ЯҢАЛЫКЛАР


20
октябрь, 2015 ел
сишәмбе
Милли байлык фондыннан инвесткапиталга акча тулысынча тотылмаган, дип белдерде Дәүләт Думасының бюджет һәм салым буенча комитет утырышында Антон Силуанов.
Шул ук вакытта, инфрастуктур объектларның күбесе даими рәвештә һәм тулысынча финанслана, диде ул.
2016 елда РФ федераль бюджетының дефициты 2015-2017 елларга өч еллык план кысаларында 2016 елга фараз белән чагыштырганда чыгымнарны 650 млрд. сумга киметкән очракта  Тулай төбәк продуктының 2,8-2,9% тәшкил итәчәк, дип белдерде журналистларга РФ финанслар министры Антон Силуанов.
РФ Хөкүмәте 2015 елда Резерв фондыннан 2,5 триллион сум акча тотачак, дип белдерде журналистларга Финанслар министры Антон Силуанов.
"Без быел якынча 2,5 триллион сум акча тотачакбыз", - диде ул, резев фондыннан агымдагы елда  күпме акча тотылачак дигән сорауга җавап итеп. Шуның белән бергә, аның сүзләре буенча, 2018 ел ахырына Резерв фондының һәм Милли Байлык фондының тотылмаган акча күләме 2 триллион сумнан да ким тәшкил итмиячәк.
РФ Финанслар министрлыгы Россия Федерациясенең 2016 елга бюджетында чыгымнарны агымдагы ел дәрәҗәсендә калдырырга тәкъдим итә, дип белдерде финанслар министры Антон Силуанов.
"Без Хөкүмәткә чыгымнарны агымдагы ел дәрәҗәсендә калдырырга тәкъдим итәбез", - диде Силуанов журналистларга. Ә бу, үз чиратында 2015 елга һәм 2016-2017 елдагы план чорына бюджет турында законда каралганча, чыгымнарны 650 миллиард сумга киметүне аңлата.

19
октябрь, 2015 ел
дүшәмбе
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Инвестицион советының чираттагы утырышын уздырды.  
Чара Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узды, анда Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков, ТР Президенты Аппараты Җитәкчесе Әсгать Сәфәров, Татарстан Республикасы министрлыклары һәм ведомстволары вәкилләре катнашты.

Финанс белем буенча имтихан 23 октябрьдә берничә шәһәрдә узачак. Әлеге чара Россия Финанслар министрлыгының "Россия Федерациясендә халыкның финанс белем дәрәҗәсен арттыруга ярдәм һәм финанс белемне үстерү" Проекты кысаларында уздырыла. 

17
октябрь, 2015 ел
шимбә
Бүген бишенче чакырылыш ТР Дәүләт Советының 12нче утырышында ТР икътисад министры Артем Здунов 2016 һәм планлы 2017-2018 елларга Татарстанның социаль-икътисади үсеш фаразын тәкъдим итте. Искәртеп узабыз: бүген депутатлар 2016 елга ТР бюджеты проектын карый.

ТР икътисад министры билгеләп узганча, 2016 елга һәм планлы 2017-2018 елларга социаль-икътисади үсеш фаразы Россия икътисады үсешенең база сценариясе нигезендә формалашкан. Әлеге сценарий шартлары нигезендә, 2016 елда нефтькә дөнья бәясе барреле - 60 доллар, 2017 елда барреле 65 доллар дәрәҗәсендә фаразлана.

Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә күп фатирлы торак йортларга капиталь ремонт программасы, башка республика программаларын гамәлгә ашыру мәсьәләләре каралды. Киңәшмәне барлык мунициципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Анда шулай ук Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков та катнашты.
Бүген бишенче чакырылыш ТР Дәүләт Советының 12 нче утырышында “2016 елга Татарстан Республикасы бюджеты турында”гы 160-5 нче номерлы Татарстан Республикасы законы проекты беренче укылышта кабул ителде.


ТР закон чыгару органы башлыгы Фәрит Мөхәмәтшин сүзләренчә, әлеге закон проектын эшләүдә Татарстанның барлык министрлыклары һәм ведомстволары өлеш керткән.

 
2016 ел бюджетның иң күләмле чыганаклары булып табышка салым, физик затлар кеременә салым, оешмалар милкенә салым торачак. Алар тупланма бюджетның үз керемнәренең 74 проценты, ә республика бюджетында 80 процентын тәшкил итә.

Бу хакта бүген ТР Дәүләт Советының 12 нче утырышында ТР финанслар министры Радик Гайзатуллин хәбәр итте.

“Бюджетны әзерләгәндә дөньяда чимал һәм финанс базарында тотрыксызлык хөкем сөргәнен искәртәсем килә. Болар барысы да бюджетны, аеруча аның керем өлешен фаразлаганда, берникадәр авырлыкларга китерде, - диде ул чыгышында. – Республика Финанслар министрлыгы 2016 елга бюджетның керем өлешен формалаштыру буенча эшне икътисад министрлыгы, салым хезмәте, тармак министрлыклары, оешмалар белән берлектә алып барды. Аерым салымнар буенча исәпләүләр ясалды, җирле бюджетларның керем өлешен тулыландыру буенча муниципалитетларның тәкъдимнәре дә тикшерелде. Җирле муниципаль берәмлекләр белән уздырган чаралар нәтиҗәсендә, 2016 елга җирле бюджетларның керемнәре күләме алар белән расланды һәм бу өлкәдә каршылыклар юк.”


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International