ЯҢАЛЫКЛАР


2
июль, 2013 ел
сишәмбе
2013 елда федераль һәм республика бюджетыннан кече һәм урта эшмәкәрлеккә ярдәм өчен Татарстанда 1,2 млрд сум бүлеп бирелгән. Бу хакта бүген ТР Хөкүмәте йортында узган, 2013 елда кече һәм урта эшмәкәрлек субъектларына ярдәм чараларына багышланган брифингта, ТР икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов хәбәр итте. Брифингта шулай ук ТР икътисад министры урынбасары-Эшмәкәрлеккә ярдәм департаменты җитәкчесе Рөстәм Сибгатуллин катнашты.

Эшмәкәрләр санының кимүенә китергән төп сәбәпләрнең берсе, дип Мидхәт Шаһиәхмәтов ел башыннан илдә иминият кертемнәре ставкасының күтәрелүен атады. Әлеге проблема министрлыкның республика шәһәр-районнарына чыгып эшмәкәрләр белән оештырган очрашуларында да күтәрелгән.
Татарстанда легаль алкоголь продукциясен сату күләмнәренең күпкә кимүе күзәтелә. Бу хакта бүген ТР Министрлар Кабинетында, республикада алкоголь базары торышы һәм спиртлы продукциянең легальлеге һәм сыйфаты өстеннән контрольгә багышланган брифингта Этил спирты, алкоголь продукция җитештерү, әйләнеше һәм сыйфаты өстеннән дәүләт күзәтчелеген тәэмин итү һәм кулланучылар хокукларын яклау буенча ТР дәүләт инспекциясе башлыгы Игорь Марченко хәбәр итте.

Аның сүзләренчә, сатылу күләмнәренең кимүе, 2013 нче елның 1 нче гыйнварыннан аракы бәясенең минималь бәясе 125 сумнан 170 сумга кадәр артуы белән бәйле. Әмма бәяләр күтәрелүе хәмер куллану кимүенә китермәгән. Моннан тыш, алкоголь продукциясен берәмләп сату буенча легаль базарның кимүенә, исерткечләрнең законсыз әйләнеше фактлары артуы да йогынты ясаган.

1
июль, 2013 ел
дүшәмбе
Бүген Татарстан Республикасы Финанслар министрлыгында видеоконференция режимында узган киңәшмәдә РФ Пенсия фондына муниципаль берәмлекләрнең иминият кертемнәрен түләү, бюджет өлкәсендә эшләүчеләргә хезмәт хакын арттыру өчен өстәмә керем чыганакларын табу, РФ рәсми интернет сайтында дәүләт һәм муниципаль учрежденияләр турында мәгълүматларны урнаштыру мәсьәләләре каралды. 
29 июнь көнне Татарстан Республикасының Финанслар министрлыгы хезмәткәрләре Болгар дәүләт тарихи-архитектура музеен карап кайтты.
2016 ел ахырына Резерв фонд күләме 4 млн. 692 млрд. сум, ягъни тулай төбәк продуктның 5,1% хәтле артачак, 2013 ел ахырына ул тулай төбәк продуктның 4,7% тәшил иткән иде, дип хәбәр итте РФ Финанслар министры Антон Силуанов Дәүләт Думасының бюджет һәм салым буенча Комитет утырышында.
РФ Финанслар министрлыгы 2014-2016 елларга федераль бюджетның күрсәткечләрен бераз үзгәртте. Ачыкланган бөя буенча, 2014 елда бюджет кытлыгы алдан әйтелгәнчә 412,2 млрд сум (тулай төбәк продуктның 0,56%) урынына 327,1 млрд сум (тулай төбәк продкутның 0,4%) тәшкил итәчәк. Бу турыда РФ Финанслар министры Антон Силуанов Дәүләт Думасының бюджет һәм салымнар буенча комитет утырышында хәбәр итте.

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Р.Н. Миңнеханов "Казан"аэропортының реконструкцияләнгән 1 нче терминалы эше белән танышты. Аны Татарстан Республикасы юллар хуҗалыгы һәм транспорт министры Ленар Сафин, Казан шәһәре мэры Илсур Метшин, Лаеш муниципаль районы башлыгы Михаил Афанасьев, Универсиада Дирекциясе башлыгы Владимир Леонов озатып йөрде.

Аэропортның иске терминалы Универсиада алдыннан республика башкаласының “һава капкалары”н модернизацияләү кысаларында реконструкцияләнгән иде. Төзелеш эшләре 2012 елның июнендә яңа 1А терминалы ачылганнан соң башланды. Бинаның эчке һәм тышкы бизәлешләре яңа терминалга туры китерелгән, заманча җайланмалар куелган. Иске һәм яңа бина үзара тоташтырылган, аннан "Аэроэкспресс"станциясенә дә кереп була. 1 нче терминал мәйданы хәзер 24 мең квадрат метр, бу хәтта яңа 1А терминалы мәйданыннан да зур.


28
июнь, 2013 ел
җомга
2013 елның 28 июнендә Татарстан Республикасы Финанслар министрлыгында узган Татарстан Республикасының Фәннәр Академиясе вәкилләре белән киңәшмәдә фән институларны һәм ТР Фәннәр Академиясенең фәнни үзәкләрендә эшләүчеләргә хезмәт хакын яңа система белән түләү һәм ТР Министрлар Кабинетының 335 нче Карарында каралган учреждениеләрне үзгәртеп кору буенча чаралар каралды.
Татарстан Республикасы Финанслар министрлыгында тармаклы министрлык вәкилләре катнашында Россия Федерациясе Президентының Май аенда чыккан карарларын тормышка ашыру максатыннан "юл карталарында" расланган чараларны үтәү мәсьәләләре буенча киңәшмә узды. Шулай ук рәсми сайтта дәүләт учреждениеләре турында мәгълүмат урнаштыру буенча эш тә тикшерелде.
Бүген дүртенче чакырылыш ТР Дәүләт Советының кырык икенче утырышы көн тәртибендә каралган үзәк мәсьәләләрнең берсе “2013 елга, 2014 һәм 2015 елларның планлы чорына ТР бюджеты хакында” ТР законына үзгәрешләр кертү турында”гы республика кануны проекты иде. Ул парламентка ТР Министрлар Кабинеты тарафыннан кертелгән. Төп доклад белән депутатлар алдында ТР финанс министры Радик Гайзатуллин чыгыш ясады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International