ЯҢАЛЫКЛАР


18
май, 2017 ел
пәнҗешәмбе

Бүген ТР Хөкүмәте Йортында Мәскәү “Сколково” идарә мәктәбе президенты Андрей Шаронов «Мин: 2.0. Һәрберебезнең трансформациясе мөһимлеге» темасына лекция укыды.


17
май, 2017 ел
чәршәмбе

Бүген Грозный шәһәрендә (Чечня Республикасы) «Россия – ислам дөньясы» стратегик караш төркеменең III утырышы Россия Федерациясе Президенты Владимир Путинның сәламләвен укудан башланды. Ил башы телеграммасын Россия Федерациясе тышкы эшләр министры урынбасары Михаил Богданов укыды. "Бүген илебезнең күпчелек мөселманнары экстремизм һәм терроризм проблемасына дучар була. Сирия һәм Көнчыгыш илләрендәге бүгенге фаҗигале вакыйгалар. Ислам дөньясы Россия ягыннан тулысынча ярдәмгә ышана ала. Без тынычлыкка ирешүдә ярдәм итәргә әзер", - диелгән телеграммада.


16
май, 2017 ел
сишәмбе

Соңгы елларда Россия төбәкләре һәм ислам дәүләтләре арасында төп үзара икътисадый бәйләнешләр мәйданына әйләнгән Татарстан башкаласы тугызынчы тапкыр Россиянең Халыкара икътисадый саммитын һәм Ислам хезмәттәшлеге оешмаларын кабул итәчәк. Быел саммитка ике тапкыр артыграк кунаклар килер дип көтелә. Бүгенге көннең иртәсенә KazanSummit 2017 оештыручыларына катнашуга 2017 гариза килеп ирешкән. Бу хакта бүген ТР Хөкүмәте йортында брифинг вакытында ТР Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина хәбәр итте.

Корея Республикасы Татарстан өчен, һәм гомумән  Россия өчен стратегик партнёр булып тора. Бу хакта бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин “KCC Corporation” (Корея) компаниясе җитәкчелеге белән очрашуда хәбәр итте.

Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин бүген Яңа Татар бистәсе территориясен үстерү һәм “Казан икътисад районы” проектын гамәлгә кертү мәсьәләләре буенча киңәшмә уздырды.


15
май, 2017 ел
дүшәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында «Блокчейн – яңа бүленгән финанс мохит» темасына «КИВИ» АҖ генераль директоры Сергей Солонин лекция укыды.

Бүген Татарстан Хөкүмәте һәм “БАНК УРАЛСИБ” җәмгыяте арасында килешү төзелде. Документны Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм "БАНК УРАЛСИБ” җәмгыяте президенты Владимир Коган имзалады.


13
май, 2017 ел
шимбә

Кичә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Әстерхан шәһәренә эш сәфәре кысаларында Әстерхан өлкәсе Губернаторы Александр Жилкин белән очрашты.   


12
май, 2017 ел
җомга

Татарстан Республикасында гражданнарны авария хәлендәге торак фондыннан күчерү программасын гамәлгә ашыру дәвам итә. 160 мең кв. метрга 4 мең 338 килешү имзаланган. Тагын 534 килешүне имзалау көтелә. Бу хакта бүген ТР Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә ТР төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин хәбәр итте.


11
май, 2017 ел
пәнҗешәмбе

Финанслар министрлыгы чыгарган облигацияләрнең гомуми күләме 15 млрд сум тәшкил итә.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International