ЯҢАЛЫКЛАР


16
гыйнвар, 2014 ел
пәнҗешәмбе
РФ Пенсия фондының ТР буенча бүлегенең төп функциясе, әлбәттә, пенсия буенча бурычларны вакытында үтәп баруда. Алар былтыр тиешле сыйфатта үтәлгән һәм шикаятьләр тудырмаган – бу төп күрсәткеч. Бүген ТР Премьер-министры Илдар Халиков, ТР буенча пенсия бүлегенең киңәйтелгән коллегия утырышында шулай дип белдерде.
Утырышта ТР Дәүләт Советының социаль сәясәт мәсьәләләре буенча комитет рәисе Светлана Захарова, ТР Президентының социаль мәсьәләләр буенча ярдәмчесе Татьяна Ларионова, ТР муниципаль берәмлекләр советы рәисе Минсәгыйть Шакиров, ТР профсоюзлары федерациясе җитәкчесе Татьяна Водопьянова, Пенсия фондының ТР буенча бүлегенең шәһәр-район идарәләре башлыклары катнашты.


15
гыйнвар, 2014 ел
чәршәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Финанслар министрлыгында Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләренең финанс органнары белгечләре һәм ТР ФМ Казначылык Департаментының территориаль бүлекчәләре белән киңәшмә узды.

 

"2013 елда Татарстан Республикасы сәламәтлек саклау органнарының һәм учреждениеләренең эшчәнлеге йомгаклары һәм 2014 елга бурычлары турында" Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгы коллегиясенең киңәйтелгән утырышы узды. Чара ТР Фәннәр академиясенең актлар залында узды. Аның эшендә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, ТР Президентының социаль мәсьәләләр буенча ярдәмчесе Татьяна Ларионова, ТР Дәүләт Советының Рәисе урынбасары Римма Ратникова, ТР Муниципаль берәмлекләр советы рәисе Минсәгыйть Шакиров катнаштылар.

Утырыш алдыннан Рөстәм Миңнехановка ПАЗ автобуслары нигезендә мобиль күчмә экспресс-диагностика кабинетларын тәкъдир иттеләр.

Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы республика законнар һәм нормалар иҗат итү базасын булдыруда һәм камилләштерүдә зур һәм әһәмиятле эш башкара. Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Юстиция министрлыгы коллегиясендә чыгыш ясап, шундый фикер әйтте.

2013 елда Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы эше йомгаклары турындагы нотык белән министр Л.Ю. Глухова чыгыш ясады. Ул хәбәр иткәнчә, министрлык закон проекты эшен тулы күләмдә үтәгән, Республика Дәүләт Советы тарафыннан кабул ителә торган законнар саны ел саен кабул итәргә планлаштырылган законнар саныннан артып китә. Шул урман кишәрлекләре вакытта планнан тыш кабул ителә торган законнар саны да кими бара. 2013 елда Татарстан Республикасы башкарма хакимияте органнарыннан кергән планнан тыш закон проектлары саны 49га җитте, әмма аларны планнан тыш кертү өчен объектив сәбәпләр булган.

2013 ел нәтиҗәләре буенча Россия Федерациясе Финанслар министрлыгы Резерв фондын 200 млрд. сумга арттырырга тели. Бу турында V Гайдар форумында финанслар министры Антон Силуанов белдерде.
РФ Икътисад үсеше министрлыгы бюджет кагыйдәсен үзгәртү турында тәкъдим кертмиячәк. Бу турыда журналистларга Гайдар форумы кулуарларында ведомство җитәкчесе Алексей Улюкаев хәбәр итте. "Без бюджет тәртибен үзгәртү турында тәкъдимнәрне рәсми рәвештә  кертмиячәкбез", - диде ул.
Бүген ел саен узучы гайдар форумы барышында РФ Финанслар министры Антон Силуанов 2013 елның кайбер нәтиҗәләрен ясады. Әлеге форум яңа ел ялларыннан соң бер атна узгач кына узуын ассызыклап, шушы вакытта 2013 ел буенча соңгы финанс күрсәткечләрен анализлый башларга мөмкинлеген әйтте ул. Аның сүзләре буенча, беренче карашка алар уңай. 

Россия компанияләре тарафыннан "дочка"лары аша чит ил офшорларында түләнүче дивидент һәм процентларга салым салу РФ Хакимиятенә казнага өстәмә рәвештә 5-6 млрд. доллар җәлеп итәргә мөмкинчелек бирә. Әлеге санауны Bank of America Merrill Lynch россия офисының баш икътисадчысы Владимир Осаковский башкарып чыккан.


14
гыйнвар, 2014 ел
сишәмбе
РФ Субъектларының төбәк бюджетлары кытлыгы РФ финанслар министрлыгында бик зур борчу тудыра. Бу турыда ел саен узучы гайдар форумы барышында ведомство башлыгы Антон Силуанов хәбәр итте. "Узган елда алар кытлыгын ике тапкырдан артык арттырдылар, кытлык 700 миллиард сумга җитте", - дип Силуанов сүзләрен китерә "Бизнес онлайн" хәбәрчесе.
2013 елда федераль бюджет кытлыгы тулай төбәк продуктның 0,5% тәшкил итте, ә ул 0,8% булыр дип фаразланган иде. Бу турыда ел саен узучы гайдар форумы барышында ведомство башлыгы Антон Силуанов хәбәр итте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International