ЯҢАЛЫКЛАР


13
декабрь, 2013 ел
җомга

Татарстан Республикасына бизнес биредә шартлар аңлаешлы булганга килә, эшмәкәрлек мохите булдырылган, администрация эшли.Бу хакта бъген Россия финанслар министры Антон Силуанов ТР Финанс министрлыгының, ТР буенча Федераль салым хезмәте идарәсенең,ТР буенча Федераль казначылык идарәсенең коллегияләренең уртак утырышында белдерде.

Коллегия "Корстон" КСККда узды, аның эшендә шулай ук Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Федераль салым хезмәтенең җитәкчесе урынбасары Андрей Петрушин һәм башкалар катнашты. Чара интернет челтәрендә on-line режимда трансляцияләнде (ТР Хөкүмәтенең рәсми сайтында www.prav.tatarstan.ru). 

Уртак коллегиядәге чыгышында Антон Силуанов бүгенге көндә башка Россия регионнары җитәкчеләрен дә эшмәкәрлеккә карата шундый ук мөнәсәбәттә булулырга этәрергә, бизнес үсешенә шартлар булдыруга ихтыяҗ барлыгын белдерде. Ил хөкүмәте Татарстан республикасы җитәкчелегенең эшчәнлеген югары бәяли, дип әйтте Антон Силуанов, без регионга бүленә торган акчаларның акыл белән туздырылганын күрәбез. Ул Казандагы 2013 елгы Универсиадага әзерлекне, хәзер татарстанлылар, студентлар, спортчылар куллана торган яңа объектларны төзүне уңай мисал итеп китерде.

Бүген Татарстан Республикасы финанс министрлыгы, Татарстан Республикасы буенча Федераль салым хезмәте идарәсе, Татарстан Республикасы буенча Федераль казначылык идарәсе 2013 елга Татарстан Республикасының берләштерелгән бюджеты үтәлешенә башлангыч йомгак ясадылар.

Коллегия “Корстон” кунакханә комплексы (Казан) мәйданчыгында уздырылды, аның эшендә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Росся Финанс министры Антон Силуанов, Федераль салым хезмәте идарәсе җитәкчесе урынбасары Андрей Петрушин катнашты.

Татарстан Республикасы финанс, салым һәм казначылык органнарының уртак коллегиясе on-line режимында интернет челтәрендә трансляцияләнде (Татарстан Республикасы Хөкүмәтенең рәсми порталында www.prav.tatarstan.ru).


12
декабрь, 2013 ел
пәнҗешәмбе
Россия Федерациясенең Конституциясе көнендә, ягъни 2013 елның 12 декабрендә, Россия Федерациясе Президенты күрсәтмәсе нигезендә дәүләт хакимияте һәм җирле үзидарә органнарында 12.00 сәгатьтән башлап 20.00 га хәтле Гомум Россия халыкны кабул итү көне уздырыла. Татарстан Республикасының Финанслар министрлыгында халыкны кабул итү Казан шәһәре, Пушкин урамы, 37 йортында уза.

11
декабрь, 2013 ел
чәршәмбе

РФ Премьер-министры Дмитрий Медведев Федерация субъектларына гомумбелем бирү учрежденияләре укытучыларына ипотека кредиты бирү буенча чыгымнарның бер өлешен каплау өчен субсидия бирү һәм бүлгү тәртибенә үзгәрешләр кертү буенча карарга кул куйды. Бу турыда Хөкүмәтнең матбугат үзәге хәбәр итә.

Әлеге документ нигезендә гомумбелем учрежденияләрнедә укытучыларга займ алу нисбәтеннән торак алу мөмкинлекләре киңәйтелә.  

Премьер-министр Дмитрий Медведев күп функцияле үзәкләр бирүче дәүләт һәм муникципаль хезмәтләренә пошлиналарны 2099 елның инфляцисе дәрәҗәсенә кадәр арттыру буенча Финанслар министрлыгы тәкъдимен хуплады.

Пошлиналарны үзгәртү буенча үз тәкъдимнәрен Антон Силуанов 2013 елның 4 декабрендә премьер-министрда узган киңәшмәдә белдергән иде. "Пошлина күләмен ачыклау буенча тәкъдимнәр әзерлибез. Бездә пошлина 2009 елдан индексацияләнмәгән", дип белдерде ул вактытта министр.


10
декабрь, 2013 ел
сишәмбе

2013 елның 10-11 декабрендә Татарстан Республикасы Финанслар министрлыгында муниципаль район һәм шәһәр берәмлекләренең финанс органнары җитәкчеләре белән 2013 елда җирле бюджетларның көтелүче үтәлеше буенча киңәшмәләр узды.  

Киңәшмәләрдә салым һәм салым булмаган керемнәрнең планлаштырылган җыелуы, планлаштырылган чыгымнарынң керемнәр белән каплануы, учреждениеләрнең кредитор әҗәтләре, 2013 елда Дәүләт Торак фондына кертемнәр буенча район һәм шәһәрләр оешмаларының йөкләмәләре, балаларга мәктәпкәчә белем бирү учрежденияләренә йөрү өчен ата-аналарның акча түләүләре тикшерелде. 


9
декабрь, 2013 ел
дүшәмбе

Россиянең Финанслар министрлыгы гамәлдәге салым ташламаларын җитди үзгәртү өчен мөмкинлекләр күрми, дип белдерде финанслар министры Антон Силуанов.

"Ташламаларны, һичшиксез, яңадан тикшерәчәкбез, әмма ташламаларның күпкә кимүен көтәргә кирәкмидер, мөгаен", - диде Силуанов "Россия 24" телеканалына биргән әңгәмәсендә.

Моңарчы ул Финанслар министрлыгының 2014 ел язына Россиядә гамәлдә булган барлык салым ташламаларын яңадан тикшерәчәге турында фаразлары белән уртаклашкан иде. Моның максаты - нәтиҗәсез булган перференцияләрне бетерү. Хисап палатасы мәгълүматлары буенча, 2012 елда бирелгән салым ташламалары барлыгы 5,5 триллион сум тәшкил иткән, шул ук вактытта ташламаларның бер өлеше икътисади яктан акланмаган.

Бүген - Халыкара коррупциягә каршы көрәш көне. Ул 2003 елның 21 ноябрендә БМО Генераль Ассамблеясе тарафыннан игълан ителгән һәм 2004 елдан алып ел саен 9 декабрьдә билгеләп үтелә. Генераль Ассамблея резолюциясендә күрсәтелгәнчә, бу Халыкара көнне гамәлгә кертүнең максаты - ришвәтчелек проблемасын аңлауны һәм ришвәтчелекне кисәтү һәм аның белән көрәшүдә Конвенциянең тоткан урынын тирәнәйтү иде.

РФ Финанслар министрлыгы 2013 елда төбәкләргә барлыгы 130 млрд сумлык бюджет кредитлары бирәчәк, шул ук вакытта ул 30 төбәккә барлыгы 40 миллиард сум күләмендә кредитларны рефинанслады, дип хәбәр итте журналистларга финанслар министры Антон Силуанов.

"80 миллиард сум бирелде, тагын 50 миллиар сум бирәчәкбез, шулай итеп ел буенча 130 миллиард сум тәшкил итәсәк. Киләсе елга бюджет кредитларына тагын 80 миллиард сум планлаштырылган", - диде Силуанов. Кредит бирелүче ставка рефинанслашуның өчтән беренә кадәр киметелгәнен дә искәртеп узды ул.  

2013-бюджет стратегиясендә финанслар министрлыгы дәүләт чыгымнарының нәтиҗәлелеген арттырып булмаса, 2016 һәм 2017 елларга бюджет формалаштыруда җитди кыенлыклар фаразлый, дип хәбәр итте журналистларга Финанслар министры Антн Силуанов.

"2016 һәм 2017 елларда без бик зур кыенлыклар күрәбез, чөнки анда икътисад үсеше теплары кимиячәк, ә кремнәребез болай ук үсмиячәк, ә йөкләнмәләр барыбер арта барачак, чөнки арттырыла торган халык алдында норматив җаваплылык, Пенсия фонды каршында бурычларыбыз, хәрби чыгымнар бар", - диде Силуанов.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International