ЯҢАЛЫКЛАР


13
февраль, 2023 ел
дүшәмбе

Бүген Дәүләт Советында Бюджет, салымнар һәм финанс комитеты утырышы узды, анда депутатлар берничә мәсьәләне карады һәм республика бюджет акчаларыннан урта һөнәри белем системасын үстерүгә һәм халыкның мәшгульлегенә булышлык итү өлкәсендә чараларны гамәлгә ашыруга аудит нәтиҗәләрен тыңладылар. Утырыш эшендә ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Марат Әхмәтов катнашты.

2023 елның 11 февралендә Татарстан Республикасы Финанс министрлыгы хезмәткәрләре «Россия чаңгы юлы» Бөтенроссия массакүләм чаңгы ярышларында актив катнашты.


11
февраль, 2023 ел
шимбә

Татарстан Республикасында торак төзелеше буенча 2023 ел планы 11 февральгә 16 ка үтәлгән, 503 мең кв.метр тапшырылган. Бу хакта бүген ТР Хөкүмәт Йортында узган киңәшмәдә ТР төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Марат Айзатуллин хәбәр итте.

Кече һәм урта бизнес, Илкүләм гарантия системасында катнашучыларның гарантияләреннән һәм поручительлекләреннән файдаланып, 2022 елда 812,5 млрд сум ташламалы кредит җәлеп иткән. Кече һәм урта бизнесны үстерү буенча илкүләм проектны гамәлгә ашыру кысаларында 44 меңнән артык эшкуар дәүләт ярдәменнән файдаланган.


8
февраль, 2023 ел
чәршәмбе

Беренчел мәгълүматлар буенча, илкүләм проектларны гамәлгә ашыруга федераль бюджет чыгымнарының үтәлеше – 2023 елның 1 февраленә – 214,0 млрд сум яисә планлы бюджет билгеләнешләренең 7,3%ын тәшкил иткән.


7
февраль, 2023 ел
сишәмбе

Кече һәм урта бизнес 2023 елда еллык 2,5% һәм 4% белән инвестицион максатларга ташламалы кредитлар алуны дәвам итәчәк.


6
февраль, 2023 ел
дүшәмбе

Ярдәмнең салым, бюджет һәм хокукый чаралары 2022 елда Идел буе федераль округының күпчелек төбәкләрендә инвестицияләр күләме артуга китергән, кайбер субъектларда үсеш күрсәткечләре 10нан 40% ка кадәр җиткән.

Алдан ясалган бәяләүләр буенча федераль бюджет керемнәре күләме 2023 елның гыйнварында 1 356 млрд сум тәшкил иткән, бу 2022 елның гыйнварындагы керемнәр күләменнән 35 процентка түбәнрәк:

РФ Финанс министрлыгы Көнбатыш тарафыннан кертелгән чикләүләр шартларында ничек эшләргә кирәклеген аңлый һәм зур игътибарны кешеләргә һәм бизнеска ярдәм итүгә бирәчәк, дип белдерде Россия Финанс министрлыгы башлыгы Антон Силуанов Беренче каналда "Легкие деньги" подкастында.


4
февраль, 2023 ел
шимбә

Бүген ТР төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Марат Айзатуллин Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә илкүләм проектларны, республика һәм дәүләт программаларын гамәлгә ашыруның барышы, шулай ук торак фондын капиталь ремонтлау программаларын гамәлгә ашыруга әзерлек турында сөйләде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International