ЯҢАЛЫКЛАР


6
гыйнвар, 2014 ел
дүшәмбе
Ростов өлкәсе беренче тапкыр Россиянең ким дотацияле төбәкләр исемлегенә кертелде, ул федераль бюджет дотациясе 20% тан 60% кадәр булган төбәкләр категориясеннән дотация 20% ким булган категориягә кертелде
Россиянең Белорусиягә дәүләт кредитының 440 млн. доллар күләмендә беренче өлеше республиканың Милли банк счетына килгән. 2 млрд. доллар күләмендәге калган өлеше Беларуськә ел уртасында күчереләчәк.

4
гыйнвар, 2014 ел
шимбә
РФ Хөкүмәте "2012-2020 елларга Байкал күлен саклау һәм Байкал табигый җирләренең икътисадын үстерү" Федераль максатчан программасына үзгәрешләр кертте.

3
гыйнвар, 2014 ел
җомга
2014 елның 1 гыйнварыннан әлегә хәтле бу өлкәдә гамәлдә булган 94 Федераль Законга алмашка дәүләт сатып лулары системасында контрактлы система турында төп нигезләмәләр үз көченә керде.  

2
гыйнвар, 2014 ел
пәнҗешәмбе
Үз фикерен белдереп сайламаган кешеләрнең пенсия җыелмалары 2014 елда тулаем күләмдә тарату системасына күчереләчәк. Әлеге кара РФ Хөкүмәте тарафыннан 2013 елның сентябрендә кабул ителгән иде.

31
декабрь, 2013 ел
сишәмбе
Хөрмәтле ватандашлар!
Яңа ел – көтеп алынган үзенчәлекле бәйрәм. Ул якты өметләр һәм яхшы кәеф, йомгак ясау һәм киләчәккә планнар төзү вакыты.

30
декабрь, 2013 ел
дүшәмбе
Бүген ТР Премьер-министры Илдар Халиков ТР Гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм бетерү, янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү комиссиясенең чираттан тыш утырышын уздырды.

26
декабрь, 2013 ел
пәнҗешәмбе
Бүген ТР Дәүләт Советы депутатлары “2013 елга, планлы 2014 һәм 2015 еллар чорына Татарстан Республикасы бюджеты турында” ТР Законына үзгәрешләр кертү хакында” закон проектын беренче укылышта һәм тулаем кабул ителде.

Агымдагы ел бюджетына кертелә торган үзгәрешләр белән парламентарийларны ТР Финанс министры Радик Гайзатуллин таныштырды. Яңа закон проекты белән, бюджетның керем өлешен 25,3 млрд. сумга арттыру көтелә. Аерым алганда, 2013 елның 11 ае буенча республика бюджеты үтәлеше нәтиҗәләре буенча ТР бюджетының салым һәм салым булмаган керемнәрен – 10,5 млрд. сумга, бюджетның керем өлешен федераль бюджеттан һәм федераль фондлардан килгән өстәмә 15,9 млрд. сумга арттырырга тәкъдим ителә.


25
декабрь, 2013 ел
чәршәмбе

Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов РФ Президентының Татарстан Республикасындагы кабул итү бүлмәсендә (Казан, Кремль ур, 12) гражданнарны кабул итте. Чара   гариза бирүчеләр яши торган районнар белән видеоконференцэлемтә режимында узды. Гомумән, бүген гражданнарның бөтен мөрәҗәгатьләре мәктәпкәчә мәгариф уреждениеләре турында булды.  

Чаллыдан яшь ана 25нче торак микрорайонда балалар бакчасын ачу үтенече белән мөрәҗәгать итте. Ул, аерым алганда, 90нчы елларда эшмәкәрләргә сатылган һәм хәзерге вакытта коммерция максатында файдаланыла торган элеккеге балалар бакчасы бинасын кулланып булганны хәбәр итте. 

Чаллы мэры Васил Шәехразиев бина хуҗалары белән беренче сөйләшүләр уздырылганы турында һәм әлеге бинаны сатып алырга һәм тиешле хәлгә кертер өчен акча кирәклеге турында хәбәр итте.  

ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов бу максатка акчалар бүлеп бирүне  йөкләде, объект 2014 елның июль аена әзер булырга тиеш. Чаллының 25нче торак комплексында яңа балалар бакчасы 260 балалык булачак дип планлаштырыла.

Закон проекты ниегезендә, киләсе елның икенче кварталыннан Россия Федерациясендә ике төрле лотерея генә булачак - Бөтенроссия дәүләт лотереясе һәм Халыкара (ике һәм аннан күбрәк дәүләтләрдә уздырыла, шул исәптән РФ халыкара килешү ниегезндә Россия Федерациясендә дә).

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International