Татарстанның федераль программаларда катнашуы нигездә Татарстан Республикасыннан Дәүләт Думасы депутатлары эшенә бәйле. Бу фикерне бүген Татарстан Республикасы Президенты Р.Н.Миңнеханов Татарстан Республикасыннан Дәүләт Думасы депутатлары һәм Федерация Советы әгъзалары белән очрашуда әйтте. Очрашу Татарстан Республикасының Россия Федерациясендәге Тулы вәкаләтле вәкиллегендә узды, анда шулай ук Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Ф.Х.Мөхәммәтшин һәм кайбер республика министрлыкларының җитәкчеләре дә катнашты.
Очрашуны ачып, Рөстәм Миңнеханов Татарстанда федераль программаларның уңышлы гамәлгә ашырылуын билгеләп үтте, аның сүзләренчә, бу республика Хөкүмәтенең дә, шулай ук парламентарийларның да казанышы. "Әлеге программалар кысаларында финанслау күләмнәре аз түгел, әмма бу суммалар тагын да зур булсын өчен актив эшләргә кирәк", - дип саный Татарстан Республикасы Президенты.