла.


9
декабрь, 2015 ел
чәршәмбе

2015 елның 12 декабрендә сәгать 10да Казан Ратушасында ТР Финанслар министрлыгы, Федераль салым хезмәтенең ТР буенча идарәсе, Федераль казначылыкныж ТР буенча Идарәсенең берләштерелгән коллегиясе утырышы узачак. Анда агымдагы елның көтелүче нәтиҗәләре 12 декабрьдә тикшереләчәк.

Россиядә 2015 елның гыйнвар-октябрь айларында 243,91 тонна алтын җитештерелгән (2014 - 246,1 тонна), шул исәптән: алтын табу - 196,87 тонна (2014 - 199,06 тонна), бер уңайдан - 14,10 тонна (2014 - 14,67 тонна), икенчел - 32,93 тонна (2014 - 32,36 тонна).


8
декабрь, 2015 ел
сишәмбе

РФ Финанслар министрлыгы 2016-2017 елларда Россиянең тулай төбәк продукты үсеш трендына чыгып, икътисад үсешенең темпын 1-1,5% дәрәҗәсендә фаразлый, дип белдерде журналистларга РФ финанслар министры урынбасары Алексей Моисеев.


7
декабрь, 2015 ел
дүшәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов рәислегендә Татарстан Республикасында Террорчылыкка каршы комиссиянең чираттагы утырышы узды.

 

Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган утырышта катнашучылар «Террористик гамәлләр булырга мөмкин булган объектларны һәм кшеләр күп була торган урыннарны террорчылыктан саклауны камилләштерү турында»гы мәсьәләне карадылар.

Чара видеоконференцэлемтә режимында алып барылды, анда  муниципаль районнар башлыклары, муниципаль берәмлекләрнең террорчылыкка каршы комиссияләре әгъзалары, эре предприятиеләр, социаль билгеләнештәге объектлар җитәкчеләре катнашты.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International