ЯҢАЛЫКЛАР


27
октябрь, 2015 ел
сишәмбе
Ни өчен финанс белемле булу компьютер нигезләрен белү кебек үк мөһим? Сакчылык атналыгы нәрсә ул һәм аның безгә файдасы бармы? Банк белән сүз көрәштерүдә сезнең хокукларны кем яклый? Бу һәм башка сорауларга Россия Федерациясенең финанслар министры урынбасары Сергей Сторчак җавап бирә.
РФ Финанслар министрлыгы Россиянең Банкы белән яңа барлыкка килүче Милли өстәп иминиятләштерү компаниясенең шәхси капиталына керү принциплары турында сөйләшә, дип хәбәр итте финанслар министры урынбасары Алексей Моисеев журналистларга.

26
октябрь, 2015 ел
дүшәмбе
Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков бүген торак-коммуналь хуҗалыгында күрсәтелгән хезмәтләрнең сыйфатын яхшырту мәсьәләләре буенча киңәшмТатарстан Премьер-министры Илдар Халиков бүген торак-коммуналь хуҗалыгында күрсәтелгән хезмәтләрнең сыйфатын яхшырту мәсьәләләре буенча киңәшмә уздырды. Бу чара ТР Хөкүмәте йортында барлык муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында узды.

Төп докладны ТР төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрының беренче урынбасары Алексей Фролов ясады. Ул ел башыннан министрлыкка гражданнардан 14 меңнән артык мөрәҗәгать килүен белдерде, аларда коммуналь хезмәтләрнең сыйфатсыз булуы, йортларга капиталь ремонт кирәклеге турында хәбәр ителә.
Үзәк Банкның еллык РЕПО валюта аукционнарын уздырыру валюта базарында кыенлыклар булмау сәбәпле кирәк түгел, дип уйлый РФ финанслар министры урынбасары Алексей Моисеев.
"Белмим, әйтүе кыен. Әмма мин, дөресен әйткәндә, бүгенге көндә валюта базарында кыенлыклар күрмим", - диде Мосиеев журналистларга, бу турыда биргән сорауга җавап итеп.
"Ләкин, кирәк булса, һичшиксез, Үзәк банк хәлгә керәчәк, ә әлегә, чынлап әйткәндә, мин моңа сылтамалар күрмим", - диде ул.

24
октябрь, 2015 ел
шимбә
РФ Финанслар министрлыгы Үзәк Банкның ачылучы мәгълүмат исемлеген киңәйтү турында тәкъдимне хуплый. Шулау ук миноритар акцонерларның эмитентлардан өсәмә мәгълүмат сорау хокукын гамәдән чыгарырга тәкъдим ителә, ңип хәбәр итте журналистларга РФ финанслар министры Алексей Моисеев.
Россиядә берече тапкыр финанс белемлелек буенча Россия күләмендә имтихан уздырыла. Ул РФ Финананаслар министрлыгы оештырган "Россия Федерациясендә халыкның финанс белемлелеге дәрәбәсен арттаруга ярдәм итү һәм финанс белемлелекне арттыруга хезмәттәшлек" проекты кысаларында саклык атналыгын ачып җибәрде.

23
октябрь, 2015 ел
җомга
Роосия Федерациясенең Финанслар министрлыгы 2016 елга пенсия җыелмаларының катырылып торылуы сәбәпле Милли Пенсия Фондынының инфраструктурага инвестицияләр буенча таләпләрне кире кага, дип белдерде министрлык җитәкчесе урынбасары Алексей Моисеев.
Татарстан Республикасында 2015 елның 22 октябренә 1 млн. 837,7 мең кв. м. торак файдалануга тапшырылды, бу еллык биремнең 76,6%ын тәшкил итә. Шул исәптән үткән ике атна эчендә 99,9 мең кв. м тапшырылган.
Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында уздырылган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрының беренче урынбасары Алексей Фролов хәбәр итте.


22
октябрь, 2015 ел
пәнҗешәмбе

Татарстанда террорчылыкны һәм экстремизмны профилактикалауга җитди игътибар бирелә. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасында Террорчылыкка каршы комиссиянең һәм Татарстан Республикасында хокук тәртибен тәэмин итү буенча  координацион киңәшмәнең уртак утырышында хәбәр итте.   

Чара Чистай шәһәрендә узды, анда Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, ТР Президенты Аппараты Җитәкчесе Әсгать Сәфәров, Татарстан Республикасы Иминлек Советы Секретаре Айрат Шәфыйгуллин, Татарстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары Алексей Песошин һәм башкалар катнашты


21
октябрь, 2015 ел
чәршәмбе
Бүген Әлмәттә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов рәислегендә "Татнефть" ГАҖ Директорлар советының чираттагы утырышы узды.

Утырышта 2015 елның тугыз аенда "Татнефть" ГАҖ бюджеты үтәлеше нәтиҗәләре каралды, агымдагы елның ноябрь аена бюджеты расланды. 2016 елга нефть чыгару һәм геология-техник чаралар планнары турында мәгълүмат тыңланды. 

2015 елда "Татнефть" ГАҖ нефть чыгару күләме 26,707 млн. тонна булыр дип көтелә, шул исәптән Әшәлче ятмасында - 378,1 мең тонна.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International