Россия Федерациясенең Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы уртача 3 млн. сумнан кыйммәтрәк булган машиналар исемлеген хәбәр итте, аларга РФ Салым Кодексының 362 статьясы нигезендә, 2014 елның 1 гыйнварыннан транспорт салымын санаганда арттырылган коэффициент кулланыла.
Россия экспортының төп товары - Urals маркалы нефтькә уртача бәя 2014 елның февралендә баррель өчен 107,42 доллар дәрәҗәсендә урнашты. 2013 ел февралендә ул баррель өчен 114,45 доллар тәшкил иткән иде, дип хәбәр итте "Прайм" агентлыгына РФ Финанслар министрлыгы белгече Александр Сакович.
Шул ук вакытта 2014 елның гыйнвар аенда нефтькә уртача бәя баррель өчен 106,43 доллар дәрәҗәсендә теркәлгән иде.
Бүген Татарстан Республикасының Инвестицион совет әгъзалары дәүләт-хосусый партнерлык механизмнары һәм республикада дәүләт-хосусый партнерлык шартларында гамәлгә ашылырлык инвестицион проектлар турында фикер алышты. Инвестицион совет утырышын ТР Хөкүмәт Йортында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды.
Бүген дәүләт-хосусый партнерлык шартларында проектларны гамәлгә ашыруга потенциаль инвесторларны җәлеп итү мөһим, диде Рөстәм Миңнеханов утырышны ачып, республикада дәүләт белән хосусый бизнес арасында уңышлы багланышлар мисаллары бар. Бу “Алабуга” МИЗ, “Иннополис” МИЗ территориясендәге проектлар, “ТАНЕКО” һәм “Аммоний” инвестицион проектлары. Рөстәм Миңнеханов искәртеп узганча, әлегә дәүләт-хосусый партнерлык кысаларында эшчәнлекне көйли торган федераль дәрәҗәдәге законнар юк. Шул ук вакытта күп субъектлар төбәк дәрәҗәсендә үз закон чыгару актларын кабул иттеләр. Татарстанда дәүләт-хосусый партнерлык турындагы закон 2011 нче елның җәендә кабул ителде.
Татарстан Республикасы Финанслар министры урынбасары Алексей Шишкин "2014-2016 елларга Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләренең җирле үзидарә органнары эшчәнлегенең нәтиҗәлелеклеген бәяләү буенча планлаштырган күрсәткечләргә ирешү турында Татарстан Республикасы Министрлар Каминетының муниципаль районнар (шәһәр округлары) белән Килешүләр турында" Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының утырышында катнашты.
РФ Финанслар министрлыгы бюджет чыгымнары буенча йөкләмәләрне тормышка ашырырга кирәк булган казначылык счетында ирекле акча күләмен 200 миллиард сумга хәтле киметергә тәкъдим итә, калганнары банк счетларында урнаштырылачак, дип хәбәр итте бүген Казначылык Коллегиясендә финанслар министры Антон Силуанов.
Казначылык счетында калган акча нормативы бүгенге 600 миллиадтан 200гә хәтле кимүе сум курсына тәэсир итмиячәк, дип фикерли Россия Финанслар министры Антон Силуанов.
РФ Финанслар министрлыгы бюджет чыгымнары йөкләнмәләрен үтәүгә кирәкле булган ирекле акча күләмен 200 миллиард сумга кадәр чикләргә тәкъдим итә, калган акча банклар счетында булачак.
Әлеге чара, министр сүзләре буенча, Үзәк Банк белән килештерелде.
Бүген Әлмәттә “Татнефть” ААҖ нең төп офисында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов республиканың кече нефть компанияләре җитәкчеләре белән киңәшмә үткәрде. Анда 2013 ел эшчәнлеге нәтиҗәләре һәм 2014 елга бурычлар каралды.
Киңәшмәдә “Татнефть” генераль директоры Наил Маганов, ТР тармак министрлыклары һәм ведомстволары, федераль органнарның территориаль бүлекчәләре җитәкчеләре катнашты.
Рөстәм Миңнеханов нефть тармагында узган ел нәтиҗәләрен уңай бәяләде. Гомумән, ил буенча 523 млн тонна нефть табылган, Татарстанда – 32,867 млн, бу 1992 елдан бирле табылган нефтьнең иң зур күләме булып санала.