ЯҢАЛЫКЛАР


21
гыйнвар, 2014 ел
сишәмбе

Бүген Чаллыда “КАМАЗ” һәм “ZF-Кама” немец концерны уртак предприятиесенең яңа җитештерү корпусы ачылды. Ачу тантанасында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, «Ростех» дәүләт корпорациясе генераль директоры Сергей Чемезов, ZF Friedrichshafen AG концерны башлыгы, доктор Штефан Зоммер, «КАМАЗ» генераль директоры Сергей Когогин, Чаллы шәһәре мэры Васил Шәйхразиев катнашты.

«ZF-Кама» уртак предприятиесе - «КАМАЗ»да чит ил компаниясе катнашында төзелгән һәм аның сәүдә маркасы белән продукция чыгаручы беренче производство. Предприятие 2005 елның гыйнварында төзелгән һәм хәзерге вакытта 9- һәм 16-басмалы механик тапшыру тартмалары җитештерә. Продукцияне төп кулланучы – «КАМАЗ» ААҖ (95%тан артык), 2012 елда «АЗ Урал» ААҖ һәм Россиядәге MAN өчен трансмиссияләр җитештерү башланды. 2016 елда «МАЗ» ААҖ өчен механик тапшыру тартмалары җитештерү планлаштырыла.

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Швейцария Давосына килде, ул анда Бөтендөнья икътисадый форумында катнашачак. Татарстан делегациясе составында шулай ук «Татнефть» ААҖ генераль директоры Наил Маганов, ОАО «КАМАЗ» ААҖ генераль директоры Сергей Когогин да бар.


Форум кысаларында Татарстан Президенты бөтендөньяның эре компанияләре вәкилләре белән берничә очрашу уздырачак. Очрашулар барышында, аерым алганда, чит ил компанияләренең республикада төзелеп килүче Иннополис һәм «Смарт Сити Казан»да катнашу мөмкинлекләре буенча фикер алышулар күз алдында тотыла

Дәүләт Думасы сишәмбе көнне пленар утырышта РФ Салым кодексына салым исәбен җиңеләйтү турында Хөкүмәт әзерләгән закон проектын беренче укылышта кабул итте. Закон проекты Финанслар министрлыгы тарафыннан РФ Президенты Юлламасы нигезендә эшләп чыгарылган.

20
гыйнвар, 2014 ел
дүшәмбе
Бүген Татарстан Республикасы финанслар министры каршындагы коррупциягә каршы тору буенча комиссиянең чираттагы, 2014 елда беренче утырышы узды. Утырышта 2012-2014 елларга Татарстан Республикасы Финанслар министрлыгының коррупциягә каршы тору программасының 2013 елда үтәлеше тикшерелде, шулай ук 2014 елга Комиссия эшчәнлегенең планы расланды. Утырышны Комиссия рәисе, ТР Финанслар министры Р.Р.Гайзатуллин уздырды.

18
гыйнвар, 2014 ел
шимбә
Ватан сәнәгате өчен мөһим булган "Росатом" проектларына Милли Байлык Фонды хисабына ярдәм күрсәтелергә мөмкин. Бу турыда РФ Финанслар министры Антон Силуанов "Россия1" каналында узган "Шимбә көнне Сергей Брилев белән хәбәрләр" тапшыруында хәбәр итте.
2014 елда инфляция биш процент дәрәҗәсендә булыр дип көтелә. Әлеге фаразны бүген РФ Финанслар министры Антон Силуанов "Россия1" каналында узган "Шимбә көнне Сергей Брилев белән хәбәрләр" тапшыруында хәбәр итте.

17
гыйнвар, 2014 ел
җомга
Гади халыкка салымнарны исәпләргә ярдәм итәчәк салым киңәшчеләре институтын булдыру идеясе төпле тикшерүне, уйлануны таләп итә, дип белдерде РФ Финанслар министры рынбасары Сергей Шаталов. 
17 декабрь көнне Ольга Калашникова рәсилегендә узган Республика комитетының IX утырышында ТР Дәүләт Советының профсоюз берләшмәсе, ТР Финанслар министрлыгының профсоюз берләшмәсе, социаль-хезмәт хокукларны яклау буенча һәм профсоюз әгъзаларының хокукларын яклау буенча Татарстанстат профсоюз берләшмәсе эшчәнлеге турында нотыклар тыңланды.

16
гыйнвар, 2014 ел
пәнҗешәмбе
Бүген Татарстан Республикасы Финанслар министрылыгнда финанс органнары җитәкчеләре һәм белгечләре, мәгариф идарәсе (бүлеге) финанс хезмәте җитәкчеләре, ТР Муниицпаль берәмлекләрендә балаларның мәктәпкәчә белем бирү учрежденияләренә йөрүе өчен түләүне санаучы бухгалтерлар белән киңәшмәләр узды.
Россиянең икътисадый яктан алдынгы регионнары буларак, Татарстанның алга таба үсешендә проблемалары турында бүген Гайдар форумы кысаларында “Татарстан: киләчәкне төзеп” панель дискуссиясендә катнашучылар фикер алыштылар. Әңгәмәдә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, республиканың эре предприятиеләре җитәкчеләре, шулай ук Россия һәм чит ил экспертлары – Россиядә Халыкара валюта фонды вәкиллеге башлыгы Бикас Джоши, Ernst&Young идарә партнеры Александр Ивлев, Гарвард университеты профессоры Тимоти Колтон, AbbVie EEME&A Operations вице-президенты Альберто Кольци, Леонтьев үзәге директоры урынбасары Борис Жихаревич, "Тройка-Диалог" инвестицион компаниясенең элеккеге башлыгы Рубен Варданян катнаштылар. РФ Президенты каршындагы Россия халык хуҗалыгы һәм дәүләт хезмәте академиясенең ректоры Владимир Мау әңгәмәнең модераторы булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International