Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы
Финанс министрлыгы
рус
тат
eng
Сорау бирү
Министрлык турында
Максатлар һәм бурычлар
Җитәкчелек
Структура
Татарстан Республикасы Финанс министрлыгының Казначылык департаменты
Татарстан Республикасы Финанс министрлыгы тарихы
Татарстан Республикасы Финанс министрлыгы каршындагы Иҗтимагый Совет
Эшчәнлек
Элемтәләр
Өстенлекле проектлар
Бюджет
Ачык бюджет
Бюджет реформасы
Бюджетара мөнәсәбәтләр
Аналитик-статистик материаллар
Хәбәр
Ситуацион үзәк
Кадрлар сәясәте
Коррупциягә каршы тору
Җәмәгатьчелек катнашуы
Социаль эшмәкәрләргә һәм СО НКОга ярдәм
Документлар
Министрлыкның эчке документлары
Министрлык эшчәнлеген тәртипкә сала торган документлар
Ведомство программалары
Бюджет һәм салым өлкәсендә Татарстан Республикасы Финанслар министрлыгы әзерләгән Татарстан Республикасы норматив акт проектлары
Россия Федерациясенең норматив-хокукый актлары
Җайга салуга тәэсир итүне бәяләү
Исәп һәм хисап
Персональ мәълүматны эшкәртү
Үзәкләштерелгән бюджет исәбен алу һәм хисаплылык
Матбугат хезмәте
Фото
Җитәкчелек чыгышлары
Пресс-релизлар
Промо-материаллар
Аккредитацияле журналистлар
Контактлар
Халык мөрәҗәгатьләре өчен
Бөек Ватан сугышы ветераннары өчен “Кайнар линия”
Интернет кабул итү бүлмәсе
Мөрәҗәгать итү тәртибе һәм кабул итү сәгатьләре
Гомум Россия халыкны кабул итү көне
Законнар
Халык мөрәҗәгатьләрен карау турында хисап
"Уңайлы мохит" программасы
Түләүсез юридик ярдәм
Еш бирелүче сораулар
Татарстан Республикасы Министрлыклары
Татарстан Республикасы Финанс министрлыгы
ЯҢАЛЫКЛАР
24
гыйнвар, 2014 ел
җомга
А.Силуанов: Сум курсы үзгәреше өчен төпле нигез юк
РФ Финанслар министры Антон Силуанов сум курсының чайкалуында проблема һәм төпле нигез күрми, чөнки РФ түләү балансының агымлагы операцияләрендә сальдо тотрыклы уңай. Шулай дип ул "Эхо Москвы" радиостанциясе эфирында белдерде.
Казанда ТР Хөкүмәте премиясенә IX Республика конкурсы лауреатларын бүләкләделәр
Бүген ТР Министрлар Кабинетында сыйфат өчен ТР Хөкүмәте премияләренә республика конкурсы җиңүчеләрен һәм лауреатларын бүләкләү тантанасы булды.
Бүләкләүдә ТР Премьер-министры Илдар Халиков, ТР Премьер-министры урынбасары – сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов, министрлык һәм ведомство, предприятие һәм оешма җитәкчеләре катнашты.
И.Халиков билгеләп үткәнчә, әлеге конкурс инде 9 нче ел уздырыла. “Бу җиңүчеләрне билгеләү механизмында ышаныч дәрәҗәсе югары булган конкурсларның берсе”, - дип ышана И.Халиков. Аның сүзләренчә, предприятиеләрнең эшчәнлек сыйфаты конкурс комиссиясе белән генә түгел, ә аларның партнерлары һәм клиентлары тарафыннан бәяләнә.
Әлеге конкурска 2003 нче елда нигез салынган. Конкурсны уздыру дәвамында анда якынча 700 предприятие һәм оешма катнашкан. ТР Премьер-министры урынбасары – сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов сөйләп үткәнчә, үткән елда конкурста катнашуга гаризаларын 82 оешма тапшырган, шул ук вакытта 5 гариза башка субъекттан: Башкортстан һәм Мордовия Республикалары, Түбән Новгород һәм Свердловск өлкәләре, Краснодар крае предприятиеләреннән дә булган. “Казан, Яр Чаллы, Әлмәт, Түбән Кама, Яшел Үзән һәм Әтнә районнары предприятиеләре һәм оешмалары иң зур активлык күрсәткән”, - дип өстәде Р.Зарипов. Аның сүзләренчә, шул ук вакытта сәнәгать һәм мәгариф өлкәләре, хезмәт күрсәтү өлкәсе предприятиеләре һәм оешмалары актив булган.
Илдар Халиков “Генерирующая компания” ААҖ Директорлар советының чираттагы утырышын уздырды
Бүген ТР Хөкүмәте Йортында ТР Премьер-министры Илдар Халиков рәислегендә “Генерирующая компания” ААҖ Директорлар советының чираттагы утырышы узды.
Директорлар советы әгъзалары компаниянең 2013 елдагы эшчәнлек нәтиҗәләре хакында фикер алыштылар, агымдагы елга планлы күрсәткечләрне расладылар.
“Генерирующая компания” ААҖнең 2013 елда электр энергиясе эшләп чыгаруы 14 839 млн.кВтч тәшкил иткән, бу узган елгы күрсәткечтән 7 %ка, фаразланган күрсәткечтән 10%ка кимрәк. Үзе җитештергән җылылык энергиясен җибәрү 9 569 мең Гкал тәшкил иткән, бу 2012 елдагы күрсәткечтән 3%ка һәм планлаштырылганнан 6%ка кимрәк.
2013 елда “Генерирующая компания” ААҖ төзекләндерү программасы чыгымнарын 1млрд.80млн. сум күләмендә финанслауны планлаштырган иде, планның үтәлеше 99,5% тәшкил иткән. Капиталь төзелеш планы 98,4%ка үзләштерелгән.
23
гыйнвар, 2014 ел
пәнҗешәмбе
Илдар Халиков: “Легаль булмаган алкоголь базары үсешен туктатырга кирәк”
Татарстанда легаль булмаган алкоголь продукциясе үсешенә каршы эшчәнлек республика хакимияте органнары, җирле үзидарә, җәмәгать оешмалары һәм халыкның гомуми бурычы булырга тиеш. Мондый фикерне бүген ТР Премьер-министры Илдар Халиков ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе коллегиясендә чыгыш ясаганда белдерде.
Коллегия утырышы алдыннан ТР Премьер-министры Илдар Халиков, алкоголь базарын җайга салу Федераль хезмәтенең Идел буе федераль округы буенча төбәкара идарәсе башлыгы Евгений Качалин һәм “Татспиртпром” ААҖ генераль директоры Гиоргий Куприянов белән очрашып, алкоголь җитештерүендәге проблемалар турында фикер алыштылар.
22
гыйнвар, 2014 ел
чәршәмбе
ТР Финанслар министрлыгында эре оешмалар белән киңәшмәләр дәвам итә
Татарстан Республикасы Финанслар министрлыгында 2013 елда табышка салым кертүне киметкән оешма вәкилләре белән киңәшмәләр дәвам итә. 2014 елныд 22 гыйнварында Татарстан Республикасы Финанслар министры Радик Гайзатуллин республиканың эре оешмалары - НӘФИС компанияләр төркеме, "Таттелеком" ААҖ, "Яр Чаллы КБК" ЯАҖ, "КВАРТ" ЯАҖ белән киңәшмәләр уздырды. Әлге очрашуда 2013 елда табыш кимү сәбәпләре тикшерелде.
2013 ел нәтиҗәләре буеча төбәк бюджетлары кытлыгы 673 млрд. сум тәшкил итте.
2013 ел нәтиҗәләре буенча төбәк бюджетлары кытлыгы 673 млрд. сум тәшкил итте. (ТТП 1% тирәсе). Бу турыда журналистларга финанс министры урынбасары Татьяна Нестеренко хәбәр итте.
Т.Нестеренко: Социаль сәясәткә ихтыяҗга юк
Россиядә дәүләтенең социаль сәясәте "мохтаҗлыкка иң ким дәрәҗәдә керә", ул ярлылыкны киметүгә түгел, ә тигезсезлекне арттыруга китерә. Бу турыда бүген журналистларга РФ финанслар министры урынбасары Татьяна Нестеренко хәбәр итте.
2013 ел нәтиҗәләре буенча Резерв фонды тулыначак
Резерв фонды 2013 ел нәтиҗәләре буенча өстәмә нефть газ керемнәре хисабына 207,6 млрд. сумга тулыначак һәм барлыгы 3 трлн 67,4 млрд. сум тәшкил итәчәк (тулай төбәк продуктының 4,5%). Бу турыда журналистлрга финанслар министрының беренче урынбасары Татьяна Нестеренко хәбәр итте.
21
гыйнвар, 2014 ел
сишәмбе
Табышка салым түләү мәсьәләсе буенча киңәшмә
2014 елның 21 гыйнварында Татарстан Республикасы Финанслар министры Радик Гайзатуллин ТАИФ компанияләр төркеме һәм энергетика оешмалары белән бюджетка кертелүче табышка салымның 2013 елда кимүе сәбәпләрен тикшерү буенча киңәшмә узды.
Быел Иннополис һәм “Смарт Сити Казан” төзелешенә 14 млрд. сум акча тоту планлаштырыла
Иннополис объектлары төзелешенә 2014 нче елда якынча 13 милилард сум акча каралган. “Смарт Сити Казан” төзелеше мәйданында башкарылучы проект эшләренә 1 миллиард сум тирәсе акчаны үзләштерү күздә тотыла. Бу хакта бүген ТР Хөкүмәт йортында узган брифингта журналистларга ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Ирек Фәйзуллин хәбәр итте.
Министр сүзләренә караганда, быел республиканың Югары Ослан районында урнашачак яңа Иннополис шәһәре территориясендә 16 торак йорт, 40 мең кв. м. мәйданга ия технопарк, IT-университет биналары комплексы (уку, тикшеренүләр уздыру, торак, спорт корпуслары), транспорт һәм инженерлык инфраструктурасының күп санлы объектларын төзү планлаштырыла. Быел Иннополис территориясендә 200 мең кв.м га якын күчемсез милек файдалануга тапшырылыр һәм Иннополис үзендә яшәргә килүчеләрнең беренчеләрен 2014 нче ел азагында ук каршы алыр, дип фаразлана.
Ирек Фәйзуллин хәбәр иткәнчә, шәһәрдә 23 километрга сузылган су белән тәэминат челтәре, шулай ук су алу җайланмасы, заманча чистарту корылмалары төзелеше көтелә. Моннан тыш, шәһәрне җылылык, электр энергиясе, явым-төшем канализацияләре белән тәэмин итәргә кирәк, ди министр. Аның әйтүенчә, боларның һәммәсен эшләр өчен генераль план эшләнгән.
Моннан алдагы бит
Алдагы бит
Датасы буенча тикшерү
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз