ЯҢАЛЫКЛАР


4
июль, 2013 ел
пәнҗешәмбе
Россия Федерациясенең федераль бюджетына 2013 елда җыела алмаучы керемнәр күләме 1 трлн. сумга хәтле җитәргә мөмкин, дип хәбәр итте Хөкүмәт утырышында РФ финанслар министры Антон Силуанов.
Финанслар министрлыгы 2014-2016 елларда бюджет кытлыгын каплау өчен резерв фонд чараларын кулланырга кирәк булу мөмкинлеген кире какмый. Бу турыда финанслар министры Антон Силуанов РФ Хөкүмәте утырышында хәбәр итте.  
Дәүләт катнашында компанияләргә чиста табышның 25% дивидентларга юнәлтү турында әйтелүче нормадан чыгармалар булырга тиеш түгел. Бу турыда "Россия 24" телеканалына биргән әңгәмәсендә РФ Финанслар министры Антон Силуанов хәбәр итте. Аның сүзләре буенча, дәүләт компанияләре бу гамәлне "ташламаларсыз һәм һичшиксез үтәргә тиеш". 

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Р.Н. Миңнеханов RED Aircraft GmbH компаниясе генераль директоры Владимир Райхлин белән очрашты. Минниханов.

Очрашу Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узды, Татарстан Республикасы ягыннан анда шулай ук Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Равиль Зарипов, Татарстан Республикасы Президенты ярдәмчесе Айрат Хәйруллин, Татарстан Республикасы транспорт һәм юллар хуҗалыгы министры Ленар Сафин, “МВЕН” ҖЧҖ генераль директоры Виктор Ермоленко катнашты.


3
июль, 2013 ел
чәршәмбе

2013-2016 елларда сәламәтлек саклауга федераль бюджетның, РФ субъектлары һәм бюджеттан тыш фондларның чыгымнары 25%, мәгарифкә 29% артачак дип фаразлана, дип хәбәр итте РФ финанслар министры урынбасары Михаил Котюков.

Аның сүзләре буенча, сәламәтлек саклауга бюджет системасының чыгымнары 2013 елда 2,4 трлн. сумнан 2016 елда 3 трл. сумга хәтле, мәгарифкә 2,8 трлн сумнан 3,6 трл. сумгә хәтле артачак. 

Россия Федерациясе Президенты Владимир Путинныд 2012 елның 7 маенда кул куйган Карарларын үтәү өчен өстәмә бюджет ассигновалияләре, социаль сәясәтне исәпкә алып, 2014-2016 елларда 2 трлн. сумнан артык булачак, дип хәбәр итте журналистларга РФ финанслар министры урынбасары Михаил Котюков.
РФ Дәүләт Думасы чәршәмбе көнне узган утырышында Хөкүмәт эшләп чыгарган авыр чыгарышлы нефть запаслары өчен файдалы казылмалар алудан салымны дифференциацияләү буенча закон проектын икенче укылышта кабул итәргә тәкъдим итте.
Ташламалар 2014 елдан гамәлгә керәчәк. Закон проекты икенче һәм өченче укылышта Дәүләт Думасы утырышында 5 июльдә каралачак дип көтелә.
Дәүләт Думасы пленар утырышта чәршәмбе көнне РФ Салым Кодексына хакы дәүләт тәркәвенә генә мөмкин булган объектларга амортизациягә түләүләр буенча күчмә нигезләмәләр кертү буенча үзгәрешләр кертүне хуплады. Әлеге төзәтмә мәдәния учрежденияләре өчен өстәмә бәягә салым буенча ташламалар турында закон проектының икенче укылышына кертелгән иде. Документ икенче укылышта кабул ителде.

Россия Федерациясе химия һәм нефть химиясе комплексын үстерү чаралары турында Хөкүмәт киңәшмәсен бүген Башкортостан Республикасының Благовещенске шәһәрендә Россия Федерациясе Премьер-министры Дмитрий Медведев уздырды. Илдә полиэфир комплексларының иң эреләреннән булган “Полиэф” ААҖ җитештерү мәйданчыгында узган бу киңәшмәдә Татарстан Республикасы Президенты Р.Н. Миңнеханов, шулай ук Россия Федерациясе вице-премьеры Аркадий Дворкович, Россия энергетика министры Александр Новак, Россия Федерациясе Президентының Идел буе федераль округында тулы вәкаләтле вәкиле Михаил Бабич, Башкортостан Президенты Рөстәм Хәмитов, нефть-газ һәм нефть химиясе эре компанияләре җитәкчеләре дә катнашты.


2
июль, 2013 ел
сишәмбе
Бүген Татарстан Республикасы Финанслар министрлыгының Казначылык Департаментында ТР Финанслар министрлыгында һәм Казначылык Департаментында коррупциягә каршы көрәш сәясәте мәсьәләләре бунча комиссия утырышы узды. Утырышта комитет рәисе, Татарстан Республикасы Финанс министры урынбасары, ТР Финанс министрлыгының Казначылык Департаменты директоры Марат Фәйзрахманов 2012-2014 елга ТР Финанслар министрлыгының коррупциягә каршы программаның 2013 елның беренче яртыеллыгында үтәлеше турында хәбәр белән чыгыш ясады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International