ЯҢАЛЫКЛАР


14
ноябрь, 2013 ел
пәнҗешәмбе

Бүген көннең икенче яртысында Татарстан республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Стратегик инициативалар агентлыгының (АСИ) күзәтү советы утырышында катнашты.

Утырыш Россия Президенты Владимир Путин рәислегендә узды. Уңайлы инвестицион климатны булдыру һәм АСИ ярдәм итүче яңа проектларны үстерү мәсьәләләре турында сүз барды.

Владимир Путин билгеләп үткәнчә, Стратегик инициативалар агентлыгы зур гына пректлар пакеты әзерәгән, Милли эшмәкәрлек инициативасы булдырыла. АСИ катнашында бөтен Россия буйлап инвесторлар белән эшләү буенча Региональ стандартлары кертелә. Болар барысы да эшлекле климатны яхшыртуга, заманча тармакларны үстерүгә, яңа эш урыннарын булдыруга һәм инвестицияләрне җәлеп итүгә ярдәм итә.

Дүртенче чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советының кырык алтынчы утырышы 21 ноябрьдә узачак.

Утырылышта 28 сорау каралачак, шулар арасында Татарстан Республикасының 16  закон проекты да бар.

Иң моһим сорауларнын берсе булып  “2014 елга, 2015 һәм 2016 еллар план чорына Татарстан Республикасы бюджеты турында” 530-4 номерлы Татарстан Республикасы законы проекты (II укылыш) каралачак.

13
ноябрь, 2013 ел
чәршәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Р.Н. Миңнеханов “Композит” холдинг компаниясенең проектларын “Алабуга” МИЗ территориясендә гамәлгә ашыруның барышы хакындагы киңәшмә уздырды. Киңәшмә “Алабуга” МИЗ администрациясе утырышлар залында узды. Чарада Россия Федерациясе Икътисадый үсеш министры урынбасары Олег Савельев та катнашты.

“Алабуга” МИЗ территориясендә композит материаллар һәм әйберләр җитештерү буенча кластер булдыру мәсьәләләре буенча нотык белән “Композит” холдинг компаниясе генераль директоры Леонид Меламед чыгыш ясады. Аерым алганда, ул “Алабуга” МИЗ территориясендә “Алабуга-Волокно” ҖЧҖ заводын төзүнең барышы хакында хәбәр итте.

РФ Финанслар министрлыгы 2016 елдан соң нефть һәм нефть продуктларына экспорт пошлинасын этаплап киметүне планлаштыра.
Физик затларның кыйммәтле кәгазьләрдән, банк кертемнәреннән һәм күчемсез милектән табышлары салым салы тәртибенә үзгәрешләр кертүче закон проекты ноябрь-декабрьдә кабул  ителәчәк, дип уйлый РФ Финанс министры урынбасары Сергей Шаталов.

Бүген Дәүләт Думасы "2013 елга һәм 2014, 2015 елдагы план чрына федераль бюджет турында" законга 2013 елда керемнәрне ачыклау һәм бюджет профицитын ачыклау өлешендә үзгәрешләр кертүче хөкүмәт закны проектын беренче укылышта кабул итте. 234 депутат закон проектын хуплаты, бр депутат каршы, бер депутат фикерен әйтмәде.

РФ Финанслар министры Антон Силуанов депутатларга закон проетын тәкъдим иткәндә аның "бүгенге макроикътисади торышны күздә тотып әзерләнгәнен" бәян итте. Хәзерге вакытта икътисад үсеше 2-нче һәм 3-нче кварталында 1,2 % кимеде.  

Финанс министрлыгы башлыгы Антон Силуанов Россиядә 2013 ел нәтиҗәләе буенча инфляция хакимиятнең рәсми фаразыннан 0,2% артып 6,2% тәшкил итәргә мөмкин диде. "Октябрьдә бәяләр фаразланганнан күбрәккә артты, шуңа күрә инфляция 6% артыграк булачак. Алтыдан 6,2% булырга мөмкин дип уйлыйбыз без", - диде Силуанов журналистларга.
Россия Федерациясе Финанслар министрлыгы ел азагына кадәр 2030 елга хәтле озак вакытка  бюджет стратегиясен эшләп чыгарачак һәм Хөкүмәт карамагына тапшырачак. Стратегия РФ Икътисад үсеше министрлыгыны фаразларына нигезләнәчәк, дип белдерде Финанс министрлыгы башлыгы Антон Силуанов. Ноябрь башында РФ Икътисад үсеше министрлыгы Эчке тулай продуктының уртача елена 2,5% үсешен күздә тоткан икътисадның консерватив үсешенең 2030 елга фаразның гадиләштерелгән вариантын әзерләгән иде.

12
ноябрь, 2013 ел
сишәмбе
Бүген ТР Дәүләт Советының Мәдәният, фән, мәгариф һәм милли мәсьәләләр комитеты утырышында киләсе елга бюджет проектына карата кергән тәкъдимнәрне карадылар. Анда милли мәсьләләр белән бәйле проектлар өчен финансларның җитәрлек салынмавы күзгә ташланды. Мисалга Халыклар дуслыгы йортын тотуга - өстәмә рәвештә 7 млн. 782 мең сум акча, Татарстан халыклары ассамблеясенең милли иҗтимагый оешмалар тарафыннан чаралар уздыруга тагын 1 млн. сум акча сорауны китерергә була. Билгеле булганча, киләсе елга бюджет проекты икенче укылышка әзерләнә.
Татарстан Республикасы Финанслар министрлыгында 2013 елның 12 ноябрендә республика күләмендә әһәмияткә ия булган инвесторлар белән узган киңәшмәләрдә физик затлар кеременә салым һәм җир түләүләре буенча булган бурычларны каплау мәсьәләләре тикшерелде. Киңәшмәдә шулай ук Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы һәм Федераль салым хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча Идарә вәкилләре катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International