ЯҢАЛЫКЛАР


24
октябрь, 2014 ел
җомга
Татарстан Республикасының Финанслар министрлыгы 21-24 октябрьдә 2015 елга, 2016-2017 елдагы план чорына Татарстан Респбуликасы тупланма бюджетның төп күрсәткечләрен тикшерү буенча зональ киңәшмәләр уздыра.

23
октябрь, 2014 ел
пәнҗешәмбе
РФ Финанслар министрлыгы "критик инфрастуктуры хезмәте операторларын" тәртипкә салуны кичектереп торачак, дип белдерде РФ финанслар министры урынбасары Алексей Моисеев журналистларга сишәмбе көнне. "Без Үзәк Банкына аны (закон проектын) күрсәттек, без алар белән бик актив эшләп алдык. Хәзер без нәрсә эшлиячәгебез турында уйлыйбыз. әлегә бу законны алга этәрмиячәкбез", - диде ул.
Финанслар министры урынбасары Айрат Фаррахов ана капиталының киләчәге һәм дүрт көнлек эш атнасы турында сөйләде.  "Известия" газетына биргән әңгәмәсендә ул тәфсилләп 2017 елның 1 гыйнварыннан ана капиталын түләүнең ничек башкаралачагы, Росиядә дүрт көнлек эш атнасына күчү турында сөйләшү ни өчен иртәрәк һәм эшләүче пенсионерларны нәрсә көтүе турында әйтте.

22
октябрь, 2014 ел
чәршәмбе
Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков бүген ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы коллегиясенең киңәйтелгән утырышы барышында Татарстан икътисады өчен юл-транспорт тармагының мөһимлеген билгеләде. Утырыш Казанда бүген ачылган “Дортрансэкспо -2014” күргәзмәсе кысаларында узды.

Финанслар буенча белемле булу - икътисади үсешенең мөһим факторы

Россия Федерациясенең Финанс министры урынбасары Сергей Сторчак

Илнең социаль -икътисади үсеше тотрыклылыгы, халык байлыгының артуы һәм халыкның мул тормышын арттыру глобаль икътисадның бүгенге шартларда күп факторларга бәйле.

Россия Федерациясе Финанслар министрлыгының бюджет сәясәте Департаменты директоры И.А.Соколов белән әңгәмә.

Бюджет мөмкилекләре чикле булган шартларда һәм арткан тышкы рискларда бюджет өстенлекләренең иң мөһиме булып иҗтимагый финанслар белән идарә итүнең нәтиҗәлелеген арттыру тора. Үз акчаларын дәүләткә тотар өчен биргән гражданнар аларның нәтиҗәле тотылуында, гомумән җәмгыять өчен һәм аерым алганда һәр кеше өчен конкрет нәтиҗәләр китерүенә ныклы ышанырга тиеш. Бу нисбәттән бюджет акчасын тотканда аның кая тотылуы әйтелергә һәм белешмәләр бирелергә тиеш. Агымдагы елның 30 сентябрендә Дәүләт Думасына бюджет турында закон кертелде. Битләр саны белән үлчәнүче бюджет күләме приниципаль кимеми - аның белән әзерләнүче аңлатмалы материаллар гына арта. Әлеге мәгълүматларны профессионаллар гына куллана ала.    

Хөкүмәт әзерләүче закон проекты буенча, Россия Федерациясенең Үзәк банкы үз табышының 15% банкларны капиталлаштыруга юнәлдерү мөмкинлегенә ия булачак, дип хәбәр итте "Интерфакс- АФИ" агентлыгына финанслар министры урынбасары Алексей Моисеев. "Закон проекты әзерләнә. Сүз табышның 15% турында бара. Бу 2014 елга табыш булачак", - диде А.Моисеев.

21
октябрь, 2014 ел
сишәмбе
Татарстан Дәүләт Советының профильле комитеты республика парламентының якын арада узачак утырышы көн тәртибенә кертү өчен 2015 елга һәм 2016-2017 еллар планлы чорына ТР бюджеты проектын хуплады. Бүген ТРның төп финанс законы проекты республика Дәүләт Советының бюджет, салымнар һәм финанс комитеты утырышында каралды. Искәртеп узабыз, элек документ республика парламентының башка комитетларында каралып, аның буенча парламент тыңлауларында фикер алышу булган иде.
Бүген 15.00 сәгатьтә Биектауда 2015 елга һәм 2016-2017 елдагы план чорына Татарстан Республикасы бюджеты турында" Татарстан Республикасының Закон проектын һәм Татарстан Республикасының социаль-икътисади үсешенең фаразының төп күрсәткечләрен зональ киңәшмәләрдә тикшерәчәкләр.
Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков 12 чакырылыш Кытай Халык сәяси консультатив советының Бөтенкытай комитеты рәисе, Россия-Кытай дуслыгы җәмгыяте рәисе Чэнь Юань әфәнде җитәкчелегендәге Кытай Халык Республикасы делегациясе белән очрашты.

Очрашу ТР Хөкүмәте йортында узды, анда ТР Премьер-министры урынбасары - сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов, ТР мәдәният министры Айрат Сибагатуллин, ТР мәгариф һәм фән министрының беренче урынбасары Андрей Поминов, РФ Тышкы эшләр министрлыгының Казандагы вәкиле Радик Вахитов катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International