"Роснефть"нең 19,5% 2015 елда хосусыйлаштырылачак. Бу турыда бүген брифингта РФ финанслар министры Антон Силуанов әйтеп узды.
""Роснефть" акцияләренең 19,5 проценты киләсе елда хосусыйлаштырылачак, - дип хәбәр итте министр. - Без әлеге ресурсларны киләсе елда ук файдалана алу мөмкинлегенә ия булыр өчен бу чараны 2016 елда 2015 елга күчердек".
Хәзерге бюджет проектында салым маневры буенча тәкъдимнәр исәпкә алынмаган. Бу турыда бүген брифингта Россия финанслар министры Антон Силуанов хәбәр итте.
"Чыннан да, салым маневры буенча карар кабул ителмәгән, һәм хәзерге бюджет проектларында алар исәпкә алынмады", - дип ассызыклады министр. "Әлеге мәсьәләнең чишелеше табылачак дип ышанабыз, соңгы нокталарны һәм карарны кабул итү буенча соңгы киңәшмә узарга тиеш", - диде министр.
2015 елда Кырымны үстерүгә 100 млрд. сум акча тотылачак, әлеге акчага Керчен күперен салуга каралган чыгымнар да керә. Бу турыда Мәскәүдә узган брифингта РФ финанслар министры Антон Силуанов хәбәр итте.
Министр әйтүе буенча, Крым үсешенә тотылачак акчаның күләме, алдан санаулар буенча, 100 млрд. сум тирәсе тәшкил итәчәк.
Төбәкләргә сатулардан салым кертү өчен рөхсәт бирү турында карар зле кабул ителмәгән, бу тәкъдим Хөкүмәттә каралачак. Бу турыда матбугат конференциясендә РФ финанслар министры Антон Силуанов хәбәр итте.
Аның сүзләре буенча, төбәкләрнең бюджетларының керем өлешен арттыру өчен РФ Хөкүмәтендә төрле мәсьәләләр тикшерелә. Шул исәптән төбәкләр тарафыннан сатуларга салым кертү дә тикшерелә, ләкин карар әлегә кабул ителмәгән. Силуанов билгеләп узганча, әлеге мәсьәлә хөкүмәттә җәй агымында тикшереләчәк.
Moody’s Investors Service белгечләре Татарстан Республикасының кредит рейтингын Ваа3 бәясендә тотрыклы фараз белән раслады. Әлеге бәя төбәкнең "уртача системалы басым ясауга каршы тора ала" дигәнне аңлата.
Халыкара агентлыкның рәсми хәбәренә сылтама ясап, ИТАР-ТАСС хәбәр иткәнчә, барлыгы кредит рейтингы Россиянең унҗие шәһәренә һәм төбәгенә расланган.
Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты каршындагы Икътисадый совет утырышында Татарстан Республикасын энергия белән тәэмин итү мәсьәләләре буенча фикер алышынды.
Утырышны Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды, утырышта Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков катнашты.
Бүген энергетика хәзерге заман икътисады өчен база тармагы булып тора, диде Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты каршындагы Икътисадый совет утырышын ачып. Республикада энергетика объектларын модернизацияләү, шулай ук яңа куәтләрне гамәлгә кертү буенча җитди эш алып барыла. Шулай да энергетика җайланмаларының физик һәм мораль искерүе актуаль булып кала.
Дәүләт инвестицияләрен финанслау өчен өстәмә бәягә салымны Хөкүмәт кайтармыячак, дип белдерде РФ финанслар министры Антон Силуанов журналистларга сишәмбе көнне Владиковказда бюджет проектировкалары буенча чәршәмбе көнне узачак комиссия утырышы башланыр алдыннан.
"Без дәүләт инвестицияләрен финанслыйбыз, ә аннары бу дәүләт инвестиицияләре буенча өстәмә бәягә салымны кайтарабыз. Дәүләт инвестицияләрен финанслау өчен без өстәмә бәягә салымны кайтармаска планлаштырабыз, монда да янга калдырачакбыз", - диде ул министрлыкның тәкъдимнәренең берсе турында.