ЯҢАЛЫКЛАР


9
июль, 2013 ел
сишәмбе

Татарстанда 2013 елда бөртекле культуралар уңышы агымдагы фаразлар буенча 2,5 млн тонна тәшкил итәчәк. Бу хакта бүген Россия Федерациясе Премьер-министры Дмитрий Медведев урып-җыю эшләре буенча уздырган селектор киңәшмәсендә Татарстан Республикасы Президенты Р.Н. Миңнеханов белдерде.

Киңәшмәне ачып, Дмитрий Медведев билгеләп үткәнчә, Россиянең көньягында бөртеклеләрне һәм бөртекле-кузаклыларны урып-җыю башланды инде, нәтиҗәләр әлегә үткән елгыга караганда яхшырак. Шул ук вакытта, РФ Премьер-министры сүзләренчә, июнь-июль айларында Россиянең Европа өлешендә аномаль эссе һәм коры көннәр булды, кайбер регионнарда корылык хөкем сөрә. "Кайбер регионнарда бу берничә ел рәттән кабатлана инде, һәм зыяны зур булырга мөмкин", - диде Д.Медведев.


8
июль, 2013 ел
дүшәмбе
Бүген Татарстан Республкиасы Финанслар министрлыгында муниципаль районнары вәкилләре белән статистик хисаплылыкны булдыру һәм учреждениеләр турындагы мәгълүматны бастырып чыгару мәсьәләләре буенча Татарстан Республикасы видеоконференция режимында киңәшмә узды. Киңәшмәдә социаль өлкә хезмәткәрләренә хезмәт хакын статистик хисаплау һәм рәсми сайтта учреждениеләр турында мәгъллүматлар бастыру турында сүз барды.

Финанслар министрлыгы тәкъдим итүче чаралар, шул исәптән кредит оешмаларының издержкаларын киметү, эре оешмалар өчен кредит ставкаларын 1-2 елга киметергә мөмкинлек бирәчәк. Бу фикерне РФ Финанслар министрлыгы җитәкчесе урынбасары Алексей Моисеев хәбәр итте.

"Безнең фикер буенча, барлык чараларны тормышка ашырсак, "зәңгәрсу фишкалар өчен" процент ставкаларың иң киме 2 процент пунктына хәтле кимергә мөмкин", - диде ул.

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Р.Н. Миңнеханов “Иннополис” проектын гамәлгә ашыру мәсьәләсе буенча киңәшмә уздырды.

Чара Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узды, анда Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов, Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин, Татарстан Республикасы юллар хуҗалыгы һәм транспорт министры Ленар Сафин, Татарстан Республикасы Баш инвестиция-төзелеш идарәсе (ГИСУ), “КазанГипронииавиапром” ЯАҖ, “ПСО Казан” ҖЧҖ вәкилләре һәм башкалар катнашты.

Проект кысаларында башкарылган эшләр турындагы кыска нотык белән Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов чыгыш ясады. Ул, аерым алганда, хәбәр иткәнчә, проектның беренче эшләтеп җибәрү комплексы объектлары буенча эшләр алып барыла, эшчәнлек ике блок буенча гамәлгә ашырыла - “Иннополис” махсус икътисадый зонасы һәм “Иннополис” ААҖ.

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Р.Н. Миңнеханов Россия һәм БДБ буенча Бөтендөнья икътисадый форумы җитәкчесе Анастасия Аубакирова белән очрашты.

Очрашу Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узды, республика ягыннан анда Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Равиль Зарипов, Татарстан Республикасы Президентының тышкы икътисадый эшчәнлек буенча ярдәмчесе Радик Гыйматдинов, Татарстан Республикасы икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов, мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов һәм башкалар катнашты.

Анастасия Аубакирова Рөстәм Миңнехановка Бөтендөнья икътисадый форумына нигез салучы һәм президенты Клаус Швабның сәламләү сүзләрен, шулай ук Казан шәһәрендәге 2013 елгы XXVII Бөтендөнья җәйге универсиадасы кебек масштаблы чараны уздыруда уңышлар теләвен тапшырды.


7
июль, 2013 ел
якшәмбе

Бүген Казанда Kazan Arena стадионында XXVII Бөтендөнья җәйге студент уеннарының ачылу тантанасы узды. Тантанада Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин катнашты.

Берничә ай әзерләнгән матур тантана стадион буйлап Россия халыклары вәкилләре узуыннан башланып китте. Шуннан тамашачыларны Россия Президенты Владимир Путин һәм FISU президенты Клод-Луи Гальен сәхнәгә чыгып сәламләделәр. Арена буйлап әйләнеп Россия Федерациясе дәүләт флагын китергәч, аны дәүләт гимнын акапелла башкарып күтәрделәр.

Аренада күңелле тамаша башланып китте, ә аннан катнашучылар парады булды. Стадионда рус композиторлары әсәрләре яңгырады, ә катнашучы илләр командалары әйләнеп чыгып трибунада урын алдылар. Парадны Россия Федерациясенең җыелма командасы тәмамлады – тамашачылар россиялеләрне басып каршы алдылар, стадион буйлап “дулкын” җибәрделәр.


6
июль, 2013 ел
шимбә
Бүген Татарстан Республикасы Финанслар министрлыгы хезмәткәрләре Казанда XXVII Дөньякүләм җәйге Универсиада Уты эстафетасында катнашты. Әлеге чара "Казан-Арена" стадионында факел яндыру белән кич тәмамланды, бу Уеннарны ачу тантанасында иң мөһим вакыйга булды. Министрлык хезмәткәрләре Универсиада утын каршылауда актив катнашты. 

Бүген кич Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин Казанга 2013 елгы XXVII Бөтендөнья җәйге универсиадасының ачылу тантанасында катнашу өчен килде. «Казан» халыкара аэропортында Владимир Путинны Россия Хөкүмәте Рәисенең беренче урынбасары Игорь Шувалов, РФ Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле Михаил Бабич, Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Казан мэры Илсур Метшин һәм башка рәсми затлар каршы алдылар. 

Килүгә Россия Президенты Игор Шувалов, Рөстәм Миңнеханов һәм башкалар белән "Казан" халыкара аэропортының яңа терминалын карап чыкты, гомумән җәйге Универсиада 2013 әзерлек кысаларында үткәрелгән аэропорт үзгәрешләре белән танышты.

Бүген иртән Казанга Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисенең беренче урынбасары, Казан шәһәрендәге 2013 елгы XXVII Бөтендөнья җәйге универсиадасын әзерләү һәм уздыру буенча  оргкомитеты  җитәкчесе Игорь Шувалов һәм Россия Федерациясенең спорт министры Виталий Мутко килделәр.

«Казан» халыкара аэропортында кунакларны Татарстан Республикасы Президенты Миңнеханов, Россия Федерациясе спорт министрының урынбасары Наталья Паршикова, XXVII Бѳтендѳнья җәйге Универсиада Башкарма дирекциясе генераль директоры Владимир Леонов,  ТР яшьлəр эшлəре, спорт һəм туризм министры Рафис Борһанов каршы алдылар. 

Килеп җитүгә Игорь Шувалов һәм Виталий Мутко Рөстәм Миңнеханов  белән Казан Кремле буенча кыска экскурсиягә бардылар.


4
июль, 2013 ел
пәнҗешәмбе

РФ Финанслар министрлыгы РФ Президенты Владимир Путинның 2012 елның 7 маенда кул куйган карарларын һәм инфраструктур проектларының тормышка ашыруын бюджет маневрларысыз мөмкин дип тапмый. Бу турыда РФ Финанслар министры Антон Силуанов РФ Хцкъмщте утырышында хщбщр итте.

"Бюджет маневрысыз, оптимизация һәм инде кабул ителгән чыгым нар йөкләмәләрен кыскартыйча әлеге яңа бурычларны тормышка ашыру мөмкин түгел", - дип хәбәр итте Финанслар министрлыгы җитәкчесе.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International