ЯҢАЛЫКЛАР


25
ноябрь, 2013 ел
дүшәмбе

Директорлар советы утырышы барышында Әлмәттә “Татнефть” ААҖ  10 айлык бюджеты үтәлешенә нәтиҗә ясалды һәм 2013 елның декабрь  ае бюджеты расланды.

Утырышта  финанс-хуҗалык эшчәнлегенең  нәтиҗәләре турында мәгълүмат тыңланды һәм  2014 елның бюджеты раслануы хакында сойләшенде.

Утырышта  “Татнефть”ААҖ Директорлар советы рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин катнашты.

Россиядә нефть тармагында өстәмә табыш алган очен салым кертелүе хәзерге вакытта максатчан тугел, әлеге сорау киләчәктә каралырга тиеш, дип саный финанс министрының урынбасары Сергей Шаталов.

Россия Федерациясенең икътисади үсеш  министры Алексей Улюкаев һәм финанс министры Антон Силуановның энергетик нәтиҗәлелекне арттыруга дәүләт ярдәм итүе һәм кызыксындыруы  хакындагы фикерләре туры килмәде.


23
ноябрь, 2013 ел
шимбә

Татарстан Республикасы Финанс Министрлыгында Минниханов Рифкат Нургали улы, Юстиция Министрлыгы һәм Татарстан Респуликасы буенча Федараль суд приставлары идарәсе катнашында Юл йору кагыйдәләре буенча  административ закон бозган очен җыела торган штраф күләмен арту мәсьәләсе  турындагы киңәшмә узды.

Дәүләт Думасы Россия финанс агентлыгы тозү хакындагыгы канун пректын кире какты.

“Анлашылсын очен-бу якынча 4 федераль бюджетның күләмен тәшкил итә”, -дип билгеләде думаның бюджет һәм салымнар комитеты җитәкчесе  Андрей Макаров. Аның әйтуе буенча, гыйнвар аенда беренче укылышта Дәүләт Думасы әлеге канун проектына тиешле төзәтмәләрне кертуне  тәкъдим итте. Төзәмәләр финансларнын куркынычсызлыгын һәм саклануын тәэмин итүгә юнәлдерергә тиеш булган. Ләкин моны тормышка ашыру юллары тәкъдим ителмәгән. Шул сәбәпле, комитет бу канун проекты буенча башкарыласы эшне тиеле нәтиҗәләргә ирешерлек тугел дип таба.


22
ноябрь, 2013 ел
җомга
Россия икътисадын модернизацияләү һәм инновацион үсеше буенча РФ Президенты каршындагы Совет Президиумы утырышын бүген РФ Хөкүмәте рәисе Дмитрий Медведев уздырды. Утырыш энергияне сак тоту һәм энергетиканың нәтиҗәлелеген арттыру өлкәсендәге инновацион үсеш мәсьәләләренә багышланган иде.
Бу чарада Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков катнашты.

РФ Хөкүмәте рәисе Дмитрий Медведев энергия нәтиҗәлелеге стимулларын яңадан карауны һәм энергия нәтиҗәлелек технологияләрен тармакларга кертүче “юл карталарын” эшләүне тапшырды.

«Moody's Investors Service» халыкара рейтинг агентлыгы 2013 елның 21 ноябренә Татрстан Республикасы рейтингын “Ваа3” га кадәр күтәрде.  «Moody's Investors Service» йомгаклавынча әлеге күрсәткеч алдагы елларга тотрыклы икътисади  усеш хакында сойли.

Бүген Татарстан Республикасы Финанслар министрлыгында аерым оешмаларның финанс-хуҗалык эшчәнлеген һәм түләнгән салымнарны тикшерү буенча киңәшмә узды.

21
ноябрь, 2013 ел
пәнҗешәмбе
Бүгенге утырышта “2014 елга, 2015 һәм 2016 еллар планлы чорына Татарстан Республикасы бюджеты турында” закон проектын икенче укылышта карады. Аңа Бюджет, салымнар һәм финанслар комитеты тарафыннан хуплауга тәкъдим ителгән төзәтмәләр таблицасы кабул ителде. Анда 294 тәкъдим кергән. 
Комитет рәисе Морат Гаделшин хәбәр иткәнчә, бюджет проектына карата барлыгы 371 төзәтмә кергән. Шуның 286сы – ТР Хөкүмәтеннән, кал-ганнары - Дәүләт Советы депутатларыннан. Шунысын билгеләп үтәргә кирәк: бу юлы КПРФ фракциясе бюджет проектына илледән артык тәкъдим кертергә чакыра. Бюджет, салымнар һәм финанслар комитетыннан кергән тәкъдимнәр саны – сигез.
Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Кырык алтынчы утырышының көн тәртибенә 28 сорау тупланган. Алар арасында төп мәсьәлә - "2014 елга һәм 2015, 2016 елдагы план чорына Татарстан Республикасы бюджеты турында" ТР законы проекты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International