Бюджет – социаль юнәлешле

2014 елның 28 октябре, сишәмбе

Татарстан парламентында октябрь аенда 2015-2017 елларга бюджет проекты буенча актив төстә фикер алышу бара. Бюджет проекты кыска гына вакыт эчендә Дәүләт Советы комитетларының җиде утырышында, парламент тыңлауларында, Биектауда, Буа, Түбән Кама, Чистайда үткәрелгән зона киңәшмәләрендә тикшерелде дә инде. Фикер алышу халык белән шыплап тулган залларда үтә. Соңгы елларда бюджет проектының әнә шулай оператив һәм киң колачлы төстә тикшерелгәне юк иде әле. Бу нәрсәгә бәйле? Әлеге һәм башка шуңа охшаш сорауларны бюджетны эшләүче төп кеше – финанс минист­ры Радик ГАЙЗАТУЛЛИНга бирдек.

Кызыксыну нәрсәгә бәйле?


– Радик Рәүфович, бюджет проектына карата җә­мә­гатьчелектә бик нык кызыксыну уяну нәрсәгә бәй­ле?


– Финанс системасында эш­ләвем дәверендә бюджет проектын тикшерүнең һәр­ва­кыт төрле дәрәҗә һәм про­филь­дәге идарәи структуралар, төрле социаль-мәдәни өлкә һәм сәнәгать тармаклары белгечләре катнашында үткәнлеген әйтә­сем килә. Бюд­жет министрлыклар, ведомство, район, шәһәр, авыл җирлекләре, аерым пред­прия­тиеләр һәм оешмалар дәрәҗәсендә карала. Шуннан соң – Хөкүмәт, Президент һәм парламент дәрәҗәсендә. Ел­дан-ел бюджет проекты буенча фикер алышуда бу этапларның берсенең дә төшеп калганы юк. Алар фәкать тикшерү формалары һәм ысуллары белән генә аерыла. Мәсәлән, ике-өч зона киңәшмәсе урынына респуб­лика­ның төрле төбәкләрендә дүрттән артыграк куст киңәш­мәсе үткә­релергә мөмкин.


Минем фикеремчә, агымдагы елда бюджетка кызык­сынуның артуы бүген, икътисадый вәзгыятьтә билгесезлек хөкем сөргән бер мәлдә, һәркемнең, социаль өлкәнең беренче чираттагы ихтыяҗ­ларын канәгатьләндерү өчен бюджетта акча җи­тәрме, социаль ташламалар сакланырмы, инвестицион проектларны тормышка ашыру буенча бюджет мөм­кин­лекләре нин­дирәк булыр, дигән сорауларга җавап эзләвенә бәйле.


Биредә мин җәмәгатьче­лек һәм депутат­ларның парламент тыңлау­лары, зона ки­ңәш­мәлә­рен­дә­ге кызыксынулы, актив позицияләрен бил­геләп үтәргә һәм республиканы үстерүгә юнәлдерелгән кызыклы, иҗади сорауларына,  проблемалар күтәрүлә­ре­нә рәхмәт сүзләре иреште­рергә тиешмен. Бу тәкъдим­нәрнең барысы да эшкә кабул итеп алынды һәм аларның һәр­кайсы буенча билгеле бер позиция эшләнәчәк.


Нефть бәясе кимү – вакытлы күренеш


– Дәүләт Советында кайбер депутатларның икъ­­тисадый вәзгыятьтә билгесезлек мәсьәләсе буенча чыгышларына бәйле рә­веш­тә бюджетны үз­гәртү зарурилыгын ничег­рәк бәя­лисез?


– Катлаулы икътисадый вәзгыять шартларында бюджетны үтәү буенча эш тәҗри­бәбез бар. Республика соңгы дистә елда, кайбер ел­ларның шактый ук авыр килүенә карамастан, үз өс­тенә йөкләнгән бурычларны һәрвакыт үтәп кил­де һәм икътисадый мөм­кин­лек­лә­рен даими рәвештә арттырып килде. Минем бу сүз­ләрем – гади оптимизм гына түгел, бәлки бүген респуб­ликабызда күзәтелеп килә һәм бюджетның тотрыклылыгын тәэмин итә торган со­циаль-икътисадый үсеш күр­сәт­кечләре шуны раслый.


Икътисадый вәзгыятьнең бер сегментын – кайбер де­путатларның теленнән төш­ми торган нефть бәясен алсак, бүген аның бер барреле 83 доллар тора. Гыйнвар-сен­тябрь айларында уртача бәя­се – 106 доллар булды:  бюджетка салынган пара­метр­­лар­дан югарырак дә­рәҗәдә бу.  Халыкара валюта фонды һәм РФ Икътисадый үсеш министрлыгы бәялә­мәсенә караганда, бүген нефть бәясенең ки­мүе – кыска вакытлы күренеш. Урта сроклы перспективада нефтьнең бер барреле 100 дол­лар торачак. “Татнефть” бе­лән уртак исәп-хисап­ла­ры­бызга караганда, бу җә­һәттән республиканың кинәт кенә тө­шеп калган керем­нәре хасил булмаячак. Нефть­­нең бәясе тө­шә, әмма доллар курсы, нефтьче­ләрнең керемен арттырып, бу югалтуны өлеш­чә тулыландыра.
2015 елгы бюджет кү­лә­менә икътисадый вәз­гыять­тә­ге билгесез­лекнең йогынтысы турындагы мәсь­әләгә кил­гән­дә, шуны бил­геләп үтәсем килә: бюджет­ның керем өле­ше билгеле бер дәрәҗәдә ки­мегән очракта да Президентыбыз тарафыннан игълан ителгән юнәлештән: киләсе елда республикада бер генә социаль программа да, халык алдындагы бурычлар, социаль ярдәм киметелмәячәк, дип игълан ителгәннән тайпылмаячакбыз. Бюджетта әле­ге максатларга средстволар күздә тотылган. Бу җәһәттән безнең бурычыбыз – финанс ресурслары белән бюд­жет­ның социаль юнәлешлелеген тәэмин итү.


Социаль юнәлешле буларак, бюджетның төп концепциясе Дәүләт Советы депутатлары тарафыннан кабул ителеп хупланды, дип кыю төстә әйтергә була. Хәзер без комитетлар, депутатлар, муниципаль берәмлекләр, профсоюз­лар һәм республика гражданнары тәкъдимнәре буенча аның структурасын яхшырту юнәлешендә эшлибез. Бүген­ге тәкъдимнәр асылда бюджетта кайбер “тар урын­нар”ын, керемнәр җитмәү аркасында акча аз бирелә торган юнәлешләрне финанслау зарурилыгына юнәлдерелгән. Бо­лар – җиһазлар сатып алу, капиталь төзекләндерү, төзе­леш.


Табышка салым “аксый”


– Аңлашыла ки, бюджет билгеле бер “сыгылмалы­лык”ка ия, ягъни керемнәр фаразланылган күләмдә кер­мәгән очракта, финанс­лау буенча өстенлекле юнә­лешләрне сайлап алып булачак. Бүген бу вәзгыять – фараз характерында һәм ул киләсе елда тормышка ашмаска да мөмкин. Әмма быелгы бюджет ничек үтә­лә? Аңа гомуми икътисадый вәзгыять йогынты ясыймы?


– Агымдагы елның тугыз ае өчен бюджетны үтәү йомгак­лары тулаем канәгать­ләнерлек. Шулай да, керем өлешенең кайбер позиция­ләре буенча шикләнүләр бар. Мәсәлән, Татарстан Республикасы бюджетына табышка салым 43,8 миллиард сум күлә­мендә керде. Табышка салым керемнәре динамикасы уңай булганда, салым буенча түләү­ләрне ки­метүче предприя­тие­ләр саны арта. Без анализ ясаган мең предприятиедән 577се табышка салым буенча тү­ләүләрне киметкән. Бу оешмалар буенча салым кимү кү­ләме тугыз айда узган елның шушы ук чоры белән чагыштырганда 7 миллиард сум тәш­кил итә. Дүртенче кварталда табышка салым­ның чама бе­лән 2,8 миллиард сумга кимү­ен көтәбез.


2014 елның гыйнвар-сен­тябрь айларында Татарстан Республикасы тупланма бюджетында акцизлар кереме 14,2 миллиард сум тәшкил итте. Тулаем алганда акцизларны туплау динамикасы уңай булуга карамастан, нефть про­дуктларына акциз­лар кереме кимү күзәтелә. Калган салымнар буенча хәлләр тотрыклырак.


Җирле бюджетларга 4,9 мил­лиард сум күләмендә җир­гә салым керде. Респуб­лика тупланма бюджетында салым булмаган керемнәр кү­ләме 10,6 миллиард сум тәш­кил итте.


Тугыз айда алынган ке­рем­нәр, өстәмәләр белән, хез­мәт хакын тулысынча түләү һәм республиканың барлык дәрәҗәләрендәге бюджетла­ры­ның планлаштырылган чыгымнарын финанслау мөм­кин­леге бирде.
Татарстан Республикасы тупланма бюджеты чыгымнары – 157,2 миллиард сум, рес­публика бюджеты чыгымнары 137,8 миллиард сум тәш­кил итте. 2014 елның 9 аенда җирле бюджетлар чыгымнары, бюджетара трансфертлар­дан чыгып, 48,1 миллиард сум күлә­мен­дә булды. 


Әлбәттә, гомуми икътисадый вәзгыять алга таба респуб­лика бюджетын үтәүгә йогынты ясарга мөмкин. Шулай да, хәтта тупланма бюд­жет­ның керем өлеше кимү шартларында, аның дефицитын исәпкә алып, безгә агымдагы елда төп финанс документын үтәү өчен бик зур тырышлык куярга кирәк.
 

 

Һәр тиен, һәр сум исәптә


– Радик Рәүфович, әңгә­мәбезнең төп темасыннан – 2015 елга бюджеттан бер­ни­кадәр читкә тайпылдык. Киләсе елга бюджетны формалаштыру буенча эш ничек барды, аның төп күр­сәткечләре нинди?


– Бюджет буенча эш инде март аеннан башланды. Иң элек керем өлешен формалаштырдык, федераль һәм республика салым, бюджет законнарындагы яңалык­ларны анализладык, бюджет хасил итүче предприя­тие­ләрдән ке­рем­нәр күләм­нәрен аныкладык. Әйтик, керем өлешенә алкогольле продукция һәм сы­рага акцизлар ставкасын арттыруны (элек күздә тотылган) юкка чыгару, нефть продуктларына акцизлар ставкалары кимү, яңадан гамәлгә кер­телә торган күчемле милекне һәм амортизация премиясен салым салу базасыннан тө­шереп калдыру кебек федераль яңалыкларның тис­кәре йогынты ясаячагын ачык­ладык.


Бюджетның иң күләмле ке­рем чыганаклары булып табышка салым, физик затлар керемнәренә һәм оешмалар милкенә салым тора. Әлеге керем чыганаклары тупланма бюджетта керем­нәрнең гомуми күләменең 70 процентын һәм республика бюджетында – 75 процентын тәшкил итә.
2015 елда Татарстан Республикасы тупланма бюджетында физик затлар ке­рем­нә­ренә салым – 58,9 миллиард сум, республика бюджетында 41,2 миллиард сум күләмендә фаразлана. Табышка салым 50,2 миллиард сум күләмендә фаразлана. Татарстан Респуб­ликасы тупланма бюджетында 2015 елга акцизлар кереме фаразы – 13,8 миллиард сум, оеш­малар милкенә салым 18,7 миллиард сум күлә­мен­дә фаразлана. 2015 елда муниципаль берәмлекләр бюджетларына тулысынча кү­черелә тор­ган физик затлар мил­кенә салым 731 миллион сум күлә­мендә бәяләнә.


Муниципаль бе­рәм­лек­ләр бюджетларының шактый ук ке­рем чыганагы булып җиргә салым тора. 2015 елда аның кереме 6,3 миллиард сум кү­ләмендә фаразлана. Транс­порт­ка салым 3 миллиард 550 миллион сум кү­ләмендә бәя­лә­нә. 2015 елда җыелма ке­рем­дә салым буенча 7,0 миллиард сум керем фаразлана.


2015 елга тупланма бюд­жет­ның салым булмаган ке­рем­нәре – 7,9 миллиард сум, Татарстан Республикасы бюд­жетының салым булмаган ке­ремнәре 3,1 миллиард сум күләмендә фаразлана.


Бюджет проектында федераль бюджеттан 13,9 миллиард сум күләмендә максатчан бюджетара трансфертлар исәп­­кә алынган. Әлеге сумма 2015 елда федераль министрлыклар тарафыннан федераль дәүләт программаларын финанслау өчен билгеләнгән үзәк­ләш­терелгән ассигнова­ние­ләрне бүлүгә карап аныкланачак.


Шуннан соң без бюд­жетның чыгым өлешен формалаштырабыз. Һәр министрлык, ведомство, муниципалитет, норматив базасын кулланып, үзенең чыгымнары күләмен нигезли. Һәр чыгым позициясе буенча җен­текле анализ ясала: һәрбер тиен, һәрбер сум үзенең максатчан билгеләнешенә ия.
Татарстанның тупланма бюджеты чыгымнары структурасына федераль макроикътисадый индекслар –  дефляторлар салынган. Шулар арасыннан – Россия Федерациясе Президентының 7 май, 2012 елгы Указларын тормышка ашыру кысаларында бюджет өлкәсе хез­мәт­кәр­ләренең аерым кате­гория­ләренә хезмәт хакын арттыру, халык алдындагы бурычларны, азык-төлек һәм медикаментлар сатып алуны 1 гыйнвардан 5 процентка  индекса­цияләү, сти­пен­дия­ләрне 1 сентябрьдән 5 процентка арттыру, коммуналь хез­мәтләр күрсәтүне 1 июль­дән 6 процентка ин­декса­ция­ләү.
Әйтергә кирәк, хезмәткә түләү күләмнәре зур темпта үсә. 2017 елга аның чагыштырма өлеше тупланма бюджет керемнәренең яртысын диярлек тәшкил итәчәк.


2012 ел башыннан, ягъни Россия Федерациясе Прези­дентының май ае Указларын тормышка ашыру башланганнан бирле, тупланма бюджетта хезмәткә түләү чыгымнары 2017 елга 97,4  миллиард сумга кадәр җитәчәк яки ике тапкырдан күбрәккә артачак.


Бюджетның чыгым өле­шендә ел саен беренче чираттагы һәм социаль әһә­ми­ятле чыгымнар арта. Алар 2014 елга пландагы бюджетта 67 процент тәшкил итсә, 2017 елга 80 процентка җи­тәчәк.


2015 елда берничә ел дәвамында гамәлдә булып килгән республика социаль әһәмиятле чараларны финанслауны (ассигно­вание­ләрнең гомуми күләме – 6,2 миллиард сум) дәвам иттерү планлаштырыла.
Тупланма бюджетта социаль өлкә чыгымнары 2015 елда 68 процент тәшкил итсә, 2017 елда 72 процентка җи­тәчәк.


Шул рәвешле саннар 2015-2017 елларга Татарстан Республикасы бюджеты проек­тының социаль юнә­лешле булуын раслый.
Югарыда атап үтелгән параметрлардан чыгып, 2015 елга тупланма бюджетның керем өлеше – 181,6 миллиард сум, чыгым өлеше 186,9 миллиард сум күләмендә фаразлана. 2015 елга республика бюджеты керемнәр буенча – 147,6 миллиард сум, чыгымнар буенча 153,0 мил­лиард сум күләмендә (дефицит – 5,4 миллиард сум) билгеләнә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International