ЯҢАЛЫКЛАР


10
июль, 2014 ел
пәнҗешәмбе

2014 елның 8, 9, 10 июль көннәрендә Татарстан Республикасында мунициапль район һәм шәһәр берлекләренең халык социаль проектлары Конкурсының беренче этапы узды.

Конкурсның беренче этабы өч район ара сайлап алу мәйданчыкларында - Казан, Алабуга һәм Әлмәт шәһәрләрендә үткәрелде.

Кырым һәм Севастопольгә ярдәм күрсәтү буенча федераль максатчан программа күләме, ә ул профильле министрлык белдерүенчә ел саен 100 млрд. сум, РФ бюджетының мөмкинлекләреннән артык, дип фикерли Россия финанслар министры Антон Силуанов.

9
июль, 2014 ел
чәршәмбе
Россиянең Финанслар министрлыгы дәүләт корпорациясе һәм бюджеттан тыш акчаларны урнаштырганда әлеге банкларга булган рейтинг шартларыннан баш тартып, бу банклар капиталына шартларны расларга тәкътим итә. Бу турыда дүшәмбе көнне финанслар министры урынбасары Алексей Моисеев хәбәр итте. 

8
июль, 2014 ел
сишәмбе
Бюджет, салым һәм финанслар комитеты рәисе Мурад Гаделшин депутатларга "Татарстан Республикасы Бюджет кодексының аерым положенияләрен туктату турында" Татарстан Республикасы законы проектын тәкъдим итте. Дәүләт Советы әлеге законны беренче һәм өченче укылышта кабул итте.
Финанслар министрлыгы мәҗбүри иминиятләштерү Фондына кертемнәрне барлык хезмәт хакларыннан алып калырга тәкъдим итә, бүгенгә кадәр әлеге кертемнәр каралган чикләрдән артса, алынмый. Бу турыда финанслар министры Антон Силуанов Дәүләт Думасында бюджет сәясәте буенча эшлекле төркем утырышында хәбәр итте.

РФ дәүләт әҗәте 2017 елда эчке тулай продуктының 15 процентына кадәр артачак. Бу турыда журналистларга Рф финанслар министры Антон Силуанов хәбәр итте.

"2017 елга дәүләт әҗәте тулай төбәк продуктының 15 процентына кадәр җитәчәк", - диде министр, Финанслар министрлыгы бәяләве буенча "бу инде күп", дип өстәп.

Бүген республика парламентының йомгаклаучы,  дүртенче чакырылыштагы илле өченче утырышы алдыннан депутатлар Дәүләт Советының комитетлары утырышлары узды. Законлылылык һәм хокук тәртибе комитеты, Дәүләт корылышы һәм җирле үзидарә комитеты, Бюджет, салымнар һәм финанс комитеты, Икътисад, инвестицияләр һәм эшкуарлык комитеты, Социаль сәясәт комитеты, Мәдәният, фән, мәгариф һәм милли мәсьәләләр комитеты утырышларында депутатлар федераль һәм республика закон проектларын тикшерделәр. Әлеге мәсьәләләр Дәүләт Советының илле бишенче утырышы тәртибенә кертеләчәк.

7
июль, 2014 ел
дүшәмбе
РФ Финанслар министрлыгы 2015-2017 елларда чит илләрдән интернет аша сатып алуларга пошлиналарны 60 млрд. сум күләмендә җыелыр дип фаразлый. Әлеге санаулар 2015-2017 елларга РФ бюджеты проектларында китерелә, дип белдерә ИТАР-ТАСС.

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Efes Rus («Эфес Рус») компаниясе генераль директоры Робин Гучи белән очрашты.

Очрашу Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узды,Татарстан ягыннан анда Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Равиль Зарипов, Татарстан Республикасы финанс министры Радик Гайзатуллин, Татарстан Республикасы транспорт һәм юллар хуҗалыгы министры Ленар Сафин, Казан Башкарма комитеты җитәкчесе Денис Калинкин һәм башкалар катнашты.


5
июль, 2014 ел
шимбә

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов традицион нефть саммитында катнаша, ул республикада 2001 елдан бирле ел саен уздырыла.

Быел нефть саммиты 14 нче мәртәбә уза, Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов рәислегендә – бишенче мәртәбә.

Исегезгә төшерәбез, элек бу чаралар нефть чыгаручы компанияләрнең җитәкчеләре һәм нефть чыгаручы районнар администрацияләре башлыклары катнашында Алабуга районында Кама утрауларының берсендә уздырыла иде. 2011 елда саммит уздыру урыны итеп Карабаш сусаклагычы ярын сайлап алу турында карар кабул ителде («Нептун» ял итү базасы территориясе).


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International