ЯҢАЛЫКЛАР


4
февраль, 2015 ел
чәршәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Тәбриз шәһәре мэры Садег Нәҗәфи әфәнде җитәкчелегендәге Иран Ислам Республикасы делегациясе белән очрашты.

Очрашу Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узды.

«Казанда узучы Тәбриз мәдәният көннәре кысаларында Иран Ислам Республикасы делегациясен Татарстан башкаласында чын күңелдән сәламлим», - диде Рөстәм Миңнеханов. Ул шулай ук Иран коллегаларын якынлашып килүче бәйрәм – Иран Ислам Республикасының 36 еллыгы белән котлады.


3
февраль, 2015 ел
сишәмбе
Татарстан Республикасы Инвестицион үсеш агентлыгының җитәрлек тәҗрибәсе бар инде һәм бүген аның эшчәнлегенә билгеле бер төзәтмәләр кертергә, киләчәк үсеше өчен стратегиясен корырга кирәк. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Инвестицион үсеш агентылыгы коллегиясенең йомгак утырышында хәбәр итте.

2
февраль, 2015 ел
дүшәмбе
Urals маркалы Россиянең нефтенә уртача бәя агымдагы елның гыйнвар аенда, якынча исәпләүләр буенча баррель өчен 46,58 доллар тәшкил итте, дип белдерде РФ Финанслар министры белгече Александр Сакович.
2015 елда икътисадның тотрыклы үсешен һәм социаль стабильлекне тәэмин итү буенча беренчел чаралар планын гамәлгә ашыру мәсьәләсе буенча киңәшмәне бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. ТР Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә шулай ук республика Премьер-министры Илдар Халиков, ТР вице-премьеры – сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов, ТР вице-премьеры – авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов, ТР Президентының икътисадый мәсьәләләр буенча ярдәмчесе Айрат Хәйруллин, ТР төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин, ТР икътисад министры Артем Здунов, ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова катнаштылар.

31
гыйнвар, 2015 ел
шимбә

Бүген Татарстан Республикасы финанслар министрлыгында Коррупциягә каршы тору буенча комиссиянең чираттагы утырышы узды.


30
гыйнвар, 2015 ел
җомга
Татарстанның Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгы тарафыннан башкарыла торган эшләрнең әһәмияте бүгенге катлаулы икътисади вәзгыять шартларында тагын да арта. Бу хакта бүген ТР Премьер-министры Илдар Халиков министрлыкның киңәйтелгән коллегия утырышында белдерде.

29
гыйнвар, 2015 ел
пәнҗешәмбе
Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Смарт Сити Казан» инвестицион технополисы территориясендә торак төзелеше мәсьәләсе буенча киңәшмә уздырды. Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында уздырылган киңәшмәдә шулай ук республика Хөкүмәтенең беренче вице-премьеры Алексей Песошин, Казан мэры Илсур Метшин, Татарстан Республикасы Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина, республика министрлыклары һәм ведомстволары җитәкчеләре катнашты.

28
гыйнвар, 2015 ел
чәршәмбе

Кичә «Татнефтехиминвест-холдинг»та ТР нефть, газ һәм химия комплексында 2014 ел нәтиҗәләрен һәм чит илләрдән кертелә торган товарларны алмаштырырлык продукцияне үзебездә җитештерү мәсьәләсен карадылар. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов утырышта катнашучылар игътибарын РФ Хөкүмәтенең кризиска каршы программасына актив кушылуга һәм Татарстан предприятиеләреннән тәкъдимнәр әзерләүгә юнәлтте. Ул төп бурыч итеп базарны саклау һәм чит илгә товар чыгаруны арттыруны атады. Аның сүзләренә караганда, машина төзелеше һәм кече бизнес авыр хәлдә. Процент ставкалары югары булган банк кредитларын алу - проблемалы мәсьәлә. ТР Президенты тармак министрлыкларына кризиска каршы программа һәм читтән кертелә торган товарларны алмаштырырлык продукция җитештерү буенча чаралар кысаларында ташламалар алу өчен перспективалы проектларны анализлауны йөкләде.


27
гыйнвар, 2015 ел
сишәмбе

Соңгы елларда Татарстан мәдәнияты югары темплар белән үсте, ләкин бүген яңа зур бурычлар куярга кирәк. Бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов бүген яңа гына төзекләндерелгән Качалов исемендәге Казан академия зур драма театры бинасында беренче мәртәбә узган республиканың Мәдәният министрлыгының нәтиҗәләр чыгару коллегиясендә белдерде.


26
гыйнвар, 2015 ел
дүшәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов 2015 елгы Су спорт төрләре буенча дөнья чемпионатының республика оештыру комитеты утырышын уздырды. Утырышта шулай ук Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков, республика министрлыклары һәм ведомстволары җитәкчеләре катнашты.

Утырышны ачып, Татарстан Президенты искәрткәнчә, дөнья чемпионаты башланганчы 178 көн калды. «Дөнья чемпионатының ярышу һәм күнекмәләр өчен бөтен объектлары да билгеләнде, һәм алар бөтенесе дә 10 июльгә хәтле әзер булырга тиеш», - дип белдерде Рөстәм Миңнеханов.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International