Пилот сынаучылар арасыннан биш регион социаль заказны үтәү өчен конкурслар үткәрә яки сертификатлар бирә. Башка пилот төбәкләрендә нәрсә бара?
Алар норматив база формалаштыра, конкурентлы сайлап алуны үткәрүгә әзерләнә, социологик тикшеренүләр уздыра. Быел пилот проектына кергән төбәкләр башкаручылар конкурент ысуллар белән билгеләнәчәк хезмәтләрне сайлый. Төбәкләр өчен төп бурыч хезмәт күрсәтү күләмен (социаль заказга чыгарыла торган) билгеләүдә тора. Бу эшне элек башлаган биш төбәкнең норматив хокукый базасы әзер диярлек, социологик тикшеренү мәгълүматлары алынган, шуңа күрә алар 2021 елда ук конкурентлы сайлап алуны уздыруны тәэмин итә алганнар.
Татарстанда 11 укучы БДИның ике фәне буенча максималь 200 баллга ия булды. Алар арасындаТатарстан Республикасы Финанс министрлыгының Төбәк бюджетлары белән үзара мөнәсәбәтләр бүлеге башлыгы Гарифуллина Ләйлә Фаиловнаның улы - Гарифуллин Әмир бар.
Әмирнең уңышлары белән горурланабыз һәм аңа яңа максатларга һәм җиңүләргә ирешүләр телибез!
Утырышта министрлыклар һәм ведомстволарның 2022 елга һәм 2023 һәм 2024 елларның планлы чорына федераль бюджет ассигнованиеләренә өстәмә ихтыяҗ турындагы тәкъдимнәре каралды. Кергән заявкаларда ел саен 3 трлн сумнан артык өстәмә финанслауга ихтыяҗ күрсәтелгән.
2021 елның 19 - 20 августында онлайн-форматта Россия Финанс министрлыгы һәм ДОМ.РФ торак өлкәсендә үсеш институты тарафыннан НИФИ Минфинның Финанс белем үзәге ярдәмендә оештырылган "Ипотека марафоны" узды.
Бүген Татарстан Республикасы Финанс министрлыгының киңәшмәләр залында Татарстан Республикасы муниципаль органнары вәкилләре белән салымнар һәм милек өчен аренда түләве бурычларын кыскарту мәсьәләсе буенча видеоконференция режимында киңәшмә узды.
Документ карар үз көченә кергәнче бирелгән маркалар белән тамгаланган алкоголь продукциясенең яраклылык вакыты чыкканчы әйләнешне рөхсәт итә торган күчеш нигезләмәләрен күздә тота. 345-ФЗ номерлы Федераль закон кабул ителүгә бәйле рәвештә продукция төренең исеме үзгәргән очракта, алкоголь продукциясен җитештерүчеләр һәм импортерлар мондый продукциягә элек бирелгән гаризалар буенча алынган акциз һәм федераль махсус маркалар әлеге карар үз көченә кергән көнгә кадәр гамәлдә булган тәртиптә төшерергә хокуклы.
Татарстан Республикасы Финанс министрлыгының казначылык департаменты тарафыннан 2021 елның 1 яртыеллыгында эчке дәүләт финанс контроле буенча вәкаләтләрне үтәү кысаларында 172 контроль чара уздырылды.
2021 елның 19 августында онлайн-форматта «Ипотека марафоны» узачак. Ул Россия Финанс министрлыгы, ДОМ.РФ торак өлкәсендә үсеш институтының Үзәк Банк һәм Росиия Финанс министрлыгының НИФИ (ЦФГ) Финанс белем үзәге катнашында оештырыла.
Татарстан Республикасы Финанс министрлыгы хезмәткәрләренең мәктәпкә беренче сыйныфка укырга баручы балаларына «Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит» акциясе кысаларында ТР Финанс министрлыгы профсоюзы бүләкләр тапшырды. Әлеге чара матур бер традициягә әверелде инде.
2021 елның 15 июленнән 2021 елның 14 августына кадәр мониторинг чорында Urals нефтенә уртача бәя баррель өчен 70,68568, яки тоннага $516,0 тәшкил иткән.
Россия Финанс министрлыгы исәпләүләре буенча, РФдә нефтькә экспорт пошлинасы 2021 елның 1 сентябреннән $3,2 га кимиячәк һәм тоннага $64,6 тәшкил итәчәк.