Әлеге елның маеннан хезмәткә түләүнең минималь күләмен 11163 сумга кадәр арттыруга төбәкләргә якынча 20 млрд сум бүлеп бирү күздә тотыла. Бу хакта сишәмбе Федерация Советы утырышында Россия хезмәт һәм социаль яклау министры Максим Топилин хәбәр итте.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашында Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгының һәм Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгының "Хезмәт җитештерүчәнлеген үстерү" темасына йомгаклау коллегиясенең уртак утырышы узды.
Бюджет өлкәсенең аерым категория хезмәткәрләренең хезмәт хакларын арттыру турында 2012 елдан РФ Президентының май Указларына Дәүләт Думасы 1 майдан хезмәткә түләүнең минималь күләмен яшәү минимумына кадәр арттыру турында закон проектын кабул итте.
Утырыш Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында үтте.
Үткән елның ахырында Татарстан Республикасына 2016 елда барлыгы 5,7 млрд. сумга бирелгән федераль бюджеттан бюджет кредитлары буенча бурычы реструктуризацияләнде.
2018 елның 21-22 февралендә Татарстан Республикасы Финанс министрлыгында муниципаль район һәм шәһәр берәмлекләренең финанс органнары җитәкчеләре белән киңәшмәләр узды. Аларда 2018 елның гыйнварында җирле бюджетларның үтәлеше һәм 2018 февраль аенда көтелгән җирле бюджетларның үтәлешенә кагылышлы мәсьәләләр каралды.
Хөрмәтле республика халкы!
Россия төбәкләре 1 майдан хезмәткә түләүнең минималь күләмен яшәү минимумына кадәр арттыруга өстәмә финанс ресурсларны якын киләчәктә алачак. Бу хакта Новосибирскта үткән киңәшмәдә Россия хезмәт һәм социаль яклау министры Максим Топилин хәбәр итте.
2018 елга һәм 2019, 2020 еллар план чорына Татарстан Республикасы бюджеты 6,6 млрд. сумга, ә чыгымнар 22,6 млрд. сумга арта. Республиканың төп финанс документына үзгәрешләрне бүген депутатлар бишенче чакырылыш ТР Дәүләт Советының 35нче утырышы барышында кертте.
Бүген Дәүләт Советы утырышында "Федераль бюджеттан Татарстан Республикасы бюджетына бюджет кредитлары биру турындагы килешүләргә өстәмә килешүләр раслау хакында" Татарстан Республикасы закон проекты беренче укылышта һәм тулаем кабул ителде. Нәтиҗәдә, федераль бюджеттан бирелгән кредит бурычлары реструктуризацияләнә. Бу мәсьәлә буенча Татарстан Республикасы финанс министры Радик Гайзатуллин чыгыш ясады.