ЯҢАЛЫКЛАР


18
ноябрь, 2013 ел
дүшәмбе
Россия Федерациясенең Дәүләт думасының бюджет һәм салымнар комитеты Ж.Алферовның нанотехнологияләр үзәген  2014 елга 173 млн. сумның 50% , 2015 елга 285,9 млн сум һәм 2016 елга 425,3 млн сум күләмендә өстәмә финанслауга кагылган төзәтмәләрне хуплады. Төзәтмәләрне  2014 елга, 2015 һәм 2016 еллар планлы чорына федераль бюджеты турындагы закон проектына кертү тәкъдим ителде.
Россия федерациясе хөкумәте 2014 елга судьяларнын хезмәт хакы усешен туктату тәкъдиме белән чыкты. Әлеге документ   дүшәмбе конне узган Дәүләт Советының бюджет, салымнар һәм финанслар комитеты  утырылышында каралды

16
ноябрь, 2013 ел
шимбә
Әлеге тәкъдимне кеше хокукларын бозу дип атады Антон Силуанов. “Доллар әйләнешен чикләү тәкъдимен Россия депутатлары хупламаячак”,-дип төгәл җавап бирде ул.
ЛДПР фракциясенең депутаты Михаил Дегтярев тәкъдим иткән доллар әйләнешен чикләү хакындагы закон проектыннан соң Россия Федерациясенең финанс министры  Антон Силуанов үз фикерен җиткерде. Россия халкына үзләренең доллары турында борчылырга  кирәк түгеллеген  билгеләп утте.

Сбербанк 15 ноябрьдән карта аша акчаларны салдыру буенча булган чикләүләрне киметте. Шулай итеп, бер көнгә Visa Electron һәм Maestro карталары ярдәмендә акчаларны алу 150 мең суммнан 50 мең сумга кадәр киметелте, 6 мең доллардан 2,5 мең долларга һәм 4,5 мең евродан 1,2 мең еврога калды.

“Бу бары тик Сбербанкның гына карары. Безнен министерствонын бу сорауга катнашы юк”, дип билгеләп үтте Антон Силуанов.


15
ноябрь, 2013 ел
җомга

Бүген ТР Хөкүмәт йортында “Татарстан Республикасында фән-техника өлкәсендә кече предприятиеләргә венчур инвестицияләрне үстерүгә ярдәм итү фонды” коммерцияле булмаган оешманың попечительлек советы утырышы узды. Утырышны Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов үткәрде.

Рөстәм Миңнехановка 2012 елда һәм 2013 елның беренче яртысында Фондның эшчәнлеге турында кыскача хәбәр иттеләр.

“Ак Барс Капитал” идарә итүче компаниянең генераль директоры Алексей Дорогов доклад белән чыгыш ясады. Ул Фонд эшчәнлеге дәүләт-шәхси партнерлык принциплары нигезендә алып барылганы һәм аның акчалары белән “Ак Барс Капитал” идарә итүче компания идарә иткәнен искәртте.

Бүген ТР Дәүләт Советының Бюджет, салымнар һәм финанслар комитеты “2014 ел-га, 2015 һәм 2016 еллар планлы чорына Татарстан Республикасы бюджеты турында” закон проектын икенче укылышка әзерли. Утырышта ТР Премьер-министры Илдар Халиков, ТР Финанслар министры Радик Гайзатуллин, Татарстан парламенты баш-лыгы урынбасары Александр Гусев, комитет рәисе Морат Гаделшин, республика министрлык-ведомстволары җитәкчеләре катнашты.
Антон Силуанов билгеләвенчә, явым-төшемнәр белән бәйле чыгымнар Россия Федерациясе бюджетына 40 млрд. сумга төшәчәк.  Шул акчаларның төп өлеше киләсе елга милекне һәм торак йортларны уз халенә кайтаруга юнәлдереләчәк.
Гадәттән тыш халләрдән килеп чыгарга мөмкин булган югалтулардан торакларын иминиятләштерегә теләк белдергән кешеләр мөлкәткә салым түләгәндә ташламалар алырга мөмкин.

14
ноябрь, 2013 ел
пәнҗешәмбе
Татарстан Республикасы белән “Лукойл” компаниясе арасында күптән инде тыгыз партнерлык мөнәсәбәтләре урнашкан һәм ныгый бара. Бу хакта бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов “Нефть компаниясе “Лукойл” ААҖ президенты Вахит Алекперов белән очрашуда белдерде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International