ЯҢАЛЫКЛАР


28
май, 2015 ел
пәнҗешәмбе
Бүген ТР Премьер-министры Илдар Халиков “Сәүдә эшчәнлеге өлкәсендә конкуренция булдыру” II Бөтенроссия фәнни-гамәли конференциясендә катнашты. Ул Казанда Россия Монополиягә каршы федераль хезмәтнең укыту-методик үзәгендә уза.

Үзенең сәламләү сүзендә Илдар Халиков Татарстан өчен сәүдә өлкәсендә конкуренция темасының мөһим булуын ассызыклады. “Кризис булуга карамастан, ваклап сату сәүдә әйләнеше 2014 елда артты һәм 781 млрд. сум тәшкил итте. Бу күрсәткеч буенча Татарстан Идел буе Федераль округында алдынгылар өчлегенә керә. Бүген республикада 17 мең ваклап сату объекты эшли”,- дип белдерде ул.

27
май, 2015 ел
чәршәмбе
ТР Финанслар министрлыгына бүген 95 ел. Татарстан Республикасының финанс системасы тарихы 1920 елдан башлана. "Татар Совет Социалистик Республика турында" Советлар комитетының Бөтен Россия Үзәк Башкарма Комитеты Декреты нигезендә 1920 елның 27 маенда 10 халык коммисаристы булдырылган.

Бүген Перу тышкы сәүдә һәм туризм министры вазыйфаларын башкаручы Эдгар Васкез һәм Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов Перу һәм, Россия регионы буларак, Татарстан Республикасы арасында үзара файдалы хезмәттәшлек мәсьәләләре буенча фикер алышты.

Очрашу Лима шәһәрендә Перу Республикасының Тышкы сәүдә һәм туризм министрлыгы бинасында узды.


26
май, 2015 ел
сишәмбе
Татарстан Республикасының финанслар министрлыгында Муниципаль берәмлекләрнең финанс органнары җитәкчеләре белән киңәшмәләр узды.


25
май, 2015 ел
дүшәмбе

ТР Дәүләт торак инспекциясенең оператив мәгълүматларына караганда, Татарстан Республикасында 2015 ел башыннан республикада 18 бәхетсезлек очрагы булган. ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе һәм ТР буенча Дәүләт хезмәт  инспекциясе 2015 ел башыннан 419 тикшерү үткәргәннәр. Хезмәтне саклау кагыйдәләрен һәм нормаларын бозган өчен гомуми суммасы 9 млн 364 мең сумлык 297 карар чыгарылган.

Бу хакта бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин хәбәр итте.


23
май, 2015 ел
шимбә

Бүген Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов рәислегендә Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында «Татнефть» ААҖ Директорлар советының чираттагы утырышы уздырылды.

Утырышта «Татнефть» ААҖнең 2015 елның дүрт ае эчендә бюджеты үтәлеше йомгаклары каралды һәм агымдагы елның июненә бюджеты расланды, шулай ук беренче кварталда компаниянең финанс-хуҗалык эшчәнлеге нәтиҗәләре буенча фикер алышынды.


22
май, 2015 ел
җомга
Татарстан Республикасы Финанслар министрлыгы коллективы Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Р.Н.Миңнехановның рәхмәт хаты белән бүләкләнде.
РФ вице-премьеры Игорь Шувалов җитәкчелендәге кризиска каршы комиссия киләсе өч елга бюджет чыгымнары нәтиҗәлелеген контролендә тотачак, дип белдерде Финанслар министры Антон Силуанов.

21
май, 2015 ел
пәнҗешәмбе
РФ бюджетының кытлыгы ел саен 1 процент пунктка кимергә тиеш, бүгенге 3,4 проценттан 2016 елда 2,4 процентка кадәр, ә 2018 елда ул бөтенләй булмаска тиеш. Бу турыда РФ финанслар министры Антон Силуанов белдерде.

20
май, 2015 ел
чәршәмбе
Бүген Татарстан Республикасы финанслар министрлыгында министр урынбасары Данил Волков 2014 елда һәм 2015 елның беренче кварталында югалтулар кичергән оемалар белән бу хәлләрнең сәбәбе һәм аларны булдырмау юлларын тикшерү буенча киңәшмәләр уздырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International