ЯҢАЛЫКЛАР


9
декабрь, 2013 ел
дүшәмбе
Бүген - Халыкара коррупциягә каршы көрәш көне. Ул 2003 елның 21 ноябрендә БМО Генераль Ассамблеясе тарафыннан игълан ителгән һәм 2004 елдан алып ел саен 9 декабрьдә билгеләп үтелә. Генераль Ассамблея резолюциясендә күрсәтелгәнчә, бу Халыкара көнне гамәлгә кертүнең максаты - ришвәтчелек проблемасын аңлауны һәм ришвәтчелекне кисәтү һәм аның белән көрәшүдә Конвенциянең тоткан урынын тирәнәйтү иде.

РФ Финанслар министрлыгы 2013 елда төбәкләргә барлыгы 130 млрд сумлык бюджет кредитлары бирәчәк, шул ук вакытта ул 30 төбәккә барлыгы 40 миллиард сум күләмендә кредитларны рефинанслады, дип хәбәр итте журналистларга финанслар министры Антон Силуанов.

"80 миллиард сум бирелде, тагын 50 миллиар сум бирәчәкбез, шулай итеп ел буенча 130 миллиард сум тәшкил итәсәк. Киләсе елга бюджет кредитларына тагын 80 миллиард сум планлаштырылган", - диде Силуанов. Кредит бирелүче ставка рефинанслашуның өчтән беренә кадәр киметелгәнен дә искәртеп узды ул.  

2013-бюджет стратегиясендә финанслар министрлыгы дәүләт чыгымнарының нәтиҗәлелеген арттырып булмаса, 2016 һәм 2017 елларга бюджет формалаштыруда җитди кыенлыклар фаразлый, дип хәбәр итте журналистларга Финанслар министры Антн Силуанов.

"2016 һәм 2017 елларда без бик зур кыенлыклар күрәбез, чөнки анда икътисад үсеше теплары кимиячәк, ә кремнәребез болай ук үсмиячәк, ә йөкләнмәләр барыбер арта барачак, чөнки арттырыла торган халык алдында норматив җаваплылык, Пенсия фонды каршында бурычларыбыз, хәрби чыгымнар бар", - диде Силуанов.

Нефть продуктларына акцизлар ставкасының үзгәрешле булуы - эшләми торган механизм, алар эчке базардагы бәяләргә тәэсир итмәячәк, дип белдерде журналистларга Финанслар министры урынбасары Сергей Шаталов.  

Энергетика министрлыгы нефть бәясе баррель өчен 70тән 140 долларга кадәр акцизлар үзгәрелешле, ә 70тән кимрәк, яки 140тан күбрәк булган очракта фиксацияләнгән булуы турында ФАС тәкъдимен хуплаган иде. 26 ноябрьдә Финанслар министрлыгы әлеге мәсьәләгә карата үзенең тискәре фикерен белдерх турында хатны энергетика министрлыгына юллады.

"Бу акцизларның нефтькә бәягә бәйле булуы турында сөйли, димәк, бездә акцизлар тотрыксыз булып ниндидер дәрәҗәдә үзгәреп торачак дигәнне аңлатачак", - диде Шаталов, салымның әлеге төре юл фондына юллануы турында искәртеп.

Финанслар министрлыгы Табигать министрлыгының Көнчыгыш Себердәге җирләрдә углеводород табу буенча лицензияне бозган өчен нефтяникларны салым түләүдә яки экспорт пошлиналары ташламалардан ваз кичерү турында тәкъдимне тикшерергә кирәк дип саный. Бу турыда журналистларга Финанслар министры урынбасары Сергей Шаталов хәбәр итте.

Узган атнада Табигать министры Сергей Донской белдергәнчә, ташлмалардан ваз кичерү лицензияләрне алу белән бергә башкарылырга тиеш. Әлеге тәкъдимнәр Хөкүмәткә җибәрелде.

"Чынлыкта исә, Табигать министрлыгы лицинзияләрне бозучыларга берничә төр чара куллана ала. Ташламалар турында мәсьәләне дә күтәрү җитә", - диде Шаталов, бу теманы уртага салып сөйләшергә була дип өстәп.

Россия Федерациясенең Финанслар министрлыгы Икъисад министрлыгы тәкъдим иткән авыр чыгарышлы нефтькә файдалы казылмаларны алуга салым буенча нуль ставкасының киң куллануны хуплый. Беренче чиратта бу ташлама "Сургутнефтегаз" һәм ЛУКОЙЛга кагылачак, дип хәбәр итте журналистларга финанслар министры урынбасары Сергей Шаталов.

Бүгенге көндә нульле Файдалы казылмаларны табуга салым 5% кимрәк эшләп чыгарган табу урынында кулланыла.

Офшорлар компанияләре белән операцияләргә туры салым кертү салымнардан качу проблемасын хәл итмиячәк, чөнки злеге чикне "аралап" узу өчен нык гади мөмкинлек бар, дип уйлый финанслар министры урынбасары Сергей Шаталов.
Моңа кадәр Хисап палатасы, белгечләр җәмәгатьчелеге һәм хокук саклу органнары офшорлар белән төрле оперцияләр үткәрүгә туры салым кертү мөмкинлеген карарга тәкъдим иткәннәр иде.
"Без барыбыз да аңлыйбыз, боларны бер адымда читләп узарга мөмкин. Бик гади примитив чаралар бик сирәк уңай нәтиҗә бирә", - диде Шаталов.

7
декабрь, 2013 ел
шимбә
Бүген Казан Дәүләт Аграр Университетында Татарстан Республикасының Финанслар министры Радик Гайзатуллин лекция белән чыгыш ясады. Әлеге лекциядә университет укучылары республиканың тупланма бюджетының төп күрсәткечләре, бюджет процессының нечкәлекләре белән танышты. Лекция барышында Радик Гайзатуллин барлык дәрәҗәләрдә бюджетларны формалаштыру, бюджетларның керем һәм чыгым өлешен үтәгәндә барлыккка килгән вәкаләтләрне һәм бюджетара мөнәсәбәтләрне бүлү мәсьәләләренә дә кагылып үтте. Шулай ук бүгенге көндә актуаль булган дәүләт әҗәте һәм әле күптән түгел генә Татарстан Республикасының халыкара рейтинг агентлыгы тарафыннан рейтинг арту темалары да күтәрелде.  
Татарстан Республикасы Финанслар министрлыгында юл хәрәкәте өлкәсендә административ хокук бозулар өчен штрафларны җыюны арттыру буенча эш нәтиҗәләрен тикшерү максатында киңәшмә узды.

6
декабрь, 2013 ел
җомга

Россия Федерациясенең Конституциясе көнендә, ягъни 2013 елның 12 декабрендә, Россия Федерациясе Президенты күрсәтмәсе нигезендә дәүләт хакимияте һәм җирле үзидарә органнарында 12.00 сәгатьтән башлап 20.00 га хәтле Гомум Россия халыкны кабул итү көне уздырыла. Татарстан Республикасының Финанслар министрлыгында халыкны кабул итү Казан шәһәре, Пушкин урамы, 37 йортында уза.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International