ЯҢАЛЫКЛАР


14
гыйнвар, 2014 ел
сишәмбе
РФ Субъектларының төбәк бюджетлары кытлыгы РФ финанслар министрлыгында бик зур борчу тудыра. Бу турыда ел саен узучы гайдар форумы барышында ведомство башлыгы Антон Силуанов хәбәр итте. "Узган елда алар кытлыгын ике тапкырдан артык арттырдылар, кытлык 700 миллиард сумга җитте", - дип Силуанов сүзләрен китерә "Бизнес онлайн" хәбәрчесе.
2013 елда федераль бюджет кытлыгы тулай төбәк продуктның 0,5% тәшкил итте, ә ул 0,8% булыр дип фаразланган иде. Бу турыда ел саен узучы гайдар форумы барышында ведомство башлыгы Антон Силуанов хәбәр итте.
Бүген Россия Федерациясе Президентының 2014 елның 14 гыйварындагы 18 нче номерлы Указы белән Татарстан Республикасы вәкилләренә дәүләт бүләкләре бирелде.

IV дәрәҗә “Ватан алдында казанышлары өчен” ордены белән Татарстан Республикасының Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев бүләкләнде.
Мактау ордены белән Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков бүләкләнде.
Дуслык ордены белән Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Республика Министрлар Кабинеты Аппараты җитәкчесе Шамил Гафаров бүләкләнде.
Россия Резерв фондының гомуми күләме 2014 елның 1 гыйнварына 2 трлн 859,72 млрд. сум, Милли байлык фонды 2 трлн. 900,64 млрд. сум тәшкил итте. Бу күрсәткечләр илебезнең Финанслар министрлыгы матералларында бар. АКШ долларына күчергәндә Резерв фонды 87,38 млрд. доллар, милли байлык фонды 88,63 млрд. сум тәшкил итте.

13
гыйнвар, 2014 ел
дүшәмбе

Кайбер банкларның топ-менеджерларын бонуслардан мәхрүм итергә мөмкиннәр, ә түләнелүче ял пособиясе күләмен РФ Хезмәт Кодексы белән урнаштырылган минималь күләменә кадәр киметергә мөмкиннәр. "Банкротлык турында" законга тиешле үзгәрешләрне Россиянең Финанслар министрлыгы әзерләгән, закон проекты тексты Мәгълүматны ачуның бердәм порталында урнаштырылган. 


10
гыйнвар, 2014 ел
җомга
РФ Финанслар министрлыгы һәм икътисад үсеше министрлыгы 2014 елның 19 маена кадәр Россия икътисадын деофшоризациягә буенча чаралар каралган үзгәртмәләрне Хөкүмәткә тапшырырга ниятли. Тиешле карарны РФ Премьер-министры Дмитрий Медведев биргән.

Татарстан Республикасының хокук саклау органнары җитәкчеләренең координацион киңәшмәсенең киңәйтелгән утырышын бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Татарстан Республикасы прокуратурасында узган утырышта сөйләшенгән төп мәсьәлә законсыз уен бизнесына каршы көрәш буенча өстәмә чаралар булды. Чарада ТР Премьер-министры Илдар Халиков, республика башкарма органнарының, ТР Югары һәм Арбитраж суд, хокук саклау органнары вәкилләре, мниципаль берәмлекләр башлыклары һәм Казан, Чаллы, Әлмәт прокурорлары, ТР прокуратурасы Идарәсе һәм бүлекләре начальниклары катнашты. 

Утырышта катнашучылар фикеренчә, азартлы уеннарны оештыру һәм уздыру эшчәнлеген дәүләт тарафыннан җайга салу өлкәсендә законлылык торышын анализлау һаман да күпчелек хокук бозулар барлыгын күрсәтә.  

Татарстан Республикасы буенча Росреестр идарәсенең һәм “Федераль кадастр палатасы” ФДБУнең Татарстан Республикасы буенча филиалының мөһим роле күчемсез мөлкәт базары эшчәнлеген оештырудан гыйбарәт дип билгеләп үтте бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов казанда узган ведомстволарның йомгак коллегиясенең киңәйтелгән утырышында.

Татарстан Республикасы буенча Росреестр идарәсе җитәкчесе Азат Җаббаров 2013 ел йомгаклары буенча үзенең нотыгында билгеләп үткәнчә, озак вакытлар инде Татарстан Республикасы буенча дәүләт регистраторына йөкләнеш – Россия Федерациясе регистраторлары арасында иң зурлардан берсе. Көн саен Татарстан Республикасы регистраторы 24 гамәл башкара. Чагыштыру өчен, Мәскәү өлкәсе һәм Башкортстан Республикасы буенча бер дәүләт регистраторына көненә 16 гамәл кыларга туры килә, Краснодар краенда - 19, Санкт-Петербург шәһәрендә – 17. Нәтиҗәлдә Идарәдән профессиональ кадрлар китә.


9
гыйнвар, 2014 ел
пәнҗешәмбе
Бүген Татарстан Республикасы Финанслар министрлыгында Татарстан Республикасының муниципаль берлекләренең финанс-бюджет палата җитәкчеләре катнашында видеоконференция режимында киңәшмә узды.
Россия халкына хезмәт хакын айга ике тапкыр түгел, ә дүрт тапкыр, ягъни атна саен, бирә башларга мөмкиннәр. Тиешле закон проектын Дәүләт Думасы гыйнварның беренче эш көнншрендә тикшерә башларга җыена.
Документ авторлары - депутат Ярослав Нилов һәм Елена Афанасьева шушы юл белән оешмаларның хезмәткәрләр алдындагы бурычлардан азат итәргә ният итә. Аларның сүзләре буенча, зокн проекты профсоюз оешмалары фикерләрен истә тотып эшләп чыгарылган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International