Urals маркалы нефтькә бәя 2013 елда 2,39% кимеп, баррель өчен 107,88 доллар тәшкил иткән. 2012 елда ул баррель өчен 110,52 доллар тәшкил иткән иде, дип хәбәр итте "Прайм" агентлыгына РФ Финанслар министры белгече Александр Сакович.
Узган елның декабрендә Urals маркалы нефтькә бәя баррель өчен 109,88 доллар, ә аннан алдагы елда 108,33 доллар тәшкил иткән иде.
Агымдагы ел бюджетына кертелә торган үзгәрешләр белән парламентарийларны ТР Финанс министры Радик Гайзатуллин таныштырды. Яңа закон проекты белән, бюджетның керем өлешен 25,3 млрд. сумга арттыру көтелә. Аерым алганда, 2013 елның 11 ае буенча республика бюджеты үтәлеше нәтиҗәләре буенча ТР бюджетының салым һәм салым булмаган керемнәрен – 10,5 млрд. сумга, бюджетның керем өлешен федераль бюджеттан һәм федераль фондлардан килгән өстәмә 15,9 млрд. сумга арттырырга тәкъдим ителә.