ЯҢАЛЫКЛАР


5
декабрь, 2014 ел
җомга

Татарстан җитәкчелеге җирле азык-төлек продуктлары һәм авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерүчеләрне яклау өчен базар кагыйдәләрен чикләрлек чаралар күрергә җыенмый, әмма ул азык-төлек базарында барлык катнашучылар өчен тигез кагыйдәләр тәэмин итүгә омтылачак. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында уздырылган «Татарстан Республикасының агросәнәгать комплексы предприятиеләре продукциясен эчке һәм тышкы базарларга чыгару турында» Татарстанның икътисадый советы утырышында хәбәр итте.


4
декабрь, 2014 ел
пәнҗешәмбе
Татарстанда «2015 елдан 2020 елга кадәр Татарстан Республикасында талантларга идарә стратегиясе» дәүләт программасы кабул ителде һәм гамәлгә ашырылачак. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Казанда узган “Талантлар ачу” халыкара форумының пленар утырышында хәбәр итте.

3
декабрь, 2014 ел
чәршәмбе
Бүген «Машина төзелеше. Металл эшкәртү. Казан» 14 нче күргәзмәсе кысаларында уздырылган Машина төзелеше комплексы предприятиеләренең координацион советының икенче утырышында катнашучылар Татарстанның машина төзелеше комплексын үстерү мәсьәләләре буенча фикер алышты. Утырыш эшендә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, шулай ук Татарстан Республикасы вице-премьеры – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Равиль Зарипов, тармак предприятиеләре җитәкчеләре, Россиянең әйдәүче оешмалары, чит илләрнең эре компанияләре вәкилләре катнашты.

2
декабрь, 2014 ел
сишәмбе
«Менә дигән итеп гамәлгә ашырылган проектлар!», - дип бәяләде бүген Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе Дмитрий Медведев Татарстан Республикасында күргән производстволарны. Ул бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов белән очрашуда хәбәр итте. Очрашу Россия автомобиль техникасы базарына ярдәм мәсьәләләре буенча киңәшмә алдыннан уздырылды (Чаллы).

1
декабрь, 2014 ел
дүшәмбе
Россия экспортының төп товары булган Urals маркалы нефтькә уртача бәя 2014 елның 11 аенда баррель өчен 100,91 доллар дәрәҗәсендә урнашты, узган елның шушы ук вакытында ул баррель өчен 107,71 доллар тәшкил иткән иде, дип белдерде РФ Финанслар министрлыгының белгече Александр Сакович РИА Новостига.

Төркия Республикасы махсус икътисадый зоналар булдыру буенча дөньяда иң уңышлы тәҗрибәгә ия. Бу хакта бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Анкараның иң эре оештырылган сәнәгать зонасы «Синджан»да белдерде.

Сәнәгать зонасының штаб-фатирында Рөстәм Миңнеханов Анкара сәүдә-сәнәгать палатасы рәисе Нуретдин Оздебир белән очрашты.

«Сездә бик күп югары технологияле сәнәгать предприятиеләре тупланган, һәм, минем фикеремчә, нәкъ менә бу юнәлештә Анкара Татарстан белән уртак проектлар гамәлгә ашырырга мөмкин», - дип белдерде, Татарстан Республикасы Президентын сәламләп, Н.Озебир.


30
ноябрь, 2014 ел
якшәмбе

Бүген, Аналар көне бәйрәме алдыннан Казан Кремлендә Татарстанның күп балалалы гаиләләрен хөрмәтләү тантанасы узды. «Ана даны - Материнская слава» медальләрен Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов тугыз күп балалы анага тапшырды. 

Казан Кремленең Кабул итүләр залында җыелганнарны сәламләп, Татарстан Президенты билгеләгәнчә, республика ныклы һәм тату гаиләләр белән данлыклы. ТРда 1,1 миллион гаилә исәпләнә, агымдагы ел башыннан гына да 28,5 мең никах теркәлгән, аларның 5280 - катнаш никахлар. «Ныклы катнаш гаиләләр – республикада тынычлык саклану нигезе», - дип ассызыклады Рөстәм Миңнеханов.

28
ноябрь, 2014 ел
җомга
Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков бүген "Татарстан Республикасы инвестиция-венчур фонды" һәм "Татартан Республикасының фәнни-техник өлкәсендә кече предприятиеләргә венчур инвестицияләрен үстерүгә ярдәм фонды" коммерцияле булмаган оешмаларының попечительләр советы утырышларын уздырды.

27
ноябрь, 2014 ел
пәнҗешәмбе
Финанс министрлыгында муниципаль районнарның финанс органнары белән очрашулар узды.
РФ Финанслар министрлыгы озак вакытка әҗәтләр алу бюджет өчен кыйммәткә төшүен исәпкә алып, уртача вакытка әҗәтләр алуны арттырачак, дип белдерде Финанслар министрлыгының озак вакытка стратегик планлаштыру департаменты башлыгы Максим Орешкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International