2017 елның 20 мартында Татарстан Республикасы финанс министры Гайзатуллин Р.Р. ТАИФ компанияләр төркеменең иң эре предприятиеләре, машина төзелеше тармагы предприятиеләре («КАМАЗ» ГАҖ, «Казан вертолет заводы» ГАҖ), шулай ук Татарстан Республикасы буенча Федераль салым хезмәте идарәсе һәм Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы вәкилләре катнашында алкоголь продукциясен җитештерүчеләр белән очрашу үткәрде.
Татарстан Пакистан бизнесы белән хезмәттәшлеккә ачык. Бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Пакистанның алдынгы компанияләре җитәкчелеге белән очрашуда белдерде.
РФ Финанс министрлыгы яңа саклык сертификатларын планлаштыра. Алар гади кертем шартларында Банкка кертемнәрне иминләштерү агентлыгында иминләштереләчәк. Бу хакта Россия төбәк банклары ассоциациясе конференциясендә РФ Финанс министры урынбасары Алексей Моисеев хәбәр итте.
"Транснефть" - безнең стратегик хезмәттәшебез, дип белдерде Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов "Транснефть-Прикамье" компаниясе офисының яңа бинасы ачылу тантанасында. Чарада катнашу өчен Казанга "Транснефть" ГАҖ президенты Николай Токарев килде.
2017-2025 елларга икътисадны тизләтү буенча Хөкүмәт планының төп идеясе шәхси базар инвестицияләре үсеше булачак. Бу хакта Россия Сәнәгатьче һәм эшмәкәрләр союзы корылтаенда Россия Федерациясе Икътисадый үсеш министры Максим Орешкин җиткерде.
Ипотекага кредит алучыларга ярдәм итүче дәүләт программасы кысаларында Россия Финанс министрлыгы бурычка акчаны рубльләрдә алучыларга караганда, валютада ипотека алучыларга түләүне зуррак суммаларда башкару мөмкинлеген тикшерәчәк. Бу хакта РФ финанс министры урынбасары Алексей Моисеев җиткерде.
Энергияне сак тоту технологияләрен гамәлгә кертү эшенә барлык предприятиеләр дә керешергә тиеш. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «2014–2020 елларга Татарстан Республикасында энергияне сак тоту һәм энергетика нәтиҗәлелеген арттыру» дәүләт программасын гамәлгә ашыру мәсьәләсе буенча Татарстан Республикасы Хөкүмәте утырышында хәбәр итте.
Россия Федерациясе Финанс министрлыгы иминият кертемен 22 процентка кадәр киметү һәм өстәмә кыйммәткә салынган салымны 22 процентка кадәр арттыру өчен чыгыш ясаган. Бу хакта Россия Федерциясе Финанс министрлыгы башлыгы Антон Силуанов белдергән.
Татарстанның коррупциягә каршы чараларны гамәлгә ашыру тәҗрибәсен Россиянең башка төбәкләренә дә кулланырга тәкъдим итәләр. Бу хакта бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов ТР Коррупциягә каршы көрәш эшен җайга салу комиссиясе утырышында белдерде.
РФ Хөкүмәте рәисе Дмитрий Медведев Россия Федерациясе Икътисадый үсеш министрлыгы һәм Россия Федерациясе финанс министрлыгына проект финанслау фабрикасын булдырырга кушты.