ЯҢАЛЫКЛАР


5
сентябрь, 2019 ел
пәнҗешәмбе

Лондондагы ICE биржасында 2019 елның ноябрендә тапшырулы Brent маркалы нефтькә фьючерсның бәясе Мәскәү вакыты белән 18:00 сәгатенә баррель өчен 62,38 долларга кадәр үсте, дип раслый биржа мәгълүматлары.


2
сентябрь, 2019 ел
дүшәмбе

Өстәлгән бәягә салым күтәрүдән уңай нәтиҗә илкүләм проектларны гамәлгә ашыру барышында күренәчәк, беренче нәтиҗәләрне 2019 ел тәмамлангач ясарга мөмкин булачак, дип белдерде РФ Икътисади үсеш министрлыгы башлыгы Максим Орешкин.

Россия икътисады хәтта нефть бәясе баррель өчен 40 доллар булганда да җитди басым кичермәячәк, дип белдерде РФ Икътисади үсеш министрлыгы башлыгы Максим Орешкин.


31
август, 2019 ел
шимбә

2019 елның 29 августында Татарстан Республикасы Финанс министрлыгында видеоконференция режимында муниципалитетлар белән чираттагы киңәшмә узды.


28
август, 2019 ел
чәршәмбе

РФ хөкүмәте 19 сентябрьдә узган утырышта 2020 елга һәм 2021 һәм 2022 елларның планлы чорына федераль бюджет проектын караячак. Бу хакта демография, сәламәтлек саклау, мәгариф, фән, яшьләр сәясәте һәм социаль тәэминат өлешендә 2020 елга һәм 2021 һәм 2022 елларның планлы чорына федераль бюджет чыгымнары турында киңәшмә ачканда премьер-министр Дмитрий Медведев хәбәр итте.

2022 елга кадәр якындагы өчьеллыкка бюджет фундаменталь фәннең лидерлыгын тәэмин итүгә юнәлдерелгән булырга тиеш. Бу хакта 2020 елга һәм 2021 һәм 2022 елларның план чорына федераль бюджетның демография, сәламәтлек саклау, мәгариф, фән, яшьләр сәясәте һәм социаль тәэминат өлешендә чыгымнары турында киңәшмәне ачып, премьер-министр Дмитрий Медведев белдерде.


27
август, 2019 ел
сишәмбе

2019 елның 26-27 августында Татарстан Республикасы Финанс министрлыгында муниципаль район һәм шәһәр берәмлекләренең финанс органнары җитәкчеләре белән киңәшмәләр узды. Аларда 2019 елның гыйнвар-июлендә җирле бюджетларның үтәлеше һәм 2019 елның август аенда көтелгән җирле бюджетларның үтәлешенә кагылышлы мәсьәләләр каралды.


26
август, 2019 ел
дүшәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов рәислегендә Казанда Татарстан Республикасы Хөкүмәте йортында В.Д. Шашин исемендәге «Татнефть» ГАҖ Директорлар советының чираттагы утырышы узды.    

Россиянең тулаем эчке продукты үсеше 2019 елның III кварталында 0,8-1,3% тәшкил итәргә мөмкин, дип хәбәр ителә Россия Банкы материалларында.


24
август, 2019 ел
шимбә

23 августка республикада 1 млн. 600,7 мең кв. м торак файдалануга тапшырылган, бу планның 66%ы.  Бүген бу хакта республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры урынбасары Алексей Фролов хәбәр итте.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International