Россия Федерациясе химия һәм нефть химиясе комплексын үстерү чаралары турында Хөкүмәт киңәшмәсен бүген Башкортостан Республикасының Благовещенске шәһәрендә Россия Федерациясе Премьер-министры Дмитрий Медведев уздырды. Илдә полиэфир комплексларының иң эреләреннән булган “Полиэф” ААҖ җитештерү мәйданчыгында узган бу киңәшмәдә Татарстан Республикасы Президенты Р.Н. Миңнеханов, шулай ук Россия Федерациясе вице-премьеры Аркадий Дворкович, Россия энергетика министры Александр Новак, Россия Федерациясе Президентының Идел буе федераль округында тулы вәкаләтле вәкиле Михаил Бабич, Башкортостан Президенты Рөстәм Хәмитов, нефть-газ һәм нефть химиясе эре компанияләре җитәкчеләре дә катнашты.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Р.Н. Миңнеханов "Казан"аэропортының реконструкцияләнгән 1 нче терминалы эше белән танышты. Аны Татарстан Республикасы юллар хуҗалыгы һәм транспорт министры Ленар Сафин, Казан шәһәре мэры Илсур Метшин, Лаеш муниципаль районы башлыгы Михаил Афанасьев, Универсиада Дирекциясе башлыгы Владимир Леонов озатып йөрде.
Аэропортның иске терминалы Универсиада алдыннан республика башкаласының “һава капкалары”н модернизацияләү кысаларында реконструкцияләнгән иде. Төзелеш эшләре 2012 елның июнендә яңа 1А терминалы ачылганнан соң башланды. Бинаның эчке һәм тышкы бизәлешләре яңа терминалга туры китерелгән, заманча җайланмалар куелган. Иске һәм яңа бина үзара тоташтырылган, аннан "Аэроэкспресс"станциясенә дә кереп була. 1 нче терминал мәйданы хәзер 24 мең квадрат метр, бу хәтта яңа 1А терминалы мәйданыннан да зур.