Бүген Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин “Россия - Ислам дөньясы: KazanSummit - 2017” халыкара икътисад саммитына әзерлек буенча оештыру комитетының утырышын уздырды.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Кытай Халык Республикасының Казан шәһәрендәге Генераль консулы У Инцинь белән очрашты.
Татарстанда фронтовиклар һәм аларның гаилә әгъзаларын торак белән тәэмин итү буенча программа ахырына якынлаша. 19 мең ветераннан торакка субсидия бары 29 кеше генә алмаган. Бу хакта ТР Премьер-министры урынбасары Васил Шәйхразыев хәбәр итте.
Бүгенгә Татарстан Республикасында 42 муниципаль берәмлектәге 996 күп фатирлы йортның 766ында капиталь ремонт башланган. Бу хакта бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин хәбәр итте.
Кичә кич Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Мюнхенга (Германия Федератив Республикасы) эш сәфәре белән килде.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Мәскәүгә эш сәфәре кыла.
Узган ел Татарстанда һәр кешенең акча кереме бер айга 32,8 мең сум тәшкил иткән. Мондый мәгълүматны бүген республиканың профсоюзлар активы белән очрашуда Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин җиткерде.
Бюджет кытлыгы, инфляция, салым сәясәте турында
РФ Премьер-министры Дмитрий Медведев иң уңышлы төбәкләргә грантларны тагын 10 млрд сумга арттырырга кушты. Бу карар Россия Хөкүмәте башлыгы тарафыннан Дәүләт Думасында 2016 елда Хөкүмәт эшчәнлеге нәтиҗәләре турында хисап тикшерелгәннән соң яңгырады.
2017 елның 28 апрелендә Татарстан Республикасы Финанс министрлыгында видеоконференция режимында муниципалитетлар белән киңәшмә узды. Чарада Татарстан Республикасы буенча Федераль салым хезмәте идарәсе, Федераль суд приставлары хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсе, Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләре советы вәкилләре катнашты.